Борын-борын заманда яшәгән ди бер Торна исемле кош. Үзе кечкенә генә, аяклары да бик кыска, томшыгы да бик бәләкәй булган ди. Шулай булса да үзе мактанырга бик яраткан. Көннәрдән бер көнне, иптәшләрен җыеп мактанырга тотынган Торна :
- Менә, карагыз, бүрәнә ярыгыннан тәмле-тәмле, озын-озын кортларны ничек җиңел генә итеп чукып-чукып алачакмын, - дигән ул.
Барлык кошлар Торнаның осталыгына исләре китеп карап торганнар.
Бер чукыган Торна, ике чукыган, өченчесендә томшыгы бүрәнә ярыгына кысылып калган. Иптәшләре куркып, аны коткару өчен тырыша башлаганнар. Берсе бер аягыннан, икенчеләре икенче аягыннан тартканнар. Бик озак вакыт тырышканнан сон Торнаны тартып та чыгарганнар. Тартып чыгаргач, карасалар, аяклары һәм томшыгы башка кошларныкына караганда бик күпкә озынайган икән.
Шул көннән башлап Торна озын томшыклы, озын аяклы булып калган ди.
Вложение | Размер |
---|---|
masnaviev_r.kiyat_maktanchyk_torna.docx | 53.12 КБ |
Мактанчык Торна
Борын-борын заманда яшәгән ди бер Торна исемле кош. Үзе кечкенә генә, аяклары да бик кыска, томшыгы да бик бәләкәй булган ди. Шулай булса да үзе мактанырга бик яраткан. Көннәрдән бер көнне, иптәшләрен җыеп мактанырга тотынган Торна :
- Менә, карагыз, бүрәнә ярыгыннан тәмле-тәмле, озын-озын кортларны ничек җиңел генә итеп чукып-чукып алачакмын, - дигән ул.
Барлык кошлар Торнаның осталыгына исләре китеп карап торганнар.
Бер чукыган Торна, ике чукыган, өченчесендә томшыгы бүрәнә ярыгына кысылып калган. Иптәшләре куркып, аны коткару өчен тырыша башлаганнар. Берсе бер аягыннан, икенчеләре икенче аягыннан тартканнар. Бик озак вакыт тырышканнан сон Торнаны тартып та чыгарганнар. Тартып чыгаргач, карасалар, аяклары һәм томшыгы башка кошларныкына караганда бик күпкә озынайган икән.
Шул көннән башлап Торна озын томшыклы, озын аяклы булып калган ди.
Алабуга шәһәре 8 нче урта мәктәбенең 2а сыйныфы укучысы Маснавиев Радикның иҗади эше.
.
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Что есть на свете красота?
Иван Васильевич меняет профессию
Астрономический календарь. Апрель, 2019