Бу хикәя укытучыларга багышлана. Яхшы укытучы укучыларының белемле, акыллы, тәрбияле булуы өчен бөтен тырышлыгын куя. Укучының үз- үзен тотышындагы кечкенә генә үзгәрешләр дә аның игтибарыннан читтә калмый. Баланың шәхесен кимсетмичә ялгышларын аңларга, дөрес юлны табарга ярдәм итә. Мәктәптә алган белемнәр генә түгел, ә укытучыларның вакытында биргән акыллы киңәшләре тормышта бик зур ярдәмче, терәк.
Вложение | Размер |
---|---|
Рассказ. | 21.29 КБ |
(хикәя)
Сигезенче сыйныф укучысы Зөлфия мәктәпне гел яхшы билгеләргә генә тәмамлар мөгаен, чөнки ул классташлары арасында иң үрнәк, алдынгы укучы. Әнә, ишектән килеп керүе генә булды, иптәшләре үзен әйләндереп үк алдылар. Яудыралар гына сорауларын... “Синең алгебрадан икенче эшең ничек килеп чыкты,”, “Татар теленнән барлык сүзләрне дә кулланып яза алдыңмы иншаны,” һәм башкалар, фәлән-фәсмәтән... Җавап кына биреп өлгер!
Җиткән, гел миңа гына баш эшләтергә димәгән, бүген дәресләрдә ял итәчәкмен, бер көн укытучыны тыңламый утырганнан әллә ни булмас, дигән карарга килде Зөлфия. Аңламаса, кайткач, үзлектән укып, асылына төшенер әле. Янәсе, укытучы да китаптагы кагыйдәләргә таянып кына аңлата ич инде аларга дәресне!.. Әйе, Зөлфия бик нык ялгыша иде...
Дәресләр Зөлфия өчен бик күңелле үтте бүген, җаны ни теләде – шуны эшләде, әллә ниләр турында хыялланып утырды. Дөресен генә әйткәндә, үзенә үзе ял оештырды ул бүген. Беренче дәрес алгебра иде. Ул 9 нчы класс кызы Алсу биргән “Истәлек дәфтәре” н тутырып утырды. Укытучы апа берни сизмәде дә ахры, дәрес буе яңа тема аңлатуы белән мәшгуль булды. Рус телендә әллә ни ял итеп булмады – диктант яздылар. Хезмәт, физик культура дәресләрендә баш эшләтергә туры килмәде. Шулай да укып була икән бит, дигән фикергә килде кыз һәм үзенең әлеге “ачыш”ына сокланып, горур атлап өенә кайтып китте. Өйдәгеләр Зөлфиянең кәефе әйбәт булуын чираттагы “5”ле билгесе алу белән бәйләделәр, кызларының шундый ялгышлык кылуын белмәделәр.
Зөлфия бер көнне өйгә кәефсез кайтты. Беркем белән дә исәнләшмәде, гадәттәгечә елмаюы да йөзеннән качкан иде. Әнисе ашарга чакырды – чыкмады. Әлфия апа кызының бу халәтен ишектән кереп, бер күтәрелеп карауга ук сизгән иде инде. “Кызым, ни булды сиңа, – дип эндәште Әлфия ханым. “Юк, әнием, берни дә булмады, аппетитым качкан бүген каядыр”, - дип җавап кайтарды кыз. Әнисе:“Аппетит болай гына качмый ул, сөйлә әниеңә барысын да, бәлки, булыша алырмын,” – дигәч, Зөлфия сөйләми булдыра алмады. Ул бүген алгебрадан “2”ле билгесе алып кайткан иде. Аның ни өчендер үзенә түгел, ә укытучысына ачуы килә иде. “Әни, ничек инде гел яхшы билгеләргә генә укучыга начар билге куеп була! Мин Лилия Әмировнага үпкәләдем, башка укучыларга караганда өстенрәк күрергә тиештер инде ул мине, бүтән бернинди олимпиадаларга да бармыйм! Мәктәп данын яклап йөргән булам бит әле тагын”, - дип ярсынды кыз.
Әлфия апа кызының ялгышуын аңлады һәм тиз арада газиз баласын әлеге хаталы фикерләрдән арындырырга тырышты. “Кызым, нишләвең бу, алай ярыймы инде, синең начар билге алуыңда укытучының гаебе бармы икән? Бәлки, син ул аңлатканда тыңламыйча утыргансыңдыр, исеңә төшер әле. Бигрәк яратып өйрәнә идең бит ул фәнне, укытучысын да ярата идең.” Зөлфия үзенең ярсуы басылуын сизә башлады, чыннан да, үзенә “лаеклы ял” үткәргән көнне Лилия Әмировна аларга нәкъ шул теманы аңлаткан иде бит.Ә ул, кайткач укып, бу темага үзе төшенергә уйлаган иде. Тик өйдә берничә кабат укыса да, нечкәлекләренә төшенеп бетә алмады. Ярар, кирәге чыкмас та, бәлки, дип, бу турыда онытты. Ә Лилия Әмировна бүген шушы темага үзлектән эш эшләтте. Зөлфия әнисенә боларның барысын да сөйләп бирде.
Ана кеше баласын бүлдермичә тыңлады һәм үзенең киңәшләрен бирергә булды. “Кызым, син хәзер үзеңнең ялгышыңны аңладың булса кирәк. Укытучыга үпкәләү – зур хата булыр, ул сиңа начар билге куеп бик дөрес эшләгән. Әгәр сине өстен күреп, билгеңне тиешлесеннән арттырып куйган булса, син хатаңны аңламый да калыр идең. Чын укытучы барлык укучыларга да бертигез карый, кемнең кайсы өлкәне аңлап бетермәвен дә сизә. Ул бары тик сине шул рәвешле сынап кына караган. Иртәгә үк укытучыңнан гафу үтен һәм әлеге теманы яңадан аңлатуын сора, кызым. Укытучылар – иң галим кешеләр, дип юкка гына җырлар да язмаганнар!”
Зөлфия әнисе белән тулысынча килешеп, иртән, Лилия Әмировнадан ничегрәк гафу үтенергә икәнлеген уйлый-уйлый, мәктәбенә ашкынды. Дәрес башланырга тагын 20 минутлап вакыт калган иде әле. Менә коридорда һәрвакыттагыча тыйнак һәм пөхтә итеп киенгән, уйчан йөзле Лилия Әмировна күренде. Ул, әйтерсең лә, һәр адымын үлчәп, уйлап атлый. Шундый салмак кына, барысы белән дә ихлас күңелдән елмаеп исәнләшеп килә... Зөлфиянең йөзенә кызыллык йөгерде, аңа үзе өчен бик оят иде. Ничек ул шундый кешенең дәресен тыңламыйча утыра алган да, ничек итеп шундый кешегә үпкә белдерә алган!
Менә Лилия Әмировна Зөлфия янына килеп җитте. Кызның үзен көтүен күзләреннән укып өлгергән иде инде ул. “Зөлфия, син мине көтәсең, бугай, “ – диде ул йомшак кына. Зөлфия каушап калды һәм: “Ә, әйе, сезне көтәм, вакытыгыз бармы,” – диде. Лилия Әмировна ризалыгын белдереп баш какты һәм укучысын үз кабинетына өндәде.
“Йә, ни йомыш, Садыйкова,” – диде ул кырысрак булырга тырышкандай. “Лилия Әмировна, зинһар өчен, мине гафу итегез! Мин сезнең фәннән “2”ле алырга тиеш түгел идем. Бер көнне сезнең ни аңлатканыгызны тыңламыйча утырдым, шуның бәласе бу!” – диде Зөлфия көч-хәл белән.
Укытучы:” Эх Зөлфия, әлбәттә гафу итәм. Мин синең ул дәрестә бөтенләй икенче нәрсә белән шөгыльләнеп утыруыңны бик тиз сиздем. Күзләрең тактада булса да, уйларың белән син еракта идең. Ләкин минем фәнемне беркемгә дә көчләп укытасым килми. Укучылар белем алырга теләп укыганда гына рәхәт бит укытуы. Шуңа күрә, мин бернинди кисәтү дә ясамадым. Үз хатагызны үзегез аңлагансыз икән, мин бик шат! Теләсәң, дәресләрдән соң калып, бу теманың нечкәлекләрен аңлатып бирә алам,”
Зөлфия шатланып риза булды. Югыйсә, бу тема әллә ни кыен да түгел икән! Китаптан да шуны ук укыды, ләкин аңламады бит Зөлфия! Күрәсең, укытучы булып туарга кирәктер! Аңлата белү сәләте теләсә кемгә бирелми икән шул! Бик зур рәхмәт сезгә, укытучым!
Бу вакыйгаларга инде берничә дистә еллар үтте. Ә хәтердә әле һаман бүгенгедәй сакланган икән... Зөлфиянең дә кызы бүген яраткан фәненнән “койрык” алып кайткан. Үзе зирәк бала да кебек! Ләкин ул кызына ничек ярдәм итәргә кирәк икәнен белә иде! Рәхмәт, рәхмәт сезгә, укытучым! Мине генә түгел, баламны да тәрбияләргә ярдәм итәсез бит!!!
Әтнәшева Рузанна , Татарстан Республикасы,Түбән Кама шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле сыйныфлары булган 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы
Кактусы из сада камней
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Хрюк на ёлке
Проказы старухи-зимы
Ералаш