Әмирхан Еникинең "Кунакта" әсәрендә психологик тоемлау.
Вложение | Размер |
---|---|
Әмирхан Еникинең "Кунакта" әсәрендә психологик тоемлау. | 25.27 КБ |
“Кеше күңеле”, “кешеҗаны” дигән төшенчәләр бар. Бүгенгесе көндә бу төшенчәләргә без артык игътибар бирмибез шикелле. Компьютер, планшет кебек заман техникасы белән бик дуслашып киттек. Кайбер классташларым тәнәфес вакытында да планшет, телефоннарыннан аерыла алмыйлар. Алар белән аралашу да әлләничек салкын гына килеп чыга: җөмләләре кыска, коры. Синең хәлеңне белергә дә бик ашкынып тормыйлар, дөресен генә әйткәндә, теләмиләр дә. Ә менә мин аралашырга яратам! Әйе, әйе әңгәмәдәшемнең күзләренә карап, рәхәтләнеп сөйләшәсем килә! Шуңа күрә дә, мәктәбебездә эшләп килгән, психолог алып бара торган “Мин тормышка гашыйк”түгәрәгенә йөрим. Без биредәкеше күңеле, ихтыяҗы, теләк һәм омтылышлары турында сөйләшәбез. Үз-үзебез һәм башкалар белән гармониядә яшәргә өйрәнәбез, аралашабыз! Бик рәхәт була. Үземне, хәтта, психология өлкәсендә “белгеч” итеп хис итә башладым.
Күптән түгел, әдәбият дәресендә ӘмирханЕникинең “Кунакта” хикәясен укыдык. Бу әсәрнеукыганнансоң мин озаккынауйланыпйөрдем. Һәмиңберенчеуем:”КемулӘмирханЕники? Психологмы? Язучымы? Әлләинде психолог-язучымы?-булды. Язучытурындабайтакмәгълуматтупладым. Тагынберничәәсәренукыдым. Имәндәикәнчикләвек! ӘмирханЕники - оста язучы. Ләкинкаянкилгәнаңапсихологикбелем! Улһәрберобразынпсихологикяктанача! Биографиясендәпсихологикбелемалгандигәнюлларныэзләдем. Ләкин, табаалмадым!
Яңадан “Кунакта” хикәясенукыйм... СүзәнисебеләнеракрайоннаншәһәргәҗизнәләренәкилептөшкәнӘнвәрисемлемалайтурында бара. Аныңәтисесугышта каты яраланыпкайткан да, өч ел үткәчүлепкиткән. Әнвәраңарданберяшьлеккенәсабыйбулып калган... Әтисез калган малайгабердәҗиңелбулмагандыр. Психологиядә:”Әтисез яки әнисез калган балаларүзләрен ким хиситәләр, ешкынаочраклардатөшенкелеккәбирелеп, йомыкыйһәмаралашуданкачаторганкешегәәвереләләр”- диепязылган. ӘнисеӘнвәргә:”Синеңәтиеңурынында калган кеше бар. Ул – синеңҗизнәң,”- ди. Бу, әлбәттә, малайкүңелендәөметуята. Өметебулганкешетөшенкелеккәбирелми. Әнвәрдәөметләнепәтисеурынында калган кешене – җизнәсенкүрүхыялыбеләняши. “Ниндибулаикәнуләтидигәнкеше?.. – дипуйлана, хыяллана ул. Җизнәсенкүргәнебулмаса да, аның бар булуы, исәнбулуыяшәрөченкөчбирә.
Менә, ниһаять, аларшәһәргәҗыеналар. Әнисебуочрашуөченэшенән ял ала.ӨйләренсакларгакүршеМәфтухаәбиризалаша. Аз да түгел, күптәтүгелтөгәлөчатнагадипкузгалаларалартуганавылларыннан...
