Марс Шабаев истәлегенә багышлана
Вложение | Размер |
---|---|
М.Шабаев истәлегенә | 28.34 КБ |
Казан шәһәренең Мәскәү районы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче номерлы татар гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Укучыларның “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” II нче региональ фәнни-гамәли конференциясе.
Җитәкчем, язарга юнәлеш бирүчем, татар теле укытучысы
Миләүшә Годәер кызы Камалова.
Марс бабай турында, иҗаты турында сөйләп булышучы
дәү әнием Роза Шабаева.
Сагынам бабаемны
Син -
Бер дөнья миңа.
Кайтаваз син:
Күңелемдә һаман чыңлыйсың:
Тотыйм дисәм -
Эреп югаласың...
Марс Шабаевның “Сине эзлим”
поэмасыннан.
Бәйрәм бүген! Бөек Җиңүгә 70 ел!
Илем бүген Бөек Ватан сугышында фашистларны Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. Халык шатлана, көлә, җырлый, бии. Сугыш ветераннарына хөрмәт һәм дан!
Бу бәйрәмдә мин Казанның Ирек мәйданында балалар хорында җырлап катнаштым. Музыка мәктәпләреннән җыелган бик күп укучылар “Май вальсы”н, дуслык, тынычлык турында җырладык, мин шуларның берсе идем. Бөтен бәйрәм шатлыгын бергә җыйган мәйдан бу! Республикабыз җитәкчеләре, күкрәкләре тулы орден-медальләр белән сугыш ветераннары: бабайлар, әбиләр... Тик нигәдер күзләрендә яшь. Шатлыктанмы? Әллә авыр сугыш кырларын искә алалармы?
Әнә, “Үлемсез полк” мәйданга керә. Халык ташкыны! Һәркем зурайтылган фото-рәсемнәр тотканнар: сугышта катнашкан, өйләренә әйләнеп кайта алмаган иң якын кешеләре бу фотоларда.
Мин дә Ленинград өчен көрәшкәндә үлеп калган дәү әнинең әтисе Сәлимов Харис, Мәскәүгә дошманнарны кертмәс өчен булган каты бәрелешләрдә Ржев тирәсендә һәлак булган Шабай бабайның әтисе Әһлетдин улы Садри Шабаевның фотоларын күтәреп чыгасым, халык арасында буласым килде.
Бу язмамны мин әнием Миләүшәнең әтисе Садри улы Марс Шабаев турында язарга уйлыйм. Эш бүлмәсендә эленеп торган ТУГРАсына карыйм да... – бик сагынам шул!..
Ул мине бик ярата иде, иркәли иде, җырлап, яки әкият сөйләп, я шигырь укып йоклата торган иде. Ул үзенең бүлмәсендә эшкә- язарга утырса, дәү әни мине икенче бүлмәгә алып чыга башлагач, Шабай бабай: «Нигә тиясең инде, уйнасын, миңа Наилә бүлмәмдә уйнаса, тынычрак. Әнә, ничек итеп курчагын йоклата», - дип, көлеп, үскәнемә ишарә ясап сөенә, шатлана торган булган.
Бервакыт дәү әни кухняда пәрәмәч пешергәндә миңа да камыр кисәге бирде. Шабай бабай кечкенә уклау тоттырып: “Әйдә , кызым, җәй инде камырыңны хәзер”, - ди. Камырым уклауга ябышканчы тәгәрткәнмен. Сораулы карашымны аңлап алды да Шабай бабай: “Хәзер уклавы белән бергә пешерергә табага сал инде”, - ди... Көлештек...
Шабай бабайның әтисе Садри бабай сугышка алынгач, Мари Ил урманнары эчендә урнашкан Суслонгер лагерына эләгә. Бу лагерьда җәһәннәм-мәхшәрен, газапларын күргән кешеләр арасында, азрак үзе дә ачлыктан интегеп, ябыгып кала. Шул корткычлык тиз фаш ителә. Солдатларны сугышка озаталар, шулар белән бергә Садри бабай да көрәш кырына барып керә.
Әтисез тормыш башлана. Шабай бабайның әнисе Хәмидә әби 4 баласы белән Кадрәк авылыннан (Садри бабай бу авыл мәктәбендә математика укыткан булган) Югары Тәкермән авылына үз әти-әнисе янына кайта. 12 кеше яши башлыйлар.
Шабай бабайны Хәмидә әбинең апасы Мөгаллимә Усай авылына үзенә алып китә. Марс бабай шунда укырга керә, 4 классны бетерә.
