шигырь
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 15.62 КБ |
Тукай районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Түбән Суык-Су гомуми урта белем бирү мәктәбе”
“Сөй гомерне, сөй халыкны...”
5 нче класс укучысы Шәймәрданова Язилә Зөфәр кызының иҗат эше
Җитәкчесе: Шакирова Затия Нәбиулла кызы
2014 нче уку елы
Табигатьне саклагыз!
Нинди гүзәл бу табигать,
Сокланып туя алмыйм.
Мусабаем – табигатең
Урманнар, күлләр, басулар,
Мәтрүшкәләр аланы,
Ромашкаң исе исертә,
Каен җиләгең татлы.
Бурычыбыз – шушы гүзәл
Табигатьне сакларга!
Тирә-юньне пычратмыйк,
Чүп ташламыйк урамга.
Агачларны күп утыртыйк,
Кисмәгез урманнарны!
Урман бит ул – чиста һава,
Карагыз сез аларны.
Чистартыгыз чишмәләрне,
Елгалар ташып торсын!
Табигатьне саклар өчен
Бар кеше дә тырышсын.
Апуш туган көн дә җитә.
Тамчы тама, күңел сөенә:
Апуш туган көн дә җитә.
Кошлар кайта, гөрләвекләр
Матур көннәр вәгьдә итә.
Нәни Апуш табигатьне
Нәкъ безнең кебек яраткан.
Мусабаем урманнарын
Мин дә Апуштай яратам.
Тукай шигырьләрен ятлыйм,
Әкиятләрен кат-кат укыйм.
Су анасын күрмәмме дип,
Күл буйларын кат-кат урыйм.
Туган телемдә сөйләшәм.
Туфан абый туган телне
Яклаган һәм саклаган.
Мин дә үз туган телемдә
Сөенеп аралашам.
“Туган телне онытмагыз!” –
Туфан абый васыяте.
Үз телемдә шигырь язам –
Менә дөнья рәхәте.
Болында.
Чыктым мин болыннарга,
Рәхәтләнеп уйнарга.
Анда үсә чәчәкләр,
Тәмле-тәмле җиләкләр.
Чәчәкләр хуш ис тарата,
Очып йөри күбәләк.
Кешеләр җиләк җыялар,
Чүлмәкләп һәм чиләкләп.
Яз җиткәч.
Үтеп китте салкын кыш,
Килде җиргә яз ае.
Кошлар кайтып җиттеләр,
Сагынып туган якны.
Тиздән яшел үлән чыгар,
Дөнья җыр-моңга чумар.
Кояш безгә елмаер,
Битләргә сипкел чыгар.
Табиб булам.
Үсеп җиткәч кем булырга?
Бик күп уйлап йөрдем мин.
Ниһаять, бер уйга килгәч,
Шигырь язып элдем мин.
Һөнәрләр була күп төрле:
Хисапчы, укытучы.
Почтальон да монда керә,
Һәм, әлбәттә, сатучы.
Ләкин иң саваплы эшне
Табиб диеп беләм мин.
Табиб безне савыктыра,
Һәм терелтә, сизәмсең.
Үскәч, мин дә, шулай итеп,
Кешеләрне терелтәм,
Аларга, кулдан килгәнчә,
Тырышып ярдәм итәм.
Кыш килгән бит!
Кыш та килеп җиткән бит,
Кар да явып үткән бит.
Мин тышка йөгереп чыктым,
Карны күргәч, шаккаттым.
Дусларны чакырып мин,
Тышка уйнарга чаптык,
Бергә-бергә уйнап-көлеп,
Карда тәгәрәп яттык.
Әни чыккан безнең янга
“Нигә ятасыз?” – диеп.
Без әнигә әйттек шунда:
“Яңа кар – йомшак, – диеп, –
Бу бит – могҗиза,” – диеп!
Ел фасыллары.
Үтеп китте язлары,
Килеп җитте җәй ае.
Кошлар сайрый башлады,
Җылы көннәр башланды.
Җәй үтте дә, көз җитте:
Алтын булды җир өсте.
Яфраклар саргайдылар,
Сары төс ул – көз төсе.
Үтеп киткәч көз ае,
Килә безгә кыш ае.
Ап-ак карлары белән,
Салкын бураны белән.
Ап-ак булгач бөтен җир,
Килә безгә яз ае.
Карлар эреп бетәләр,
Сулар агып китәләр.
Җәйге көн.
Килеп җитте җылы җәй,
Үзенең яме белән.
Без аны көтеп алдык,
Барлык дусларым белән.
Буада су коендык,
Чумдык, сулар сибешеп.
Әниләр эзләп килде:
“Кайда югалдың?” – диеп.
Мин әнигә әйттем шунда:
“Әни, кайтасым килми.
Дуслар белән уен кызык,
Хәтта ашыйсы килми.”
Көз көнендә.
Килеп җитте алтын көз,
Аны көтеп алдык без.
Уңышны җыеп алдык,
Кышка дип базга салдык.
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Шелковая горка
Рисуем крокусы акварелью
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Сочинение