"Россия тарихында минем якташларым" бәйгесендә җиңүче.
Вложение | Размер |
---|---|
Сафина Алина, 11 нче сыйныф "Россия тарихында минем якташларым". | 866.77 КБ |
Россия тарихында минем якташларым
Мин үзем Казан шәһәрендә яшәсәм дә, туган ягым итеп әбием белән бабам туып үскән Арча районы Орнаш авылын саныйм. Табигатьнең гаҗәп матур почмагына урнашкан бу кечкенә генә авыл үзенең тырыш халкы белән данлыклы. Татарстанның төньяк-көнбатышына, сөзәк тау араларына, исеме дә билгесез кечкенә генә инеш буена урнашкан бу авыл илебезгә ике хезмәт героен үстерә. Габдулла Тукай әйткәнчә:”Зурмы, дисәң, зур түгелдер бу авыл бик кечкенә, халкының эчкән суы да кечкенә инеш кенә”. Әйе, сүзем шушы бәләкәй авылның исемен тарихка кертүче якташларым турында.
Богданова Зөләйха Гыйззәт кызы 1886 нчы елның 18 сентябрендә Орнаш авылында дөньяга килә.(Кайбер чыганакларда аның туган авылы Орнашбаш дип язылган. Бу ялгышлык. Моны төзәтсеннәр иде! Әбием белән бабамның моңа бик эчләре поша). Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк кызчык үскәч мәшһүр артист булып китә. Милли театрыбызның оешуында һәм үсешендә беренче татар хатын-кыз артистларыннан берсе булган Зөләйха Богданованың өлеше аеруча зур була. Ул – мөселман хатын-кызлары арасында театр сәхнәсенә чыккан батыр йөрәкле кызларның берсе. Зөләйха Уфада Сәхипҗамал Гыйззәтуллина Волжская, Хәерниса Сәмитова, Шакир Шамильскийлар белән “Нур” татар театр труппасын оештыра. Берсеннән-берсе оста иҗат ителгән образлары белән Зөләйха Богданова сәнгать эшчәнлегендә гаҗәп талантлы икәнлеген күрсәтә. Татар, рус һәм Көнбатыш классикасы әсәрләрендә баш рольләрне зур осталык белән башкара, онытылмас образлар иҗат итә. Татар театры сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Зөләйха Богдановага 1926 нчы елда ТАССР ның Хезмәт Герое исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышы елларында Зөләйха сугышчы-фронтовикларга, бер төркем артистлар белән концерт куеп йөри. “Сугышчылар алдына курку һәм борчу хисләрен йотып елмаеп чыга идем. Безнең бурычыбыз фронтовикларны ял иттерү, хыялда гына булса да үзләренең туган якларына алып кайту, якыннары белән күрештерү, җиңүгә ышаныч уяту иде. Шул вакытларда үзем дә хыялым белән туган авылым Орнашка, аның иркен болыннарына очып кайта идем, тауларына күтәрелеп җырлый идем. Барлык көчемне, дәртемне, ышанычымны каһарман сугышчыларыбызга бирергә тырыштым”. – дип яза үзенең истәлекләрендә. Әйе, чынлап та, туган ягы, туган туфрагы, милли моңнары кешегә көч, дәрт, илһам бирә, яңа үрләргә канатландыра.
Ә икенче якташым – Шәйхетдинов Илсур Гәрәфи улы. Ул 1936 елның 2 нче гыйнварында ишле укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әниләре кочагында алты малай, ике кыз тәгәрәшеп үсәләр алар. Иң өлкәне-Илсур . Ул кечкенәдән үзенең туганнары өчен дәү абый була. Үзеннән кечерәкләр өчен җаваплылык тоеп, әти-әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе булып, эштә пешеп үсә Илсур. Аларның әтиләре Гәрәфи абыйны да, әниләре Камәр апаны да яхшы хәтерлиләр әби белән бабам. Гаилә башлыгы озын буйлы, чандыр гәүдәле, эшкә гаҗәп өлгер, тырыш кеше була. Әниләре төскә-биткә чибәр, җор күңелле, шаян табигатьле булуы белән аерылып тора. Менә шушы тырыш хезмәт, табигый матурлык, ихлас мөгаләмә хөкем сөргән гаиләдә тәрбияләнә Социалистик Хезмәт герое Илсур Шәйхетдинов. Авылыбызның һәрбер тыкырыгы, карт имәннәр, бөдрә таллары Илсур атлы батыр йөрәкле , тырыш малайны әле дә булса хәтерлидер, сукмакларда аның ялан тәпие эзләре сакланадыр...
