Тел - ананың баласына зур бүләге. Балаларыбызның, яшьләребезнең туган телгә салкын каравына, битарафлыгына, телебезнең бүгенге хәлгә төшүендә ата- аналарның, шулай ук җәмгыятьнең дә гаебе зур. Алга таба сүз нәкъ менә тел, аны саклау, үстерүдә ата- ананың, гаиләнең һәм җәмгыятьнең роле турында барыр.
Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул, нигездә, бала-чакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. «Бала-чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас»,- дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдинов.
Ата-ананың бурычы-баланы ашатып-эчертеп, киендереп олы юлга чыгарып җибәрү генә түгел. Алар аңа тәрбия- яхшы тәрбия бирергә бурычлы. Ата- ана балаларында үзләренә, әби-бабасы, туганнарына, Туган иленә, халкына, туган җиренә, туган теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Безнең әби- бабаларыбыз бу өлкәдә безгә караганда тәҗрибәлерәк, акыллырак булган. Бала тугач, йомшак, тәмле телле булсын өчен, аның авызына бал һәм май сөрткәннәр. Баланы бишек җыры җырлап йоклатканнар. Бишек җыры аша бала ана теле белән таныша башлаган. Бишек җырларында ана баласына изге теләкләр теләгән, аңа өметләр баглаган.
“Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш- көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен- нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып- белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел- сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф – гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши.
Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.
Ана теле аша һәрбер тел дөньяны үзенчә танып белү, бәяләр һәм хисләр системасын чагылдыра. Телләр кешелек дөньясының мәдәни төрлелек көзгесе булып тора. Туган тел, ана теле Һава, Җир, Ипи кебек дөньядагы барлык кеше өчен иң газиз нәрсә.
Туган телем йөрәгемә
Бигрәк якын
Үз теленең бөеклеген
Тоя халкым.
Нинди тәмле “икмәк” сүзе
Туган телдә
Горурланам яшәвемдә
Мин бу җирдә.
Татар иленең даны да
Еракка китәр.
Туган телем генә мине
Бәхетле итәр.[1]
Вложение | Размер |
---|---|
tel_turynda.doc | 112 КБ |
Муниципальное автономное образовательное учреждение “Гимназия №37”
Исследовательская работа
Татар бәхете өчен мин җан атармын,
Татар бит мин, үзем дә чын татармын...
Хакимзянов Раиль
Гимназия №37, 7 класс
Научный руководитель:
кандидат филологических наук,
заместитель директора по УР
по вопросам национального
образования Фахрутдинова А.Р.
Казань 2011
Эчтәлек
Татар бәхете өчен мин җан атармын,
Татар бит мин, үзем дә чын татармын...
(Г.Тукай)
Кереш
Тел - ананың баласына зур бүләге. Балаларыбызның, яшьләребезнең туган телгә салкын каравына, битарафлыгына, телебезнең бүгенге хәлгә төшүендә ата- аналарның, шулай ук җәмгыятьнең дә гаебе зур. Алга таба сүз нәкъ менә тел, аны саклау, үстерүдә ата- ананың, гаиләнең һәм җәмгыятьнең роле турында барыр.
Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул, нигездә, бала-чакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. «Бала-чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас»,- дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдинов.
Ата-ананың бурычы-баланы ашатып-эчертеп, киендереп олы юлга чыгарып җибәрү генә түгел. Алар аңа тәрбия- яхшы тәрбия бирергә бурычлы. Ата- ана балаларында үзләренә, әби-бабасы, туганнарына, Туган иленә, халкына, туган җиренә, туган теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Безнең әби- бабаларыбыз бу өлкәдә безгә караганда тәҗрибәлерәк, акыллырак булган. Бала тугач, йомшак, тәмле телле булсын өчен, аның авызына бал һәм май сөрткәннәр. Баланы бишек җыры җырлап йоклатканнар. Бишек җыры аша бала ана теле белән таныша башлаган. Бишек җырларында ана баласына изге теләкләр теләгән, аңа өметләр баглаган.
“Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш- көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен- нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып- белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел- сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф – гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши.
Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.
Ана теле аша һәрбер тел дөньяны үзенчә танып белү, бәяләр һәм хисләр системасын чагылдыра. Телләр кешелек дөньясының мәдәни төрлелек көзгесе булып тора. Туган тел, ана теле Һава, Җир, Ипи кебек дөньядагы барлык кеше өчен иң газиз нәрсә.
Туган телем йөрәгемә
Бигрәк якын
Үз теленең бөеклеген
Тоя халкым.
Нинди тәмле “икмәк” сүзе
Туган телдә
Горурланам яшәвемдә
Мин бу җирдә.
Татар иленең даны да
Еракка китәр.
Туган телем генә мине
Бәхетле итәр.[1]
2. “Батканнар калыкмый”
Безнең гаилә даими рәвештә күп еллар буена “Татарстан яшьләре” газетасын алдыра. Без бу газетаны бик яратып укыйбыз һәм үзебез өчен файдалы мәгълүматлар туплыйбыз. Төрле өлкәләрдәге бай мәкалә булуы миндә кызыксыну уята.
Әйткән сүзләремне исбат итү уңаеннан “Татарстан яшьләре” газетасының 2010 елның 59 басма санына күзәтү үткәрик. Алгы планда үзәк мәсьәләләр , кызыксындырган сораулар бастырылган. Алга таба, гәзит битләре төрле фикер- мәгълүмат туплаган, көлдергеч мәзәкләр һәм мавыктыргыч мәкаләләр урын алган. Шул рәвештән бер мәкаләгә тулырак тукталып үтәсем килә.
“Батканнар калыкмый” мәкаләсендә”[2] (Быелгы җәйдә зур елгаларда суларның шактый кимүе су транспортына да өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгарды. Иң кызыгы һәм иң кызганычы шунда: ул елгаларыбызның төпләрендә әллә никадәр чүп-чар һәм баткан кораблар, көймәләр ятуын күрсәтте. Әйтик, Идел елгасының Казан порты тирәсендә генә шундый 200 ләп пароход, баржа, катер, буксир һәм көймәләр ятуы ачыкланган. Әлеге “үле” суднолар “исән” корабльләр, катерларның йөрүенә комачаулык итәләр һәм суларны пычратып яталар.
“Новая газета” язуынча, гомумән Идел елгасы баткан пароходлар каберлеген хәтерләтә икән. Анда узган гасырдардан ук калган 2300 ләп судно ята. Баткан судноларның күплеге буенча беренче урында - Әстерхан пароходчылыгы. Татарстан – икенче урында. Баткан баржалар һәм теплоходлар Куйбышев, Түбән Кама сусаклагычларында да күп.
Әлеге тутыгып беткән буксирларны һәм теплоходларны ни өчен өскә күтәреп су төпләрен чистартмыйлар соң? Җавап бер:акча юк. Әйтик, 20 метр тирәнлектә генә яткан бер иске буксирны су өстенә күтәреп, кырыйга тартып чыгару өчен 700 мең сум акча кирәк.). Менә бу мәкаләдә бик күп рус теленнән кергән сүзләр кулланылган. Мәсәлән: пароход, баржа, катер, буксир,судно, порт, теплоход, корабль, катер. Кечкенә генә бер мәкаләдә дә күпме алынма сүзне очратырга була. Бу сүзләр һөнәрчелек лексикасына керәләр.[3] Алар махсус төшенчәләрне, эш коралларын, хезмәт процессын белдерәләр. Шуңа күрә аларны кайчак махсус сүзләр яисә махсус терминнар дип атыйлар һәм әдәби тел лексикасына да карыйлар. Профессиональ лексика гомум- милли телнең чикләнгән бер сферасын тәшкил итеп иҗтимагый яктан чикләнгән булалар. Кайчак теге яки бу һөнәрчелек сүзенең кулланылыш сферасы киңәя һәм ул гомумхалык сүзенә әйләнә. Һөнәрчелек лексикасы, гадәттә, теге яки бу һөнәр иясенең телендә кулланыла. Алар матур әдәбият әсәрләрендә, публицистикада , стилистик чара буларак, урын алалар. Ләкин әсәрдә алар, кирәгеннән артык булганда, укучыда канәгатьсезлек тудырырга мөмкин икәнен онытырга ярамый.
