Бөек Ватан сугышы ветераны, бабамның бертуган абыйсы Кәшбиев Валихан Кәшбелгаян улының якты истәлегенә багышлыйм
Вложение | Размер |
---|---|
ilham_-vagizova.doc | 40 КБ |
Әниемнең «дәү әти»се
( Бөек Ватан сугышы ветераны, бабамның бертуган абыйсы Кәшбиев Валихан Кәшбелгаян улының якты истәлегенә багышлыйм )
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә, эше калсын,
Мең яшәрлек имән булып.
М. Җәлил.
Валихан Кәшби улы Кәшбиевнең фани дөньядан китүенә 27 ел булган көннәрдә аңа багышлап язган язмамны татар халкының бөек улы, яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең «Имән» шигыреннән өзек белән башлавым юкка түгел. Әйе, Валихан абый колхоз рәисе буларак та, сугыш ветераны буларак та хөрмәткә лаек хезмәтләр калдырган олы шәхес дияр идем. Ләкин ни кызганыч, миңа аның үзен күрергә насыйп булмады. Сугышта алган яралары кабат кузгалып, 1997 елда, мин туганчы ук, бу якты дөнья белән саубуллашкан иде инде ул. Ул минем әниемнең «дәү әти»се, ягъни бабамның абыйсы. Әниемә ул абый тиешле булса да, әни аны бик яратканга күрә, «дәү әти» дип йөрткән.
Валихан абыйны әниемнең туган ягы Мөслим районында белмәгән кеше юктыр. Ул 17 яшендә үз теләге белән гариза язып, 1941 нче елны сугышка китә. Биш ел буе дөньяның кайсы төбәкләрендә генә булырга туры килми аңа. Авыр чагында да сиздермичә, дошман пулясыннан алган яраларга да бирешмичә, күкрәк тутырып медальләр тагып, исән –сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Аннан соң ул бик күп еллар Мөслим районының Максим Горький исемендәге колхозын җитәкли. Дүрт авылны берләштергән зур колхозны җитәкләп бару җиңел булмагандыр. Валихан абый турында язарга әзерләнгәндә, «Ватаным Татарстан» газетасының 2013 ел 8 май 71 нче номер белән чыккан санында Мөслимнән Әхсән Шәрипов дигән корреспондентның мәкаләсен табып укыдык. Мин аны үзгәртмичә нәкъ шул килеш бирәм.
«1972 ел. Ноябрь ае төгәлләнеп килә. Районда дәүләткә йомырка сату планының үтәлеше куркыныч астында икән. Максим Горький исемендәге колхозда исә план яртылаш кына үтәлгән. Мин ул чакта районда авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү һәм сыйфат буенча баш дәүләт инспекторы булып эшли идем. Шушы мәсьәләдә колхоз рәисе Вәлихан Кәшбиев белән сөйләшәбез. Планны үтәү өчен нинди чаралар күреләчәген, нинди мөмкинлекләр барлыгын сорыйм.
– Чарасы алдан күрелгән. Ике мең баш тавык бар. Инде алты айлык булдылар. Массовый төстә йомырка сала башлаячаклар. Икенең берсе генә салса да, көнгә бер меңнән артык йомырка дигән сүз. Ел ахырына план һичшиксез үтәләчәк, – дигән ышаныч белдерде.
Ноябрь дә үтте, декабрьнең яртысы җитте. Статистика бүлеге отчетыннан күренгәнчә, бу хуҗалыктан дәүләтебезгә нибары ике мең данә йомырка сатылган. Киттем аңлашырга. Рәис бүлмәсендә шактый җитди итеп сүз башладым. Вәлихан Кәшбиевка үзенең сүзләрен исенә төшердем. Ә ул мине тыңлап торды да: "И-и, иптәш Шәрипов, тавыклар яшь бит әле, йомырка салырга куркалар", – диде. Мәрхүмкәй, ул шундый җор сүзле кеше иде. Шуннан соң аның белән ничек әрләшәсең ди инде?»
Ул рәислек иткән чорда колхозларда (районда беренчеләрдән булып!) яңа клублар, магазиннар үсеп чыга. Әле әнием туган авыл Бәкәбездә аның дәү әтисе төзеткән клуб бүгенге көндә дә гөрләп эшли. Ләкин бүгенге көн мәдәният сарайлары белән чагыштырганда ул кечкенә күренә. Ә минем әбиемнәр яшь чагында ул тирә-якта дан тоткан иң зур клуб булган. Безнең авылга Казанның үзеннән танылган артистлар - Әлфия Авзаловалар, Илһам Шакировлар бик еш килә торган булган. Хәзер бу клубка зур концертлар килми инде. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы кеше буларак Валихан абыйның исемен гел зур хөрмәт һәм ярату хисләре белән искә алалар. Без әбиемнәргә кайткан саен авыл зиратына барабыз. Анда әниемнең бик күп туганнары урнашкан. Минем бабам да шунда. Ә бабам кабере янында гына Валихан абый ята. Туганлык хисләрен теге дөньяда да дәвам итәргә теләгәндәй янәшә каберләр дә мәңгелек йокыга талганнар. Калган туганнар да алардан бик еракка китмичә якын-тирәгә сыенышканнар. Тыныч йоклагыз, кадерлеләребез. Сезнең тынычлыкны мылтык тавышлары бүлмәсен. Илләребез имин, елларыбыз тыныч, ә урыннарыгыз җәннәттә булсын!
Вагыйзова Гүзәл, 9 сыйныф.
Притча о гвоздях
Глупый мальчишка
Два петушка
Весенняя гроза
Несчастный Андрей