Интервью. “Алар тормышка гашыйк иде”.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 15.49 КБ |
Тукай районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Түбән Суык-Су гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Интервью. “Алар тормышка гашыйк иде”.
7 нче класс укучысы Фатыхова Алисә Фазыл кызының иҗат эше
Җитәкчесе: Шакирова Затия Нәбиулла кызы
2014 нче уку елы
Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, I республика конференциясе оештырылуы хакында белгәч, интервью алу өчен Затия апа янына юнәлдем.
– Туфан Миңнуллинның әсәрләре үлемсез. Бигрәк тә “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр бабай – нәкъ минем мәрхүм Сабирулла бабам инде. Бабам да шаян, көчле, җор телле, җыр-моңга гашыйк, кайчагында бик дуамал холыклы иде. Тормышны яратты. Җиләккә барсак, әби белән артыннан йөгерә идек, чөнки ул бик тиз атлый иде. Туксанга җиткәндә дә, район Сабан туйларында көрәшәм дип, бар халыкның котын ала иде.
– Ничек куркыта иде соң ул?
– Мәйданда баш батырны билгелиләр. Судья соңгы тапкыр: “Көрәшергә теләгәннәр юкмы?” – дип сорый. Бабай мәйдан уртасына чыга, сөлге сорый. Туган-тумача борчыла, врачлар йөгерешә, без – оныклары да куркышабыз, бабай бик олы яшьтә бит инде.
– Затия апа, көрәшә идеме 90 яшьлек бабагыз баш батыр белән?
– Юк инде, бер кызык ясап ала иде.Кеше ышандырырлык итеп көрәшергә талпына иде дә, үзен җитәкләп, көрәш мәйданыннан алып чыкканга дулый-дулый, “үпкәләп”, үз урынына барып утыра иде.
– Бабагызның тагын нинди сыйфатлары Әлмәндәр бабайныкына охшаган иде?
– Дуслыкка тугрылыгы. Аның да күрше чуваш авылында дус карты бар иде. Үләр алдыннан бабай да аның янына барып кайткан, бәхилләшүе булгандыр инде.
– Әлмәндәр бабай 91 яшендә үлгән, ә бабагыз ничә яшькә чаклы яши алды соң?
– Бабам бик нык иде әле, ләкин 94 яшендә операция ясатырга кирәк булды. Үзе теләгәнчә, җомга көнне, операциядән айнып, догаларын укып үлеп киткән... Операция алдыннан врачларны ачуланып, дулап йөргән: “Мин моңарчы 10 операция ясый идем, сузалар, тизрәк ясасыннар, минем кайтып китәсе бар,” –дигән. “Өйләнәм әле мин,” – дип тә шаярткан.
Аның тормышны яратуына, гайрәтенә, шуклыгына, яшәү дәртенә сокланып, аның белән бер палатада ятучы шагыйрь шигырь дә язган.
– Бабагыз кем булып эшләде соң?
– Бабам – балта остасы. Без аның гыйлемле, зыялы булуына соклана идек. Үкенәм, өйрәнеп калмаганбыз: бик күп борынгы җырларны белә иде ул. Казан Дәүләт университеты студентларына җырлап күрсәтеп, аларны шаккаттыра иде.
– Сезне ничек тәрбияләде соң бабагыз?
– Укыгыз, инженер булыгыз, дия иде. Догалар өйрәтә иде. Шаянлыклары искә төшә. Тирә-күршедә балалар күп, ярыша-ярыша бәрәңге алабыз. Бабам аңлап ала безнең ярышканыбызны, безгә эшләгез, дия дә, буразнага утыра, җыр башлый, я мәзәкләр сөйли. Без эшлибез, күрше малай-кызлары тыңлый. Чөнки бабам еш чыгыш ясамый бит. Нәтиҗәдә, без беренчеләрдән булып бәрәңгене алып бетерәбез, аннары күршеләргә булышабыз, көлешәбез.
– Сабирулла бабай берәр уку йортын да тәмамлагандыр әле.
– Әйе, мәдрәсә тәмамлаган. Безнең өйдә гарәп телендә язылган китаплар бик күп иде. Бабам шуларны укый, бик дини иде. Биш вакыт намазын калдырмады. Соңгы елларда указлы мулла булып торды.
– Әтиегез дә шундый шаян холыклы идеме?
– Әтием – Искәндәр бабай кебек юаш, бик акыллы, күндәм. Сәламәтлеге дә мактанырлык түгел иде.Бабам бик көчле энергетикага ия иде.
– Әллә сезнен бабагыз турында язды микән Туфан абый?
– Юктыр, һәр татар авылында мондый бабайлар бар, милләтебез шуңа яши дә бит безнең. Ә Туфан абый халык белән аралашырга, халык арасында йөрергә ярата иде бит, мондый картларны күп күргәндер, мондый бабайлар турында күп ишеткәндер.
Спектакльләрен караганда, әсәрләрен укыганда, үз бабасын, үз якыннарын танып еларлык, һәр йөрәкне уятырлык, күңелләрне сискәндерерлек итеп иҗат итә алган Туфан абыйга халык күңелендә һәйкәл салынды инде. Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел.
Снежная сказка
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
Зимняя ночь. Как нарисовать зимний пейзаж гуашью