Ул әбисенә булыша торган булган. Мәсәлән, көтүдән сыер кайтмый калса, эзләп алып кайта икән. Берсендә сыерны тапканчы караңгы каба, курка.Сыер табылгач, иптәш итеп, аның койрыгына тотынып, бергә өйгә кайттык, дип, әкият кебек мине көлдерә-көлдерә сөйләгән иде.
Китап укырга бик яраткан ул. Мөгаллимә апа эштән кайтканчы, курыкмас өчен өстәлгә утырып, җиделе лампа яктысы астында китап укый торган булган.
Тагын бер вакыйга: мөгаллимә апага шәл бәйләргә мамыгы ярар дип, кырдан үлгән куянны күтәреп кайткан. Мамыгын йолкып, иске оек балтырына тутырып куйган. Мөгаллимә апа ачуланмаган. Кочаклап алып, күз яшьләрен яшереп, рәхмәт әйткән, булышчым, дип сөйгән. Соңыннан гына бу мамыкның шәл бәйләргә ярамаганын, яраксыз икәнен аңлаткан.
Тагын бер вакыйганы язмыйча булмый.
Шушы Усай мәктәбенә немец теле укытырга бер кешене китергәннәр. Ә ул, чыннан да немец, коммунист булган. Фашистлар улын асып үтергәннән соң, Советлар иленә качып чыккан икән. Аны Җирән Конрад дип йөргәннәр. Балаларга аңлатсалар да, барыбер дошман күргәннәр, дәресенә йөрмәгәннәр, хәтта үтерергә җыенганнар.
Сугыш беткәч, Җирән Конрад әллә сөенеп, әллә көенеп елагач та, балалар аны кызганмаганнар.
Вакытлар үтеп, эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, уңайсызлану сизә Шабай бабай, каберенә бара. Соңрак “Җирән Конрад” поэмасын яза һәм болай ди:
.. . . . . . . . . .
Аңламадык.
Дөресе,
Соң аңладык...
Ах,
Кайтып булса иде үткәннәргә!
Кайтып булса,
Барыбыз исеменнән
Гафу үтенер идем мин аннан.
............................................
............................................
Менә шуңа бүген
Конрад каберенә килдем мин.
. . . .. . . . . . . .
..............................
Менә кабер ташы.
Һәм ул таштан
Карап тора миңа бер язма:
“Конрад – камрад.
Ер вар айн гутер манн,
Вайль ер цу унс гекоммен ист”.
Бу – немецчә.
Һәм татарча язу:
“Укытучы,
Немец,
Коммунист!»
Сугыш беткәч, Марс бабай Югары Тәкермәнгә әнисе янына кайта. Алты-җиде чакрым ераклыктагы Хуҗәмәт урта мәктәбенә күрше малае Нәкыйп белән бергә йөри. Яз көне, , карлар эрегәч, боларның юлында кар суы шактый киңәеп, юлны бүлгән. Нишләргә? Ике дә уйлап тормастан, дуслар: “Комсомоллар җиңмәгән кыенлыклар юк!” – дип суга сучинкәләре ( калош кигезелгән юка киез итек) белән кереп киткәннәр. Итек тулы салкын суны түгеп, юеш аяк киеме белән юлларын дәвам иткәннәр...
Әнисенең әтисе Усман бабай белән урманга зелпе тамырына йөрүләрен дә елап тыңларлык итеп сөйләгән ул.
Сугыш беткәч, Хәмидә әби балаларын ияртеп Минзәләгә күчеп китә.
Садри бабай сугышка киткәндә дә, хатларында да балалары өчен борчылып, сагынып: “Хәмидә, балаларны укытырга тырыш”, - дип язган сүзләрен тормышка ашыра ул. Олы кызы Тәкыя укытучы булып, укыта башлый, Марс бабай җиденче сыйныфны Минзәлә мәктәбендә тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Күп китап укый, иҗат белән шөгыльләнә башлый, шигырьләре газеталарда басыла.
1953-1958 нче елларда Казан педагогия институтында укый. Өлкән язучылар Шәрәф Мөдәррис, Нәби Дәүли, Зәки Нурилар җитәкләгән әдәби түгәрәкләргә башка яшь язучылар белән бергә йөри. Фикер алышуларда, бәхәсләрдә, конференцияләрдә катнаша, чыгышлар ясый,
Институтны тәмамлагач, төрле җаваплы эшләрдә эшли, иҗат итә, ел саен китаплар чыгара. Танылган язучы булуга ирешә.