Бу мәкаләне тулысынча үзләштерү өчен укучыга аңлаешлы булу максатыннан метафора алымы куллану күзгә чагыла[4]. Мәсәлән: “ үле” судно,”исән корабль». Метафора атаманың икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше. Ул – күчерелмә мәгънәләрнең киң таралган төрләреннән берсе. Теге яки бу билге табигать күренешләреннән кеше характеристикасына күчә яки киресенчә дә була. Метафораларны өч төргә бүлеп йөртәләр:
1) гомумтел метафораларын катып калган, үле метафоралар диләр. Мондый метафоралардагы күчерелмә мәгънәләр тәмам стандартлашканнар һәм туры мәгънә рәвешендә кабул ителәләр.Мондый метафоралар сүзлекләрдә күчерелмә мәгънә буларак теркәлә.
2) Гомумпоэтик метафоралар укучы, сөйләүче тарафыннан образ, сурәт буларак кабул ителәләр.
3) Автор метафорасы. Болар – авторның әдәбияткә алып кергән яңалыгы.
Икенче һәм өченче төр метафоралар сөйләм тел метафоралары дип атала.
Шулай ук мәкаләдә ялгызлык исемнәре дә кулланыла. Идел, Казан, Татарстан, Куйбышев, Түбән Кама, “ Новая газета”, Әстерхан. Идел – елга, Казан, Әстерхан – шәһәр, Татарстан – республика, Куйбышев, Түбән Кама – сусаклагыч исемнәре, “ Новая газета” – гәзит исеме. Ялгызлык исемнәргә географик-астрономик атамалар, кеше исемнәре, хайван кушаматлары һәм шулай ук гәзит-журнал, завод-фабрика исемнәре керә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр үзара тыгыз бәйләнештә: ялгызлык исемнәренең күбесе уртаклык исемнәрдән яки башка сүз төркемнәреннән барлыкка килә.
Кечкенә генә текстта ике мәртәбә әйтик дигән кереш сүз кулланыла. Кереш сүз сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерәләр. Кереш сүз бер сүздән һәм сүзләр тезмәсеннән гыйбарәт булырга мөмкин. Кереш сүзләрнең бер төре әле билгеле бер сүз төркемнәре икәнен сиздереп торалар. Әйтик, Идел елгасының Казан порты тирәсендә генә шундый 200 ләп пароход, баржа, катер, буксир һәм көймәләр ятуы ачыкланган. Әйтик, 20 метр тирәнлектә генә яткан бер иске буксирны су өстенә күтәреп, кырыйга тартып чыгару өчен 700 мең сум акча кирәк. Кереш сүзләр төрле мәгънәләрне белдерәләр, әйтик кереш сүзе җәлеп итү өчен кулланыла.
Шулай ук бу мәкаләдә саннарнын күплеге күзгә чалына.[5] 200ләп, 2300ләп, 20 метр, 700 мен сум, икенче. Татар телендә язылган беренче грамматикада сан урынына исме гадәд, сан атлары дигән термин кулланылган. Хәзерге әдәби тел терминологиясендә сан атамасы норма булып урнашкан. 200 ләп, 2300ләп – чама саны төркемчәсенә керә, 20 – микъдар, 700 ( җиде йөз мең) - кушма, икенче – тәртип саны. Саннар җөмләдә чаманы, күләмне күрсәтү өчен кулланылалар. Санның төркемчәләре әйбернең исәбен, саналу тәртибен, чамалап санауны белдерәләр. Күпчелек очракта сан әйберне ачыклап килә.