Бикҗылы, бикшаткаршыалаларәнисебеләнӘнвәрне, автор әйтмешли:”язгыкояштайбалкып” кабул итәләр. КүңеллеһәмрәхәтбулабуминутлардаӘнвәргә! Җизнәләреәнисебеләникекуллапкүрешә, җентекләписән-саулыгын, хәл-әхвәлләренсораша. Әнвәрнеңисәиңбашынакулынкуеп, үзтиңенәэндәшкәндәй:”Я егет, эшләрничек, үсәбезме?”- дипсорый. Ә Әнвәрартыкдулкынлануданҗавапбирәалмый. Каушарсың да, еллар буе әтиурынындагыкешебеләночрашуныкөтте бит ул! “Әти! Әти! Менәниндибулаикәнул!”,- дипуйлыйҗизнәсенә карап Әнвәр. Минемчә, бу минутларда ул:”Менә бит, минем дә ышанычым, терәгем, яклаучам бар. Авылга кайткач, дус малайларыма аның турыда сөйләрмен,” – дип уйлагандыр. Татлы хыялларга бирелгәндер...Әле генә әнисе белән икәүдән – икәү генә яшәп яткан малай өчен бу зур бәхет була. Психологиядә бу турыда: “Үзен аңлаучы һәм яклаучы якын кешесе барын тоеп яшәү – кешедә үз – үзенә ышаныч һәм горурлык хисен тудыра” – дип язылган.
Аннан Әнвәрөчениңкүңеллесе шул: буөйдәапасыннан да, җизнәсеннәндәякынрактагынберәү бар әле. Ул да булсааларның уллары Наил. Буинде – Әнвәрнеңиңякынтуганы, тиңе, дусты...
Әнвәрякынкилепкүрешергәтеләгәч, баштакулынартынаяшерә, аннанкисәккенәсуза. “Кечкенәшуләле,”- дипуйлыйӘнвәр. Ә әнисеНаилгә:”Улым, акыллым, бу – синеңиңякынтуганың, ятсынмааңардан,”- ди. Әнвәрнеңдөньяларытүгәрәкләнә.
Наилнеңуенчыклары да биккүп. Ниләр генә юк монда! Әнвәрнең күзе соры төстәге машинага төшә. Ул машинаны бик кызыксынып карый башлый. Шунда Наил килеп, бер сүз әйтмичә, машинаны тиз генә Әнвәр кулыннан тартып ала. Әнвәр тагын бер уенчыкны тотып карамакчы була, ләкин Наил анысын да тотарга бирми... Ә бит психология фәне шундый сыйфатлары булган балалар турында: ”Мондый балалар үзләрен генә ярата торган – эгоист булып формалашалар,” – диелгән.
Наилне әтисе бик ярата икән. Кайтып, кунаклар белән күрешкәч тә, ул, Наилне чакырып алып, кесәсеннән ике-өч конфет чыгарып тоттыра. Әнвәргә дә берне бирә. Шулчак Наил аңа бик усал итеп карап куя. Бик уңайсызлана Әнвәр бу караштан, конфетны тизрәк Наилнең үзенә бирәсе килә. Бу юлларны укыганда Наилгә карата ачуым кабара башлады. Вәт юньсез малай, син бит,чынлап та, үзең турында гына уйлыйсың!
Табын әзер булгач та, иң беренче Наилне читән урындыкка күтәреп утырталар. Әнвәр моңа бик гаҗәпләнә. Ә бит аны әнисе кунак бар чагында өстәл янына якын да җибәрми. Әнвәр үзе дә моңа күнеккән, шулай булырга тиеш дип уйлый.
Наил үзенең биек читәненә утырып алгач, тагын да кызыграк “һөнәрләр”ен күрсәтергә тотына. Иң элек өстәлдәге бөтен әйберне – тоз,борыч савытларын, телгән икмәкне, турап куйган кыяр – помидорны – үз алдына тарта башлый. Ул да булмый, әнисе аш салырга дип, Әнвәрнең тәлинкәсенә үрелгәч, Наил кул – аякларын селкеп чинарга тотына. Ә әнисе:”Әй, улым, алтын алмам, сине оныта язганмын, лабаса. Бетте, бетте, сиңа салам, сиңа!”- диеп Әнвәрнең тәлинкәсен кире куя һәм Наилгә салып бирә.
Менә сиңа мә! Әти – әнисе кадерле улларының тәрбиясез һәм эгоист булып үсүенә үзләре үк ярдәм итәләр түгелме!?Артык ярату һәм яклаулары белән балаларына тискәре йогынты ясыйлар, ләбаса! Шул вакытта, әтисе урынында калган җизнәсе өендә Әнвәр үзен ничек хис иткән икән!? Авыр бик авыр булгандыр аңа!
