Минем бабам – Зиннур Низаметдин улы Низаметдинов. Ул 1911енче елның 24енче августында Алабуга районының Илмәт авылында дөньяга килгән. Әтисе бик яшьли үлеп киткәнлектән, аңа 14 яшь тулыр – тулмас ук тормыш йөген җигелеп тартырга туры килә. Гаиләдә иң олысы бабам, аннан соң тагын дүрт ир бала. Алар бик авыр чорда яшәгәннәр, үз тырышлыклары белән көн күргәннәр. Бабам сугышка кадәр Морт МТПсында бригадир булып эшләгән.
Вложение | Размер |
---|---|
gilmutdinova_insha_yazlarda_bit-_zhinu_byrme.docx | 15.83 КБ |
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “8 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Тема: “Язларда бит – Җиңү бәйрәме.”
Эшләде: 3А сыйныф укучысы Гильмутдинова Азалия
Алабуга, 2015 ел
Язларда бит – Җиңү бәйрәме.
(Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап)
Бөтен планета буйлап яз атлый. Яз бәйрәмнәргә бай ел фасылы. Әмма аларның иң олысы, иң кадерлесе – Җиңү бәйрәме. “Җиңү!” Миллионнар дүрт ел буена хыялында йөрткән һәм 1945енче елның 8енче маенда әйтелгән бу сүзне бүген һәркем кабатлый. Күп корбаннар, олы югалтулар хакына яуланган Җиңү ул! Дәһшәтле еллар бездән ерагайган саен, Җиңүнең кыйммәтле, тарихи даны тагын да арта бара.
Быел без Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Без, бүгенге яшь буын, сугыш турында бары тик китаплардан укып, кинофильмнардан күреп, ветераннар сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез. Шуңа күрә ветераннар белән очрашу, дошманга каршы йөзгә – йөз торып көрәшкән кешеләрнең истәлекләрен тыңлау күңелгә аеруча тәэсир итә, йөрәккә кереп кала. Еллар үткән саен каһарман ветераннарыбызның саны кимегәннән кими. Шулар арасында минем бабам да бар.
Минем бабам – Зиннур Низаметдин улы Низаметдинов. Ул 1911енче елның 24енче августында Алабуга районының Илмәт авылында дөньяга килгән. Әтисе бик яшьли үлеп киткәнлектән, аңа 14 яшь тулыр – тулмас ук тормыш йөген җигелеп тартырга туры килә. Гаиләдә иң олысы бабам, аннан соң тагын дүрт ир бала. Алар бик авыр чорда яшәгәннәр, үз тырышлыклары белән көн күргәннәр. Бабам сугышка кадәр Морт МТПсында бригадир булып эшләгән.
Зиннур бабайны Бөек Ватан сугышының башы белән үк алмыйлар әле, бронь белән калдыралар. Чөнки оста һәм уңган тракторчылар тылда да бик кирәк. Бабайның фронтка китәргә белдергән теләкләрен бер генә мәртәбә кире какмыйлар. Шулай да 1942нче елның июнендә аның үтенече канәгатьләндерелә. Ул Казандагы танкистлар курсына укырга кабул ителә.
Ниһаять, 1943енче елның февралендә аларның группасын Көнбатыш Белоруссия фронтына озаталар. Ул танкист – йөртүче була. Сугыш уты аша Белоруссия, Польша, Германия җирләрен кичә ул. Җиңүне Штейтен дигән немец шәһәрен алып каршылый. Хөкүмәт аның Ватан алдындагы хезмәтләрен югары бәяли: ул “Ватан сугышы” ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Аңа туган – үскән җирләренә 1946нчы елның башында гына әйләнеп кайтырга насыйп була.Тик менә аның өч энесе генә яу кырларында ятып кала. Ә менә иң кече туганы Мөхәммәтнур шулай да исән – имин абыйсы хозурына кайтып ирешә.
Сугыштан кайткач, бабам трактор бригадасын җитәкләүне дәвам итә. Аны Илмәт авылы советы Алабуга районына депутат итеп сайлый. Бабам 6 ел депутат була. Аннан соң Илмәт авылында 5 ел халык бригадиры булып эшли. Бабам бригадир булып эшләп кенә калмый, аны колхозда тимер – томыр, кирәк – яраклар ташучы итеп тә куялар. Әле лаеклы ялга чыккач та, дүрт ел эшләгән.
Бабам Сәкинә әбием белән бергәләп 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның җидесе хәзерге вакытта да исән – саулар. Бабамның һәм әбиемнең унтугыз оныгы һәм егерме бер оныкчыгы бар. Без Зиннур бабайны һәрвакытта яратып искә алабыз. Менә шундый булган минем кадерле бабам!
Без бүгенге көндә барыбыз да матур һәм бәхетле тормышта яшибез. Әйе, тормышыбыз хәвефсез, ныклы, ямьле. Без бәхетле! Шуңа күрә, мин барлык сугыш ветераннарына нык сәламәтлек һәм озын гомер телим.
Шушы чыгышымны Фатих Кәримнең “Ватаным өчен” шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Философские стихи Кристины Россетти
О путнике
Агния Барто. Сережа учит уроки
Воздух - музыкант
Колумбово яйцо