Мәкаләдә унышлы итеп калькалаштыру кулланылнан. Калька – французча үтә күренмәле дигән сүз. Теге яки бу сүзне кисәкләп – морфемалап бер телдән икенче телгә тәрҗемә итеп, бер бөтен сүз барлыкка килә. Тәрҗемә сүзгә-сүз, элементка элемент булып, тәрҗемә ителгән кисәкләр ачык күренеп торганга, мондый сүз ясалышын калькалаштыру дигәннәр. Калькалаштырганда, чит сүзнең морфологик төзелеше һәм мотивировкасы кабул ителә. Мәсәлән, водохранилище - сусаклагыч. Калькалар белән алынмаларны тәңгәлләштерергә ярамый. Калькалар һәм аларның төрләре татар теленең лексик байлыгын, сүзьясалыш мөмкинлекләрен арттыралар, сүзләрнең мәгънәләре киңәюгә, яңа мәгънәләр барлыкка килүгә ярдәм итәләр. Шул ук вакытта татар телендә калькалаштыру процессында телебезнең аһәңенә, мәгънәви төгәлеккә дә зур игътибар бирелергә тиеш.
3. Туган тел турында уйланулар...
Нинди генә мәкаләне алган очракта да, саф татар сүзләрен кулланып язылган мәкаләне табуы авыр, чөнки безнең телебезгә урыс сүзләре күпләп керә, сүзлек байлыгыбызның нормасы буларак кабул ителә. Бу күренеш телебезнең бетүенә өлешчә йогынты ясый дип уйлыйм мин. Безнең буын балалары өчен саф татар сөйләме ят сөйләмгә әйләнеп бара. Телебезне саклап калу өчен, татар телендә бастырылган китапларны, гәзит-журналларны күбрәк укырга, гаиләдә мөмкин кадәр туган телебездә сөйләшергә кирәк. Китапның халык торышында тоткан урынын аңлау җитми. Телне юкка чыгаруның иң гади юлы – китапны юкка чыгару, менә шушы гади хакыйкатьне аңлау җитми. Игътибар итсәгез: катнаш телле мохиттә яшәп, бер бит тә татарча китап яки газета укымаган кешенең теле “ чыктым аша күпергә” әйләнә. Сүз таба алмыйча көчәнү, сөйләмне урысча сүзләр кыстырып “бизәү” безнең зыялылык билгесен күрсәтүче индикатор ул. Катнаш телле мохиттә фәкать китап булганда гына телне саклап була. Шушы шартларны үтәгән кешеләр генә туган телләрендә матур итеп сөйләшә беләләр. Урамнарда, театрларда яшьләр татарча сөйләшми. Әллә оялалар шунда. Кибеткә кереп, татарча сорагач, кибетче аптырап калды: башка планетадан килгәнменмени!!!Туган тел! Үзәкнең иң түренә кереп утырган әрнүле, татлы бер тылсым!
Чал тарихыбызга күз салсак, скиф, сармат, борынгы болгар, хазар, борынгы кыпчакларны ыруглык чоры дип карарга мөмкиндер. Аларның барысы да төрки телләрдә сөйләшкән. Азия, Ауропа җирләрен биләп яшәгәннәр. Нык көчле гаяр кавем булганнар. Күчмә тормышта булган малчылык, игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Мәдәният, тел, рухи байлык мәсьәләсенә нык игътибар ителгән.