“... Бик кызыксыз үтте аш яны, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру булмады.” – дип яза Әмирхан Еники. Үпкәләгән кешенең күңеле күтәренке була алмый. Шуңа күрә дә сүзсез генә утыралар да инде алар өстәл артында. “Ни өчен соң бу бай җиһазлы, матур өйгә килеп кергән минутлардагы шатлык болай тиз генә сүнде?” – дип уйлый Әнвәр. Син үпкәләдең, синең күңелең рәнҗеде! Өметең сүнә баруын тойдың. Шуңа күрә дә шатлагың боегуга әйләнде, Әнвәр!
Кунакта үткәргән икенче, өченче көннәр дә кунак малаебызга бернинди дә куаныч китерми. “Кечкенә” Наил аның күңелен рәнҗетүче бер тиранга әйләнә. Усал, явыз җәнлек шикелле, ул Әнвәрне өзлексез эзәрлекли башлый.Берәр нәрсәгә тотынса шунда ук Наил аның янына килеп җитә, бер сүз әйтмичә, әйберне тартып ала, өстәвенә я чеметә, я суга. “Җанын кыйнаучы тиран...” – дип яза язучы Наил турында. Әйе, күңелен, җанын кыйный аның бу тиран. Түбәндәге юлларны укыганда Әнвәргә:”Син әйбәт малай, түземле, тәрбияле! Кит син бу йорт яныннан!Биредә матурлык юк! Бу матурлыкны Наил бозган. Ә әти – әниләре шуңа җирлек ясаган! Киләчәктә Наилнең әтисе белән әнисенә бу җан кыйнаучы белән ай –һай ла бик авыр булыр! Тыйнак әниеңне ал да, кит! Әтисез булу бик авырдыр, ләкин биредә син үзеңнең ятимлегеңне тагын да ныграк тоясың! Күңелеңдәге ятимлек ярасы тагын да тирәнәя генә бара!,” – дип әйтәсе килә.
Шулай эшлиләр дә, килүләренә атна тулыр – тулмас, кадерле туганнарына сый – хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, юк сәбәпне бар итеп кайтап китәләр.
Әмирхан ага Еники бу әсәре белән укучысын уйлардыра, кеше күңелен тоярга, аны рәнҗетмәкә өйрәтә. Хикәяне укыганнан соң, без зураеп, акыллыланып киткәндәй булдык. Автор безне һәр кешенең дә эчке дөньясы булуы турында искәртте. Кешенең күңеле, эчке дөньясы – аның иң зур байлыгы. Бу байлыкны тулыландырып, саклап тотарга кирәк. Ә аралашу һәм әдәби китаплар уку безнең рухи мохитебезне тагын да тулыландыра гына, тәртипле, тәрбияле, сизгер булырга өйрәтә. Әсәр безне дөрес һәм матур итеп яшәргә, тормышта хаталар ясамаска, хаталанганбыз икән – ялгышыбызны танып, төзәтергә өнди.Кеше күңелен шулкадәр якын тоя белгән, шуны башкаларга җиткезә алган Әмирхан Еникигә зур рәхмәтемне белдерәм. Һәм киләчәктә дә аның әсәрләрен укырга, иҗатының фонаты булырга сүз бирәм
Мин тагын бер нәрсәне ачык аңладым: матур әдәбият белән дус булу безне һәръяклап баета, белем һәм тәрбия бирә. Иптәшләремә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: компьютер, планшет, гомумән, технека өлкәсендә мәгълумәтле булу яхшы. Әмма ләкин алар белән артык мавыгу кирәк түгел! Якыннарыбызга, дусларыбызга, әйләнә – тирәбездәге таныш булмаган кешеләргә дә игътибарлы, һәм мәрхәмәтлерәк булсак иде! Матур әдәбият безнең аерылгысыз дустыбызга әйләнсен иде!
Растрёпанный воробей
Любимое яичко
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Учимся ткать миленький коврик
Как нарисовать лимон акварелью