Әдилә якташлары турында горурланып яза. Мәгъсүмҗан бабай – сугыш, Ракия әби – тыл ветераны. Икесе дә гомер буе, соңгы сулышларына кадәр илебезгә, халкыбызга хезмәт иткәннәр, алар онытылмыйлар.
Вложение | Размер |
---|---|
mortazina_bez_dunglk_tugel_tamyrsyz.doc | 41 КБ |
Без – дүңгәләк түгел тамырсыз.
Ш Галиев.
Илебез язмышы турыда уйлый башласаң, тарихка күз салсаң- чәчең агарырлык. Үксеп тә капланган тарихыбыз, без горурланып сөйләрлек җиңүләре дә, халкы да булган туган илемнең. Илебезнең нәни кыйпылчыгы, безнең өчен газиз булган Куады авылы һәм шунда гомер кичергән Ракия әби, Мәгъсүмҗан бабай, алар буыны турында язасым килә, чөнки ил язмышы – аларның язмышы, авылларыбыз язмышы.
Куады авылы халкы телендә: йорт нигезен җиде туган салган, дигән гыйбарә яши. Авылның исеме дә бит – “Куылды”. Шул сүздән Куадыга әйләнгән дип сөйлиләр. Явыз Иван мөселманнарны көчләп чукындыра башлагач, туган-тумачалар, нәсел-нәсепләр берләшеп, чукындырудан качып, бирегә килеп чыкканнар. Менә шунлыктан, авылда барысы да кан-кардәшләр, туган-тумачалар. Менә шуңа барысы да дус, тату, үзара ярдәмләшеп яшиләр, дип сөйли иде әбиләр.
Чыннан да, без белә-белгәннән бирле авыл халкы бик бердәм. Эшкә дисәң, бергәләп җиң сызганып алыналар, ял иткәндә җыр-бию, җор сүзгә алардан уздыручылар бик сирәк.
Табигате дә матур Куадының: Әҗем таулары, Гайни чокырлары, Сабан туйлары үтә торган алма бакчасы, челтер чишмәләре – авыл баласы кайсы якларга гына чыгып китмәсен, үзәкләрне өзеп сагындырып, үзенә тартып тора торган иң гүзәл урыннары...
Язмыш бу авылга китергән кешеләр, килен булып төшкән сылулар биредә гомерлеккә төпләнеп калалар. Ул гына да түгел, шушы авылның гореф-гадәтләрен, холык – фигылен ихлас кабул итәләр.
Халкым өстенә килгән барлык инкыйлабларны, сугышларны, кайгы-хәсрәтләрне Куады авылы халкы да ил белән күтәргән, башын имәгән, түбәнлеккә төшмәгән, горур булып, булдыклы булып калган.
Мәгъсүмҗан бабай белән Ракия әби дә Куадыда туып үскәннәр, авыр хезмәттән курыкмаганнар. Мәгъсүмҗан бабай, авыр сугыш елларын үтеп, сугыштан җиңүче булып кайткан. Төз гәүдәле, кара-кучкыл чәчле гаярь егет җиң сызганып эшкә алынган. Мәгъсүмҗан бабай эш сөючән, сылу,көләч Ракия әбигә гашыйк булган, бер-берсен сынап, бер ел йөргәннән соң өйләнешкәннәр. Кавышкан көннәренең минутына, сәгатенә кадәр хәтерлиләр иде алар. 1946 нчы елның 24нче сентябере –кавышкан көннәре. Һәр көз бик матур итеп гаилә бәйрәмнәрен үткәрәләр иде алар.
Ләкин авыр сугыш еллары төшләренә кереп йөдәткән Мәгъсүмҗан бабайның. Аны сугышка нәкъ 18 яше тулган көнендә алалар. Ленинградны саклый ул, 4 мәртәбә яралана. Эстония, Латвия,Литвадагы шәһәрләрне азат итүдә катнаша.Ленинград камалышын өзгәч, анда зур парад була. Иң яхшы сугышчылар сафында Мәгъсүмҗан бабай да җимерелгән, әмма җиңелмәгән Ленинград урамнары буйлап уза. Бөек Җиңү көнен Пярна-Тарту юнәлешендә каршы ала.Ул вакытта Сталинның, дүрт тапкыр яраланган солдатларны иң беренче демобилизацияләргә дигән приказы була. Мәгъсүмҗан бабай да шуңа эләгә. Ул ике тапкыр “Батырлык өчен” медале, “Ленинград яулаган өчен” медале, 3 дәрәҗә Ватан сугыш ордены белән бүләкләнә.
Мәгъсүмҗан бабай сугыш турында сөйләргә яратмый. Үлем боҗрасын өзгәндә башына снаряд кыйпылчыгы тиюен дә, командирның уң кулына әйләнүен дә, алыштыргысыз элемтәче булуын да “ялгыш кына” белдек. Аны каты бәрелешләрнең берсендә, “кургаш яңгыры” астында элемтәне ялгарга дип киткән җиреннән каты яраланган хәлендә табып алалар. Ул су эчендә ята торган була.