Тел – күңел көзгесе дигән әйтем бар халыкта.Тел – фикер көзгесе. Бу әлеге дә баягы кеше акылын теле белән үлчиләр дигән гыйбарә белән мәгънәдәш. Шулай итеп, тел тәрбиясе һәркемнән башлана, һәм соңгы чиктә ул халык, милләт,тел көзгесенә әверелә. Тел – милләт көзгесе дибез икән, татар милләтенең бүгенге рухи теле, эчке дөньясы, эстетик сыйфаты, яшәү рәвеше, иҗтимагый-сәяси хәле, торыш-көнкүреш үзенчәлеген, аның төзеклелеге, сөйләм куәте, фикердәү офыклары, киңлеге теленә бәйләп тә карала. Соңгы вакытта теле барның иле бар дигән мәкаләне еш куллана башладык.
Тукай әйткәнчә,халык зур ул, көчле ул,моңлы ул, дәртле ул, әдип ул, шагыйрь ул.
Татар теленең нигез ташларын салучы К.Насыйри бабабыз әйткәнчә,фигыльләр буенча фикер йөрткәндә дә татар теленең дөньядагы иң алдынгы, иң бай телләр сафында торырлык мөмкинлеге бар. Шөкер, К. Насыйриның карашы бүген тормышка ашты. Татар телен хәзер чит тел лингвистлары ( Америка, Англия, Венгрия) тарафыннан да ныклап өйрәнелә.
Тел – милләт көзгесе дибез. Милләткә бәяне тел аша бирү вакыты җитте. Тел югалткан милләт җир йөзе мәйданнынан абруйлы китеп бара. Димәк, көзгесе дә чәлпәрәмә килә. Тел – ил көзгесе дигәне дә нык хәтәр. Тел – милләт көзгесе дигәнне татар милләте язмышына бәйләсәк, безгә бик күп уйланырга, акыллы эш итәргә,белеп эш итәргә кирәк эле. Атаның гамәле, баланың әмәле дигәндәй,ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган зур рухи байлыкны – телне саклауны иң мөкаттдәс вазифага санарга тиешбез. Милләтебезнең көзгесе тутыкмасын диясем кала.[6]
Туган җирен һәрвакыт ихлас яраткан, халкының үткәненә беркайчан да битараф булмаган, гасырлар кичсә дә кыйммәтен – асылын җуймаган, гореф-гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли, аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, үзенең татар икәнен йөрәге белән сизеп яши.
Газиз туган телен халык
Тудырган, канат биргән.
Туган телендә сөйләшеп
Яшәгән, көнен күргән.
Г. Тукай туган телебезнең сихри моңнарын бар нечкәлекләре белән безгә җиткерүче шагыйрь. Туган телебез – татар теле. Ул бик борынгы һәм бик бай телләребезнең берсе. Галимнәрнең әйтүенә караганда, әгәр кеше үндүрт телне белсә, дөньядагы барлык халыклар белән җиңел аралаша ала икән. Төрле телләр арасында татар теле сүзләренең байлыгы, сөйләм төзелешенең образлы булуы белән аерылып тора.[7]
Татар теле төрек, азербайджан, үзбәк, төркмән, казах, кыргыз, башкорт, ногай, карачай, балкар, кумык, каракалпак, тува, хакас, гагауз чуваш, якут телләре кебек алтай телләренең төрки телләре семьясына карый. Морфологик төзелеше буенча агглютинатив телләр рәтендә тора. Хәзерге вакытта татар телендә 7 миллион кеше сөйләшә, шуларның 2 миллион Татарстанда, калганы элеккеге Советлар Союзының 80 регионында һәм чит илләрдә: Финляндиядә, Япониядә, Австралиядә, Румыниядә, Польшада, Англиядә һ.б илләрдә яши. Татар теле өч диалекттан: урта (Казан арты), көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш диалектларыннан формалашкан. ЮНЕСКО татар телен үзенең төзеклеге, формалашкан булуы ягыннан дөнья телләре арасында алгы урыннарга куя. Татар теле компьютер теле буларак кулланыла ала. Татар телен яхшы белү башка төрки телләрдә сөйләшкән халыклар белән җиңел аралашырга мөмкинлек бирә. ЮНЕСКО тарафыннан татар теле үзенең универсальлеге һәм популярлыгы белән 14 дөнья теле арасында таныла.