1976нчы елда Шабай бабай Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була.
1984нче елда Татарстанның атказанган культура работнигы (хезмәткәре) дигән мактаулы исемне бирәләр.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге “2001нче ел китабы” конкурсында икенче урынны алган “Гөрләвек” исемле балалар китабы авторы Марс Шабаевны II нче дәрәҗә диплом белән бүләклиләр.
Еллар үтә. Шабай бабай үзе дә яшь язучыларга ярдәм кулы суза, киңәшләр бирә: (Фәнис Яруллин, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Марсель Галиев, Әхмәт Рәшит, Рамай Хисмәтуллин, һ.б.) Бу турыда рус телендә интернетта да язып чыкканнар, яшьләр наставнигы дигәннәр.
Бу язучылар үзләренең китапларын Шабай бабайга бүләк иткәндә рәхмәтләрен язып белдергәннәр. Остазыма, укытучыма, шәфкатьле кешегә һәм башка теләкләрен күңелне җилкендерерлек итеп язып куйганнар. Ул китаплар бик күп иде. Дәү әни аларны архивка тапшырды.
Идел яры буйларында дуслары, дачадагы күрше язучылар белән, гаиләсе белән ял итәргә ярата Шабай бабай. “Казанка-3М” көймәсен сатып ала. Ул балыкчы да иде бит әле.
2007нче елда миңа әле 4,5 яшь кенә була.Хәтерлим, мине дә балык тотарга өйрәткән иде, су буена алып төшә иде Шабай бабай. Тирестән суалчан эзләгәндә дә мин аның янында булыша идем. Бервакыт мин зур суалчанны алдым да әнигә күрсәтергә киттем. Ә ул зур кеше, әллә куркып, әллә чирканып йөгерде генә. “Курыкмыйлар, дәү әниең белән Миләүшә шаяралар гына”, - дип мине юатты бабай.
Бер көнне су буенда кечкенә баканы тотып, әнигә күрсәтергә, мактанырга йөгердем. Ә ул тагын миңа: “Бар, суга җибәр”. – ди. Мин дәү әнинең киеп килгән калошы эченә су тутырдым да баканы йөздердем...
Дачада шулай җәйне уздыра идек без.Күңелле иде!
Марс бабай 2008 нче елның февралендә үлгән. Миңа әйтмәделәр, күрсәтмәделәр. Еллар үтә торды, мин үсә төштем. Олыларның сөйләшүеннән аның юкка чыгуын аңладым. Бер кичне дачада дәү әни миңа тулы айны, йолдызларны күрсәтеп: “Кайсы йолдыздан безгә Шабай бабай карап тора икән?” - диде.Шуннан соң мин һәрвакыт йолдызларны күзәтә башладым. Аларга карап:
Шабай бабай, син кая,
Айга мендеңме әллә?
Сине сагынып, юксынып,
Айга, йолдызларга карыйм.
Күренмисең,
Син кая??? -
дип кычкырганнарым хәтеремдә.
Ә хәзер дача ятим, Шабай бабай юк. Без аңардан башка гына...
Урыны җәннәттә булсын... Амин!
Соңгы елларда ул тәрҗемә белән шөгыльләнгән. Рус теленнән Америка гуманисты Уолт Уитменның “Үлән яфраклары”н, Евгений Евтушенконың “Казан университеты”, “Әни һәм нейтрон бомба” поэмаларын, Мәскәүдә яшәп, русча язучы Рауль Мирхәйдәровның 3 романын, 2 хикәясен тәрҗемә иткән. Чегән әкиятләрен, казакъ, үзбәк, әзербәйҗан, удмурт, чуваш һ.б. халыкларның шигырьләрен, күп мәкаләләрне тәрҗемә иткән.
Үзе күп кенә мәкаләләр язган. Аның турында, иҗаты турында галимнәр, каләмдәшләренең мәкаләләре күп, чыгышларында да искә алганнар.
2013нче елның ноябрендә Садри улы Марс Шабаевның Язучыларның Г.Тукай исемендәге клубында тууына 80 ел уңаеннан искә алу кичәсе узды. Мин дә кичәдә Шабай бабаемның “Салават күпере” дигән шигырен сәхнәдән аны зурлап килгән китап укучыларга, каләмдәшләренә, зал тулы халыкка сөйләдем.
2015 нче ел.
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Фильм "Золушка"
"Портрет". Н.В. Гоголь
Акварель + трафарет = ?