Авылыбыздан ул 1957 нчы елда армия хезмәтенә китә. 1960 нчы елның декабрендә “Татанефтепроводстрой” трестында бульдозерчы булып эшли башлый. Торба салучы кран машинисты һөнәрен үзләштерүгә, бригадир итеп билгеләнә. Ике елдан аны колонна начальнигы, тагын ике елдан участок җитәкчесе итеп билгелиләр. Бераздан ул торбаүткәргечләр төзелеше идарәсе башлыгы, аннары генераль директор урынбасары була. Әкиятләрдәгечә ел үсәсен көн үсә егет.
Озак елларга сузылган хезмәт чорында йөзләрчә чакырым тайга ешлыклары, Себер сазлыклары аша уза. Торбаүткәргечләрне Краснодар краенда, Калмык республикасында, Украинада да сузарга туры килә. 1966 нчы елда иң беренче бүләген – Ленин орденын ала. Аның бригадасы Поляр Төньяк белән чиктәш районда сазлыклар аша үзенең беренче нефтьүткәргечен суза. Коллектив практикада беренче тапкыр зур диаметрлы торбаларны эретеп ябыштыру ысулын куллана. 1973-1974 нче елларда үзәккә газүткәргеч төзиләр. Безнең якташ егетебез үз участогын сроктан 5 айга алдан төгәлли. Менә шулар өчен дә Социалстик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Шул рәвешле Ужгород юнәлешендә 820 километр озынлыктагы торбаүткәречне сузганда рекордлы күрсәткечкә ирешә. Аның тарафыннан беренче тапкыр комплекслы технологик агым ысулы тормышка ашырыла. 1983 нче елда Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз һәм аның батыр күрсәткечләре турында элекке Советлар Союзы терреториясендә нәшер ителә торган газета, журнал битләрендә татар улы, хезмәт герое Илсур Шәйхетдиновка дан җырлана, исеме еракларга тарала.
Бу конкурска әзерләнү чорында, әбием белән икәүләп, өстәмә мәгълумат туплау нияте белән, якташларыбыз Илсур абый белән Дания апалар йортына юнәлдек. Алар Нагорный бистәсендә яшиләр. Безне бик җылы каршы алдылар. Бергәләшеп балалык, яшьлек чорларын; үзәкләренә үтеп кергән сугыш һәм сугыш арты елларын искә төшерделәр. Илсур абый, әкият геройлары сыман, олпан гәүдәле, горур кыяфәтле бик тә күркәм кеше икән. Мин, җаен туры китереп, Илсур абыйга үземне кызыксындырган сорауларны яудырдым. Сорауларга ул ашыкмыйча, җайлап һәм уйлап җавап бирде. Дания апа бик өлгер, җитез, сүзгә дә оста апа икән. Илсур абыйга биргән сорауларга, Илсур абый уйланыбрак торса, рәхәтләндереп үзе җавап бирә барды. Аңлавымча, Дания апа хезмәт һәм тормыш юлында геройның уң кулы, ярдәмчесе һәм киңәшчесе булган. Китер алдыннан тырыш хуҗабикә безгә бакчаларын күрсәтте. Парникта-100 дән артык помидор. Алар инде чәчәк атып утыралар. Рәте белән тезелеп киткән түтәлләрдән, аллы-гөлле лаләләрдән тырышлык, пөхтәлек һәм эшкә бирелгәнлек аңкып тора! Алар да Социалистик хезмәт героеның исеменә дан җырлый сыман. Илсур абый белән Дания апа безне кабат үзләренә чакырып, саубуллашып калдылар. Россия тарихында тирән эз калдырган герой якташларыбызның исеме үлемсез. Без, чын мәгънәсендә, алар белән горурланабыз.
Снежный всадник
Бабочка
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Как напиться обезьяне?