Аз санлы халыкларга үз телләрен саклау мәсьәләсе бик авыр, ә инглиз теле көннән-көн көчәя бара.
Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклау мәсьәләләре бик күп шартларга бәйле. Хәзерге көндә дөньяда бердәмләшүгә юнәлгән процесслар бара, аны глобализация дип атыйлар. Бары бер телдә генә сөйләшүгә, бер төсле тормыш-көнкүреш итүгә генә йөз тоткан сәясәт аерым телләрнең өстенлек алуына китерә. Мәсәлән, бүген тормышның бөтен өлкәләрендә дә инглиз теле «гиперүзәк» тел булып тора, 100–200 тел – «суперүзәк» телләр, алар 4000–5000 «перифериядәге» телләр чолганышында, соңгылары исә төп телләр белән икетеллелек аша бәйләнгән. Телләр һаман хәрәкәттә, үсеш-үзгәреш халәтендә торалар, аларның кайберләре бетә-югала тора, шул ук вакытта яңа телләр дә барлыкка килә бара. Туган телне саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү - һәркемнең изге бурычы.
Мәдәниятле һәрбер адәмнең ике төрле теле булыр, берсе анасыннан сөт имгән мөддәттә үгрәнгән теледер. Икенчесе дәхи бер остазга тәгълимгә бирелгәч, гыйлем вә фән лөгатьләре белән ачылган теледер...(К.Насыйри)[8]. Милли тел – милләт яшәешенең нигезе. Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт тә телсез яши алмый. Милләт – теле булган халык ул. Ә мили телнең нигезе – ана теле.
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана теле белән мин максатымны аңлатам,
Шул ана теле белән “бала”диләр ата-анам.
Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,
Шул тел аркылы укып, булырмын чын адәм.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм.
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
(М.Гафури)
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Югары мәдәниятле булуга туган телеңне яхшы белүдә керә. Үз халкыңа ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәлеэштә эшләмәсен, һич тә югары мәдәниятле кеше дип әйтеп булмый.
Туган теле булган халыкның туган җире дә бар. Туган җиреннән аерылган халык теленнән дә аерыла.Татар халкы кайларда гына яшәсә дә, туган телен, туган илен саклап калырга омтылган. Балаларын, нәселәнәсәбен дә шушы юнәлештә тәрбияләгән.
Дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар??? Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкның мәдәнияте үсә. Тел ярдәмендә кешеләр бер-берсе белән аңлашалар, киңәшәләр, сәламшәләр, татулашалар, шатлык-сөенечләрен уртаклашалар, сөю-мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!
Телләр һаман хәрәкәттә, үсеш-үзгәреш халәтендә торалар,аларның кайберләре бетә-югала тора, шул ук вакытта яңа телләр дә барлыкка килә. Телләрнең үсеше катлаулы процесс, ләкин безнең һәрберебезгә дә үзебезнең бабаларыбыздан мирас булып калган туган телебез бик якын, бик ягвмлы һәм кадерле. Туган телне саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү һәркемнең изге бурычы.
