Табигать, туган авыл, туган җир, туган нигез..... Кеше өчен иң якын, кадерле сүзләр. Кеше дөньяга килү белән аваз салган, тәпи баскан туган җир. Щуңа күрә дә һәркемгә туган ягы, туган авылы бик тә якын
Вложение | Размер |
---|---|
Табигать-туган йортыбыз | 35.5 КБ |
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы«Бехтерево урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Тема:
“Табигать - туган йортыбыз»
Эшне башкарды:
Бехтерево урта мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучысы
Хайруллина Алия
Җитәкчесе:
Бехтерево урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Шайхиева Раилә Сәлим кызы
2015 ел
“Табигать - туган йортыбыз»
“Табигатьне саклау-
кешенең үзен саклау дигән сүз ул”
Табигать, туган авыл, туган җир, туган нигез..... Кеше өчен иң якын, кадерле сүзләр. Кеше дөньяга килү белән аваз салган, тәпи баскан туган җир. Щуңа күрә дә һәркемгә туган ягы, туган авылы бик тә якын.
Мин туган авылым Бехтеревоны бик яратам. Авылым табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Җиләкле болыннары, гөмбәле урманы, балыклы буасы, еллар үтү белән саегып барган Каринка елгасы, авылның төньягында 1 км ераклыкта төзелеп киткән “ Алабуга” икътисадый зонасы, Менделеев шәһәре химия комбинаты торбалары....
Минем иншамны йөрәк авазы итеп язам, чөнки авылымның киләчәге борчый мине. Авылымның матурлыгы, сулары, һавасы киләчәктә чиста калырмы? Менә шул турыда борчылам.
Һәр елны яз башында без, мәктәп укучылары, укытучыларыбыз белән әйләнә-тирәне чистарту икеайлыгында актив катнашабыз. Авыл читендәге ерганакларны, юл кырыйларын, мәктәп яны территориясен чүп-чардан чистартабыз.Нинди генә калдык күрмисең анда! Кайбер авыл кешеләре үз йортлары тирәсен чистартып авыл башына чүбен илтеп түгә.Сүз дә юк, йорт әйләнәсе чиста, тик бу кешене чиста кеше дип әйтеп буламы?
Юл кырыйларында бихисап чүп. Юлда барганда машина тәрәзәсеннән ташлап калдырган чүпләр алар. Пакетка тутырып тукталышта куелган чүп савытларына ташлап була бит югыйсә.
Төзелеш калдыкларын теләсә кая бушатып китү дә табигый хәлгә әйләнеп бара хәзергесе көндә. Экологик полиция нишләп аларны күрми дә, гаеплеләрне җәзага тартмый икән?
Авылыбызның буасы янынан җәй көне кеше өзелми, балалар су коена, балык тота, казлар чума-чума рәхәтләнеп йөзләр. Ерак та түгел яр буенда “уңган” абый-апалар җиңел машиналарын махсус шампунь белән юалар, чиста булсын , янәсе. Алардан соң машинадан артып калган чүп-чарлар, яшел үләндә май таплары кала. Рәнҗетәләр алар табигатьне , бик рәнҗетәләр.
Тагын бер күңелсез күренеш турында әйтәсе килә. Җәйге матур болында күркәм бәйрәм -Сабан туе үткәрелә. Сабан туе өчен иң матур җир сайлап алына. Матур , гөрләп үткән бәйрәмнән соң чүп-чар өемнәре, буш шешәләр, пакетлар, кәгазь тартмалар гына кала мәйданда. Бу күренеш заман кешесенең табигатькә мөнәсәбәтен күрсәтә бит.
Әби-бабаларыбыз ачлык елларда да табигатькә карата болай кыланмаганнар бит..Ә хәзер бай замандә яшибез, һәр гаиләнең ишек алдында 2-3 машина, коймалар биек, йортлар катлы-катлы, ишегаллары матур, чиста. Ә әйләнә-тирә,чисталык турында кем кайгыртырга тиеш соң?.
Табигать -анадагы матурлыкны бер югалтсак табып булмаячак. Табигать үзенә мондый мөнәсәбәтне гафу итмәс бит. Без, кешеләр, табигатьнең бер өлеше икәнлегебезне истән чыгармыйк. Кешеләр! Табигатьне саклыйк, рәнҗетмик Җир-ананы, хөрмәт итик!
Новый снимок Юпитера
Всему свой срок
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Кто грамотней?
Сочини стихи, Машина