Хатирәләр, хатирәләр... Өлкәннәр турында күбрәк белгән саен, әллә хатирәләр гомер көзендә шулай хөр күңелле, матур итеп яшәткәнме икән кешене, дип уйлыйсың.
Әйе, сугыш беткәч тә җиңел тормыш көтмәгән ул буын кешеләрен. Күтәрәмгә калган хуҗалыкны торгызу шул ук җиңү даулап кайткан фронтовиклар, тылда үзләрен аямыйча хезмәт куйган хатын-кыз, яшүсмерләр иңендә булган.
Сугыштан кайткан якташыбыз да җиң сызганып эшкә тотына. Колхоз амбарында мөдир булып, тегермәнче, бригадир булып та эшли ул, төрле эшкә йөрүдән дә баш тартмый.
Куадының сугыш җимерекләреннән чагыштырмача тиз тернәкләнә башлавында Мәгъсүмҗан кебек гадел, ихлас, күңел биреп эшли белгән хезмәт батырларының – ир-егетләрнең, тыл мәхшәрен кичергән Ракиядәй фидаи җаннарның хезмәт өлеше бик зур. Бабам белән әбиемнең, аларның замандашларының авылны яшәтү, үстерүгә куйган хезмәтләрен бәяләп бетерерлек түгел. Без ул хезмәтләрне, михнәтләрне күз алдына да китерә алмыйбыз. Күрергә язмасын алар кичергәннәрне.
Мәгъсүмҗан бабай белән Ракия әби хәләл хезмәт иткәннәр, авырлыкларны бергә җиңгәннәр, киләчәккә, яхшылыкка, мул тормышка өмет белән яшәгәннәр. Иңгә-иң куеп яшәгәнгә, кыенлыкларны бергә җиңгәнгә, аларның мәхәббәтләре гомерлеккә әйләнгән дә инде.
Мәгъсүмҗан бабайның гомере заяга үтмәгән. Ул бүгенге мул тормышка сөенеп туя алмыйча гүя иясе булды. ”Күр, нинди бай тормышта яши авылым! Нинди күркәм, таза йортлар!” - дип соклана иде ул. Ә бит бу йортларның нигезендәге сугыштан соңгы ярым җимерек, салам түбәле йортларны да яхшы хәтерли иде сугыш ветераны.
Горур булды ул: алар буыны кешеләре, аның замандашлары, карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар екмый, тартмый саклап калды ич авылны авыр сугыш елларында.
Ә тылда фронт тотучылар арасында, алдан әйткәнебезчә, аның гомер юлдашы, Ракиясе дә булган бит. Ракия әбинең дә сугышта әтисе, энесе катнашкан. Яшьтәшләре кебек ул да көн-төн фронт өчен тырышкан. Икмәк тә үстергән, урманын да кискән, эскертен дә куйган. Олыгайган көннәрендә йон, май, йомырка тапшырулар, сука сукалаулар аның төшенә кереп йөдәткән. Көненә 1 гектар 75 сутый җир сөргәннәр ат белән. Җитмәсә, ач килеш. “Нужа шулпасын туйганчы эчтек! Ничек түзелгән!”- дип искә ала иде Ракия әби ул көннәрне. Бүгенге көндә Мәгъсүмҗан бабай белән Ракия әбинең эшләрен балалары, оныклары, оныкчыклары дәвам итә. Ракия әби балаларым, киленнәрем бик уңганнар, дип мактый торган була. Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка гына әйтмиләр, Мәгъсүмҗан бабай белән Ракия әбинең бик күп матур сыйфатлары балаларына күчкән.
Сугыш ветераны Мәгъсүмҗан бабай Хасимов та, Ракия әби Хасимова да вафатлар инде. Мәгъсүмҗан бабай, соңгы елларында, уйчан күз карашын еракларга төбәп, яу кырында ятып калган авылдаш яшьтәшләрен, полкташ дусларын искә төшерә торган булган. Сугыш гарасаты куптарган бәла-каза ераклашса да, йөрәкләргә, җаннарга, тәннәргә уелып калган яралары төзәлмәгән аның. Пар аккошлар кебек яшәп ятканда, 2002нче елның февралендә ул гүр иясе булган.
Төп нигезендә тормыш дәвам итә. Авылның алма бакчасында ел саен Сабан туйлары үтә, яңа йортлар калка, авылның тормышы көннән-көн яхшыра. Сабыйлар күп туа, димәк, авылның, илемнең киләчәге бар. Мәгъсүмҗан бабайның, Ракия әбинең теләкләрен искә төшерәм - “Афәтләр булмасын берүк. Бала кайгысы бирмәсен Ходай, исәнлек-иминлек телим һәр көн барчасына, җирдә азат-имин яшәүдән дә кадерлерәк бернәрсә дә юк,”- дип телиләр иде күпне күргән, кичергән авылның аксакалы белән ак әбисе.
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Рисуем "Осенний дождь"
Волшебные звуки ноктюрна
Хризантема и Луковица
И тут появился изобретатель