Йомгаклау
Телне без иң камил бер аралашу коралы, кешелек дөньясын алга әйдәүче бер прогресс чарасы дибез. Тел ул буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк иң мөкатдәс бер мирас булып, телен җуймаган милләтләрнең өстә ярылып яткан бердәнбер сыйфаты, билгеседер. Тел, ниһаять, - туган ил, туган җир ул. Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен, шигъриятен, фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык булучылыгын мең еллар буенча саклап килүче бетмәс – төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары, шундый гажәеп хасиятләре һәм куәте бар ки, уйлыйсын да хәйран каласың дигән Гомәр ага Бәширов. Шулай булгач, туган телебезне матур итеп саклап калуга гәзит- журналлар да өлешләрен кертсеннәр иде дип уйлыйм. Мин газета редакциясенең басыла торган мәкаләләргә мөмкин кадәр игътибарлы булуын теләр идем. Газетадагы сүзләрнең язылышын дөрестер дип кабул итәбез һәм аларның язылышына игътибар да итмибез. Тел-стиль хаталарыннан беребез дә азат түгел, әмма барыбер дә редакция алар өчен җаваплы булырга тиеш дип саныйм. Газета-журналлар көндәлек яңалыкларны вакытында яктыртып барырга тырышалар, мәгълүмат кайбер очракта ашыгыч җыела, ашыгыч әзерләнә. Шунлыктан мәкаләләр теленә кулланылган гыйбарәләр, саф татар телен жуйган сүзләр килеп керә. Кемнәр генә язмый газетага: гади авыл кешесеннән алып бөек галимгә кадәр. Ни генә язмыйлар хәзер газетага... Туган тел сөйләм теле генә түгел, ә әдәби, иҗтимагый тормышыбызда да зур роль уйный. Телебезне ят, чуар сүзләр белән тулыландырмый, саф килеш саклап калырга тырышыйк. Сүземне бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шигыре белән тәмамлыйсым килә.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем,син туган тел аркылы[9].
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел!Һәрвакытта ярдәмең берлә синең
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам,
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәмне - әнкәмне, Ходам.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
6. С. Поварисов Тел – милләт көзгесе /Поварисов С. //Өмет, 2003, - №. 20. – Б.5
7. Ә. Гылфанова-Зыярова Гасырларны кичкән телебез / Гылфанова-Зыярова Ә.// Мәгариф. – 2007. - №2. – Б.14-16
8.Сүз тәме. –Казан,1998. –Б.110
9.Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. –Т.1. –Казан, 2010.-Б.64
Тезис
Татар бәхете өчен мин җан атармын, татар бит мин, үзем дә чын татармын
Хакимзянов Раиль 37 нче гимназия, 7 сыйныф
Җитәкче: милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Фахрутдинова Алена Ришатовна
Мин үземнең иңади эшемнең кереш өлешендә туган телнең кеше тормышындагы ролен, ата-ана, җәмгыятьнең балада телгә карата мәхәббәт хисен тәрбияләүдәге әһәмиятен,телнең төп аралашу-аңлашу, шулай хис-кичерешләрне тирәнтен ачучы чара буларак куллануын ассызыклап үтәргә тырыштым.
Мәкаләмнең төп өлешендә сүз ”Татарстан яшьләре” газетасындагы ”Батканнар калыкмый” мәкаләсенә гомуми күзәтү ясау. Алынма сүзләр метафоралар, калькалаштыру, ялгызлык һәм уртаклык исемнәренә, шулай ук саннар ягыннан кулланылышына игътибар итү. Мисаллар ярдэмендэ аңлатма бирү.
