Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч һәм сабырлык
Сиздермичә ярдәм иткәнсез
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Вложение | Размер |
---|---|
Минем яраткан укытучым | 13.82 КБ |
Минем яраткан укытучым.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч һәм сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Ф.Яруллин.
Укытучы! Бу сүзне ишетүгә, күз алдына нәни кулларыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучым килеп баса.
Укытучы хезмәте-сабырлык, тырышлык, киң эрудиция , белем таләп итә торган һөнәр.Мин укытучыны сынчы белән чагыштырыр идем. Тик кеше баласы мәрмәр дә, балчык та түгел , ни теләсәң шуны әвәләү мөмкин түгел.Укытучының бурычы- баланың шәхси үзенчәлеген, сыйфатларын вакытында күрә белү, иҗади якын килеп аны үстерү, иң мөһиме тормышта үз юлын,кыйбласын табардай кеше итеп тәрбияләү.
Минем өчен тормышта өлге булырдай, үрнәк алырдай укытучым -Гүзәл апа. Аңа ходай матур тавыш, ягымлылык, мөлаемлык, гадилек, нечкә күңел биргән. Укытучыбыз сыйныфтагы һәрбер баланың күңеленә ачкыч таба белә, тиешле киңәшләрен бирә, ә кайвакытта шелтәләп тә куя. Тик аны бер дә борчыйсы килми шул.
Белмим, ничек өлгер
Үзе шундый сөйкемле.
Нәкъ әнием шикелле,
Шат йөзле укытучым.
Күңелемә иң якын,
Кеше ул шуның өчен.
Ул –минем укытучым.
Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса, көенә....
Нәкъ менә Такташ шигырендәгечә, үзе матур, үзе сөйкемле, үзе болай бер дә усал кебек түгел шикелле. Гүзәл апаның дәресләре сизелмичә дә үтеп китәләр. Ул дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрә белә. Кайдан көч һәм тырышлык ала икән соң ул?! Гүзәл апа безнең укытучыбыз гына түгел, өч баласына кайгыртучан, яраткан әни дә бит әле.
Сыйныфтан тыш чаралар, атналыклар, КВНнар, викториналар, бәйгеләр, олимпиадалар һәм башка бик күп чараларның оештыручысы да Гүзәл апабыз. Ничек өлгерәдер ул барысына да?
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да һәм хөрмәткә лаек дип уйлыйм.Ул зур сабырлык, түземлелек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата мәхәббәт һәм сайлаган һөнәренә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана.Һәркемнең күңел түрендә йөрткән, иң җылы хисләр белән искә ала торган укытучысы буладыр мөгаен. Синең өчен укытучыдан да белемле, аңардан да матур, якын кеше юктыр кебек тоела. Аның кигән килешле киеменә эчтән генә кызыгып , сокланып утырасың, гашыйк та булып куясың, үзеңә “киләчәктә апа кебек булам” диеп сүз бирәсең.
Безнең киләчәгебез, тормышыбыз һәм укуыбыз өчен янып, көеп йөрүче, ялгышлардан саклаучы Укытучым!Ул туган телемне, әткәм-әнкәм телен яратырга, тормышның кадерен белергә өйрәтә. Аның батырлыгына,матурлыгына, сабырлыгына сокланам һәм баш иям.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.
Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне
Укытучыма, дияр идем башым иеп.
Алабуга районы,
Бехтерево урта гомуми
белем мәктәбенең
8 сыйныф укучысы
Фаррахова Алия
Укытучысы:
Шәйхиева Р.С.
Простые летающие модели из бумаги
Повезло! Стихи о счастливой семье
Рисуем лошадь акварелью
Весенние чудеса
Два плуга