"Коррупция белән ничек көрәшергә" дигән темага сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
korruptsiya_beln_nichek_korsherg.docx | 16.41 КБ |
Әхлаксызлыкны сайлап алган өчен аклау юк.
Шефтсбери Антони Эшли Купер.
Коррупция. Минем беркайчан да бу сүзнең мәгънәсе турында уйлаганым булмады. Ә бервакыт телевизор караганда экрандагы фотографиягә игътибар иттем. Экраннан миңа өч яшьлек сабый карап тора. Ул шулкадәр матур, сөйкемле, аңа игътибар итми мөмкин түгел. Аның кабарынкы, елмайган иреннәре йөзенә килешеп тора. Күзләре дә бик матур. Мин, шул балага карап, дикторның нәрсә турында сөйләвен башта аңлап та бетермәдем. Бала авырый икән, аңа ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк. Сабыйга вакытында операция ясамаганнар. Сәбәбе: табибка билгеләнгән күләмдә акча түләнмәгән.
Алга таба миңа таныш булмаган “коррупция”, “коррупционерлар” турында сүз барды,ә минем күзалдымнан елмаеп торган баланың сурәте китмәде. Ә бит ул теләсә кайсы вакытта үләргә мөмкин.”Мондый хәл ничек булган? Ни өчен ярдәмгә мохтаҗ балага вакытында ярдәм күрсәтелмәгән? Бу дөньяда бар нәрсә өчен дә акча түләргә кирәкмени? Кайда соң безнең кызгану хисебез, кешелеклелегебез? Шушы хәлдән соң без кешеме әллә җансыз тимер машиналармы?”
Юк!!! Үзенең рәхәт тормышын һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләрне кеше дип атап булмый. Алар бу пычрак акчаларны кемнәрнеңдер гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына кую бәрабәренә “эшләп” табалар. Мин шуны аңлый алмыйм: үзләренең гаиләләре, әти-әниләре, балалары була торып, алар ничек кешеләрнең язмышлары һәм тормышлыры белән идарә итә ала икән?
Миңа нибары 15 яшь. Минем әтием, әнием, кечкенә энем, туганнарым бар. Аларның авырып китүләрен, шушындый мәрхәмәтсез кешеләр кулына эләгүен күзалдына китерүе дә кыен.
Россиядә ришвәтчелек, акча талау чит телдән кергән “коррупция” термины артына яшерелә. Латинчадан тәрҗемә итсәк, “соrruptio” ике сүздән тора: соr (йөрәк, җан) һәм ruptum (бозу, җимерү). Мин моның белән килешәм. Коррупция , беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Акчасы күп булган кеше үзенең нәрсә эшләгәнең белми. Ул комсыз теләкләр колына әйләнә. Коррупция- кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгаручы.
Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Без аның белән сәламәтләндерү, белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү, хокук саклау органнары оешмаларында да очрашабыз.Соңгы еллардагы үзгәртеп корулар кешеләрнең аң һәм җан кыйблаларына зур йогыынты ясады. Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньядагы төрле җәмгыятьләр әхлакый сыйфатларны юкка чыгара торган “вирус” белән зарарлана. Гадәти авыруларны китереп чыгара торган башка вируслар кебек, ул да йогышлы.
Күпләр коррупция белән көрәшүне җил тегәрмәне белән чагыштыра. Мин моның белән килешәм. Бүгенге көндә коррупция киң таралган, бу факт. Әмма башка факт та бар: тиз арада аны дәвалап булмый, хәтта бу эш курныныч та. Иң беренче чиратта, бу чирнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк.
Ә коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Моңа җавап уңай. Күп кенә илләр, тулаем тамырын корыта алмасалар да, аны кешеләр язмышына нык тәэсир итмәслек дәрәҗәдәге чиккә төшерделәр бит.Коррупцияне хирургия юлы белән кисеп ташлап булмый. Аны дәвалау өчен вакыт, кешеләр тормышына зарар китерүче дошман икәнен чын йөрәктән аңларга кирәк. Әгәр Россия законнарны кешеләргә аңлаешлы һәм үтәлә торган итсә, коррупциянең нигезе җимереләчәк.
Әле күптән түгел презедентыбыз бер чыгышында ришвәтчелек белән шөгыльләнүчеләргә каты җәза бирүне таләп итте. Димәк, боз кузгалырга тора.
Бу дөньяда һәр кешенең яшәүгә, белем алырга, үзенең сәламәтлеген кайгыртырга, тормышын, намусын, горурлыын сакларга хокукы бар. Мин киләчәктә безнең хокукларыбызны берниниди дә коррупция тартып алмас дип ышанам. Әйдәгез, могҗизаны үз кулларыбыз белән эшлик!
Мальчик и колокольчики ландышей
Можно от Солнца уйти...
Почему люди кричат, когда ссорятся?
5 зимних аудиосказок
Снежная сказка