Тел тәрбиясе һәркемнән башлана, һәм соңгы чиктә ул халык, милләт,тел көзгесенә әверелә. Тел – милләт көзгесе дибез икән, татар милләтенең бүгенге рухи теле, эчке дөньясы, эстетик сыйфаты, яшәү рәвеше, иҗтимагый-сәяси хәле, торыш-көнкүреш үзенчәлеген, аның төзеклелеге, сөйләм куәте, фикердәү офыклары, киңлеге теленә бәйләп тә карала. Төрле телләр арасында татар теле сүзләренең байлыгы, сөйләм төзелешенең образлы булуы белән аерылып тора. Туган телне саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү – һәркемнең изге бурычы. Туган теле булган халыкның туган җире дә бар. Туган җиреннән аерылган халык теленнән дә аерыла.Татар халкы кайларда гына яшәсә дә, туган телен, туган илен саклап калырга омтылган. Нинди генә мәкаләне алган очракта да, саф татар сүзләрен кулланып язылган мәкаләне табуы авыр, чөнки безнең телебезгә урыс сүзләре күпләп керә, сүзлек байлыгыбызның нормасы буларак кабул ителә. Бу күренеш телебезнең бетүенә өлешчә йогынты ясый дип уйлыйм мин. Безнең буын балалары өчен саф татар сөйләме ят сөйләмгә әйләнеп бара. Телебезне саклап калу өчен, татар телендә бастырылган китапларны, гәзит-журналларны күбрәк укырга, гаиләдә мөмкин кадәр туган телебездә сөйләшергә кирәк. Игътибар итсәгез: катнаш телле мохиттә яшәп, бер бит тә татарча китап яки газета укымаган кешенең теле “ чыктым аша күпергә” әйләнә. Сүз таба алмыйча көчәнү, сөйләмне урысча сүзләр кыстырып “бизәү” безнең зыялылык билгесен күрсәтүче индикатор ул. Катнаш телле мохиттә фәкать китап булганда гына телне саклап була. Шушы шартларны үтәгән кешеләр генә туган телләрендә матур итеп сөйләшә беләләр.
Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен, шигъриятен, фәнен, тарихын, ниһаять , һәрбер халыкның халык булучылыгын мең еллар буенча саклап килүче бетмәс – төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары, шундый гажәеп хасиятләре һәм куәте бар ки, уйлыйсын да хәйран каласың дигән Гомәр ага Бәширов. Шулай булгач, туган телебезне матур итеп саклап калуга гәзит- журналлар да өлешләрен кертсеннәр иде дип уйлыйм. Мин газета редакциясенең басыла торган мәкаләләргә мөмкин кадәр игътибарлы булуын теләр идем. Газетадагы сүзләрнең язылышын дөрестер дип кабул итәбез һәм аларның язылышына игътибар да итмибез. Тел-стиль хаталарыннан беребез дә азат түгел, әмма барыбер дә редакция алар өчен җаваплы булырга тиеш дип саныйм. Газета-журналлар көндәлек яңалыкларны вакытында яктыртып барырга тырышалар, мәгълүмат кайбер очракта ашыгыч җыела, ашыгыч әзерләнә. Шунлыктан мәкаләләр теленә кулланылган гыйбарәләр, саф татар телен жуйган сүзләр килеп керә. Кемнәр генә язмый газетага: гади авыл кешесеннән алып бөек галимгә кадәр. Ни генә язмыйлар хәзер газетага... Туган тел сөйләм теле генә түгел, ә әдәби, иҗтимагый тормышыбызда да зур роль уйный.Телебезне ят, чуар сүзләр белән тулыландырмый, саф килеш саклап калырга тырышыйк.
Йомгаклау өлешендә хәзерге көндэ татар теленең җәмгыятьтә кулланылышы, газета-журналларда туган телнең сафлыгына игътибарның азлыгына борчулы фикерлэр.
[1] Язык –зеркало народа. Тел – халыкның көзгесе. – К, 2009. –Б.76
[2] Татарстан яшьләре//№59,2010,б.1
[3] Ф.С.Сафиуллина Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан, 1999. –Б.66-68
[4] Ф.С. Сафиуллина, М.З.Закиев Хәзерге татар әдәби теле. – Казан,2002. Б.40-41
[5] Татар грамматикасы. – Т.2.-Морфология. –К-М, 2002. – Б.72-75
[6] С. Поварисов Тел – милләт көзгесе /Поварисов С. //Өмет, 2003, - №20. – Б.5
[7] Ә. Гылфанова-Зыярова Гасырларны кичкән телебез / Гылфанова-Зыярова Ә.// Мәгариф. – 2007. - №2. – Б,14-16
[8] Сүз тәме. –Казан,1998. –Б.110
[9] Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. –Т.1. –Казан, 2010.-Б.64
Для чего нужна астрономия?
Астрономический календарь. Январь, 2019 год
Ёжикина Радость
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Юрий Визбор. Милая моя