Сугыш атларны да тетрәндерде.
Вложение | Размер |
---|---|
shymardanova_sugysh_atlarny_da_tetrnderde.docx | 19.2 КБ |
Сугыш атларны да тетрәндерде.
Сугыш…Күпме кайгы алып килгән ул безнең халкыбызга. Бик озакка сузылган йокысыз, хәсрәтле көннәр һәм төннәр аркасында безнең халкыбыз гомернең,тормышның кадерен белергә өйрәнгән.
Кичләрен мин әбием белән сугыш темасына әңгәмә үткәрергә яратам. Бу темага сөйләшкәндә, әбиемнең күзләреннән яшьләре түгелә.
- Әбием, коточкыч хәбәрне сез кайдан ишеттегез?
- Сугыш башланган көнне мин Ташкичү авылындагы апамда кунакта идем. Сәгать 5 тә тулмаган иде әле, радиоалгычлардан коточкыч хәбәр яңгырады: безнең тыныч җирләргә фашист гаскәрләре үтеп кергән! Бу хәбәрне ишеткәч тә, Түбән Суык-Су авылыннан сугышка кешеләр җыя башладылар. Алар арасында минем абыйларым – Дәүләтшин Мөхәммәтәнвәр һәм Мөбәрәкша да бар иде. Булачак солдатлар, җырлар җырлап, тиздән кайтырбыз дип, фронтка киттеләр.
- Сугыш вакытында сезгә нинди эшләр эшләтәләр иде?
- Сугыш авыл кешесен чайкады гына. Без, кечкенә булсак та, колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Җәйләрен киндер, җитен йолкыдык, кулларыбыз белән зур басулардан чүп утый идек. Авыл халкында ул вакытларда аяк киеме бик булмый иде. Шуңа күрә аяклар чебиләнеп, сыдырылып бетә. Кайчан яңгыр явар икән, мунча керер идек, дип көтеп йөри идек без. Урак эшләрендә эшли идек.
Ризыкны гаиләләргә граммлап кына бүлеп бирәләр иде. Кызганычка каршы, халыкның кайбер өлеше ачтан һәлак булды.
Укулар октябрь аенда башлана торган иде. Ләкин укулардан соң, фронтовикларга аз гына булса да булышыйк дип, аларга җылы оеклар бәйли идек.
- Әбием, сугыш турындагы хәбәрләрне сез кайдан белә идегез?
- Сугыш турында без авылда йөргән сузләрдән, радиоалгычлардан белә идек. Безнең авылга көн саен фронттан хатлар килә иде. Ләкин бу хатларның кайберләре начар хәбәрләр дә алып килә. Туганнарнын үлеме турындагы хат һәр көнне бер гаиләгә килә иде. Без көн саен туганнарыбыздан хатлар көтә идек.
Сугыш – сугыш инде... Бу җәһәннәм Ленинград шәһәренә килеп җиткәч, халыкка электр кушуны тыйдылар. Йортыңда ут күренсә, авылда кизү торучылар кереп, утны сүндереп чыгып китәләр иде.
- Әбием, гел зарланып кына яшәдегезме?
- Эштә без җырлар иҗат итә идек һәм аннары бу җырларны бөтен авыл халкы җырлый иде. Уйный да идек инде.
- Иң истә калган вакыйганы сөйлә әле, әби?
- Авылдан бөтен атларны солдатлар белән бергә сугыш кырларына алып киттеләр. Безнен атны шулай ук бүтәннәр белән Удмуртиядәге “Чувашский” станциясенә җибәрделәр. Аларны анда поезд вагоннарына төяргә тиеш иделәр, фронтка җибәрер өчен. Безнең атыбыз ничектер качкан, Удмуртиянең киң урманнарын кичкән һәм Кама елгасын йөзеп чыгып, туган авылыбызга кире кайткан. Ләкин күргән авырлыклары аның сәламәтлегенә бик начар йогынты ясый. Һәм ул, кызганычка каршы, үлә...
Әбием сүзләреннән соң, мин төннәр буе уйланып яттым. Нинди коточкыч заманнарда яшәгәннәр бит алар! Бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без аларга рәхмәтле булырга тиеш.
Мәктәптә дә атна саен сугыш чоры балалары, тыл һәм сугыш ветераннары белән очрашабыз, әңгәмәләр үткәрәбез. Сугыш чоры баласы Гөлчирә апа Вафина янына кердек.
- Гөлчирә апа, сугыш чоры турында сөйләгез әле.
- Әтинең сугышка китеп, бер айдан ук үлгән хәбәре килгән. Авылдан бер көнне дүрт кеше сугышка киткән. Әтием окоп чокырында үлеп калган, ә өчесе, исән кайтып, бик озак яшәделәр. Әниебез 33 яшендә өч бала белән тол кала. 1945нче елда өебез янды, төш күргән кебек кенә хәтерлим. Әнием алып чыккан әйберләрен бакча артына ташлый да, мине күтәреп тора, аннары тагын янгынга ташлана. Абый белән апа кырга черек бәрәңге җыярга киткән булалар. Янгын сүндерергә кеше булмау сәбәпле, 40 йорт яна ул көнне. Шалашта да яшәдек, кеше өстендә дә. Ирсез дә, өйсез дә калган әниебезнең йөрәге ничек чыдагандыр?
- Гөлчирә апа, сез колхоз эшләрендә катнаштыгызмы?
- Без, 11-12 яшьлек балалар да колхозда өлкәннәр белән тигез эшләдек. Иртәнге өчтә торып, бригадирдан качып, урманга җиләк җыярга, икенче көнне район үзәгенә стаканлап шуны сатарга бара идек. Җитәкчеләр күрсә, җиләкләрне савыты белән таптый иде.
- Үзәгегезне өзеп, тагын нинди авырлыклар искә төшә, Гөлчирә апа?
- Безнең күршедә генә уполномоченный, икенче якта колхоз рәисе яши иде. Әнинең эшкә әз генә соңгарак барырга теләп, бакчада эшләгәнен күрсәләр, кулында көрәк булса – көрәген, чалгы булса, чалгысын сындырып чыгалар иде. Шулай итеп тә кимсеттеләр әле. Абыйны бик яшьли, ихтыярсызлап, ФЗӨгә озаттылар. Әнинең йөрәге ничек түзгәндер?
Әйе, итәк тулы бала белән калып та, аларны кеше иткән, ач, ялангач көе “таяк”ка эшләгән тол хатыннар, бала килеш авыр колхоз эшенә җигелгән сугыш ятимнәренең дә чиксез авыр хезмәте һәм газаплы тормышы аша килгән бит ул Җиңү бәйрәме.
Как Снегурочке раскатать тесто?
Юрий Визбор. Милая моя
Как напиться обезьяне?
Рукавичка
Браво, Феликс!