Укучылар иҗаты
Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_office_word.docx | 14.12 КБ |
КОЕЛГАН ТАҖЛАР.
Соңгы тамчы
Кан тамганчы
Батыр йөрәгеңнән синең.
Батырларча,
Ахыргача,
Көрәштең син илең өчен,
Ах, бу сугыш!
Соңгы сулыш –
Муеныңнан үткән кылыч
Үтте кисеп
Җилләр исеп
Катты каның... шундый тыныч.
Бу тынычлык бер секундлык
Кабатлана янә мәһшәр.
Чират әзер...
...Унбер әсир
Күңелләрдә генә яшәр.
Унбер таҗлы
Чәчәк ауды.
Таҗларның берсе син, Җәлил,
Коелдылар
Җиргә таҗлар,
Аларны куа киитте җил.
Сугышта син
Батыр булдың,
Җаның бирдең,
Җаның бирдең Ватан өчен.
Җәлил, сиңа –
Таш сыныңа
Чәчәк куя олың, кечең.
...Ерак ара,
Һәйкәлеңә
Күңелемнән чәчәк куям.
Чәчәкәләрнең һәр таҗына
Изге исемнәрне уям.
КАЛМАСЫН СУГЫШ СӨРЕМЕ!
Сугышны мин үзем күрмәсәм дә,
Китаплардан укып беләмен.
Дәһшәтле сугыш явызлыгын
Кинолардан карап күрәмен.
Минем түзем, сабыр әбем дә
Шул ачы сугышның корбаны.
Шул ачы сугышта югалткан ул
Сөйгән ирен, мнем бабамны.
Сугыш бетеп, бик күп ел узса да,
Һаман көтә әби бабамны.
“Кайтыр, кайтыр, бүген кайтыр”-, диеп,
Көтеп ала әби һәр таңны.
Кайтмасын беләм, тик телем бармый,
“Көтмә инде, кайтмый”, - дияргә,
Олы өмет белән көтә әби,
Зур ышаныч баглый һәр көнгә.
Көннәр тыныч булсын, әбиемдәй,
Тол калмасын иде аналар.
Тынычлыкта, әтиләре белән
Яшәсеннәр барлык балалар.
Көннәр тыныч булсын, җир йөзендә
Түгелмәсен әче күз яше.
Туган илнең тыныч аяз күген
Чикләп узсын сугыш дәһшәте.
Көннәр тыныч булсын, һәр көн иртә
Елмаеп уянсын аналар.
“Сугыш” дигән шушы ямьсез сүзне
Ишетмәсен иде балалар.
Болыннарда матур гөлләр үссен,
Кояш нурга күмсен җиремне.
Туган илебезнең зәңгәр күген
Капламасын сугыш сөреме.
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Иван Васильевич меняет профессию
Что такое музыка?
Два петушка
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен