Алинә Госман бабасына хат юллый. Сугыш ветераны Госман бабайга 100 яшь тулганны туганнар, авыл халкы көтә, ләкин могҗиза булмый кала... Алинә сугышта да, тылда да үз-үзен аямый көрәшкән бабасына лаеклы алмаш булырга вәгъдә бирә.
Вложение | Размер |
---|---|
gayfetdinova_sina_100_yash_tula_almady.docx | 15.99 КБ |
Сиңа 100 яшь тула алмады...
Исәнме, Госман бабай!
Сиңа оныгың Алинә хат яза.
Язмыйча түзә алмыйм, чөнки Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша, шатлыклы да, сагышлы да көннәр бу безнең өчен. Сыйныфыбыз, мәктәбебез белән көн саен Бөек Җиңүгә багышланган нинди дә булса чарада катнашабыз, сыйныф сәгатьләре үткәрәбез, инша язабыз. Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашабыз, сугыш чоры балаларын барлыйбыз.
Ә минем күңелемдә син, бабам!
Син 1910 нчы елның 18 ноябрендә тугансың. Сиңа 100 яшь туларга берничә ай гына калган иде бит! Гаиләбез белән, авылыбыз белән бу куанычлы вакыйганы көттек. Ләкин Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткәннән соң, 9 нчы июнь көнне син безне мәңгелеккә ташлап киттең.
Нинди бәхет иде синең ягымлы тавышыңны, акыллы киңәшләреңне тыңлау! Син сабыр, акыллы, мөлаем идең. Күңелең гел яктылыкка омтылганга, тормыштан ямь, тәм таба белгәнгә, уй-омтылышларың – күркәм, йөрәгең мәңге картаймый торган ярсу булганга, гомер көзең дә матур булды синең, бабакаем!
Соңгы елларда син хәтер сандыгыңны еш актара башлаган идең. Узган гомереңне искә төшерә, киләчәгебез турында уйлана, балачак елларың белән бүгенге яшәешебезне чагыштырып карый идең. Хатирәләреңне яңарта-яңарта, дөньядан вакытсыз киткән дусларыңны, алар белән бәйле тормыш мизгелләреңне исеңә төшерә идең.
Син бит мәдрәсәдә белем алгансың. 3 ел мәдрәсәдә уку дәвамында үзеңне бик тырыш шәкерт итеп күрсәткәнсең, әти-әтиеңнең дә акыллы булышчысы булгансың. 1932-1934 нче елларда Ерак Көнчыгыш Хәрби округында хезмәт итеп кайткансың.
Ләкин... Хыяллар челпәрәмә килгән шул, бабам, Бөек Ватан сугышы башланган! 1941 нче елның 23 нче июлендә үк сугышка алганнар сине, сиңа 30 яшь була ул чакта, бабакаем. Пехотада хезмәт иткәнсең. Мәскәү янындагы иң авыр контрһөҗүмнәрдә катнашкансың. Мәскәүне саклау өчен сугыш бик каты барган шул. Бабам, син дә шунда сугышкансың, ул коточкыч мизгелләрне кичергәнсең, тетрәнгәнсең.
Иң авыр сугышларның берсендә синең уң кулың чәрдәкләнгән. Мәскәү госпиталендә озак ятарга туры килә сиңа, бабам. Табиблар сине хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар һәм син Суык-Суга кайтып төшәсең. “Тылда хезмәт итәрсең”, - дип җибәрәләр сине туган якларыңа.
Ә синең энеләрең – 1912 нче елгы Барый һәм 1916 нчы елгы Мәлик – яу кырында ятып калалар. Мәлик өйләнмәгән көе, арысландай көчле егет, нәселен дәвам итәрлек кеше калдырмыйча китеп бара.
Ә Барыйның бердәнбер кызы, ата назын күрмичә, “әти” сүзен әйтергә тилмереп үсә.
Әйе, бабам, син сөйләгәнчә, сугыш күп кенә кешеләрнең канатын сындыра, ачы язмышка дучар итә. Түбән Суык-Су авыл җирлегеннән генә дә 300дән артык ир-ат төрле җирләрдә, чит илләрдә ятып калган.
Бабам, синең өчен сугыш бетми әле, тылда син күрсәткән батырлыкны бүген дә сагынып сөйлиләр. Авыл халкына да, колхозга да көн-төн хезмәт күрсәткәнсең.
Сугыштан кайткач, тимерче булып эшли башлыйсың. Сөйли идең: “Аллаһы тәгалә гомерне бирде, шөкер. Югыйсә, бөтен хезмәтем тимерчелектә, төтен эчендә үтте. Күрек сабын тирбәтеп, горнда тимерләрне кыздырып камырга әйләндерә идек. Мин төзәткән сабаннар, чәчкечләр, культиваторларның саны юктыр. Лобогрейкаларны төзәтә-төзәтә арый идек. Ватык комган, самоварын күтәреп килгән авыл кешесенә ничек ярдәм итмисең инде! 46 ел тимерче эшендә булдым. Эшемне яраттылар” .
Син төп йортта улың Шәйхенур бабабыз, киленең Әнисә әбиебез тәрбиясендә яшәдең. Шәйхенур бабам да хуҗалыкның атаклы механизаторы, ДТ-75 тракторчысы иде, хәзер лаеклы ялда инде. Әнисә әбием белән Шәйхенур бабам сине өф-өф итеп тәрбияләп яшәделәр. Зәңгәр капкалы, өй алдындагы тимер рәшәткәсе дә күк йөзедәй зәңгәргә буялган, пөхтәләп такта белән тышланган йортта яшәдең.
Бабай, синең 5 балаң да, оныкларың, оныкчыкларың да төп йорттан әле дә сукмакны суытмыйлар. Сез Гөлчирә әбием белән бик игелекле балалар үстергәнсез. Олы улың Рәфис, рәссам булып, Түбән Камада, туган авылы Түбән Суык-Суда күп кенә плакат-лозунглар язып, шәһәрне һәм авылны бизәүдә катнашкан, Фәһимәң хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы булган, “Атказанган колхозчы” исемен алган. Башка балаларың да хуҗалыкның төрле тармакларында намуслы хезмәтләре белән танылдылар.
Мин бит, бабам, көн саен килеп, хәлләреңне сораша идем. Син миңа сәламәт булыр өчен иртә белән көн саен физкультура ясарга, йөгерергә, төрле спорт ярышларында катнашырга, начар гадәтләргә ияләнмәскә куша идең. Шул вакытта гына сез, сәламәт булып, озаграк яшәячәксез, дия идең.
Еллар, ташкын кебек, шаулап, ярсып, боргаланып агалар. Анда – күпме язмышлар. Аларның кайберләре, дулкыннар иркендәге боз шикелле, эзсез югала, кайберләре су өстендәге маякны хәтерләтеп, яна да яна.
Бабам, синең язмышың да, маяк кебек, безгә юл күрсәтә.
Гомереңнең алтын көзендә дә нур балкыды синең йөзеңнән, җыерчыклар белән чуарланган йөзең, буыннары чыгып, тупасланып беткән кулларың соклангыч, газиз иде. Шундый данлы гомер юлы узган, картлык көнең шөкерана кылып каршылаган бабам бит син! Горурланам синең белән!
Бәхетле картлык кичердең, бабам. Сугыш турында искә төшерсәң генә: “И, ул сугыш дигән яман афәтне Ходай Тәгалә адәм баласына күрсәтмәсен! Башымнан бик күп вакыйгалар кичте. Мәскәүне барыбер саклап калдык, дошманга бирмәдек”, - дия идең син.
Бабам, бабакаем! Бу язда да сине күңелемнән булса да, Җиңү бәйрәме белән котлармын. Рәхмәт сиңа, бабам. Тырышып укырмын, ветераннарны олылармын, шигырьләр, хикәяләр иҗат итәрмен, агроном әтием белән, җир җылысын тоеп, басуда эшләрмен, синең рухыңа тап төшермәмен. Рәхмәт, бабакаем. Хатымны Галимҗан Халиков шигыреннән өзек белән тәмамлыйм:
Коллык богауларын өзеп,
Илдә азат тормыш төзеп,
Хаксызлыкны бетергәннәр,
Рәхмәт сезгә!
Рәхмәт сезгә, ветераннар!
Буыннардан-буыннарга
Күчә барыр сезнең даннар,
Рәхмәт сезгә, ветераннар.
Тыныч йокла,бабам.
Хатны язды:
яраткан оныгың Алинә.
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Соленая снежинка
Заяц-хваста
Выбери путь