Сочинение.Место подвига-Афганистан.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.mesto_podviga-afganistan.docx | 16.87 КБ |
“Батырлык урыны – Әфганстан” республика балалар иҗат конкурсының муниципаль этабында катнашып 7 класс укучысы Хасанова Диана, Хузина Гөлнара Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Соңлап килгән бәхет.
Урамда көз. Сагыш ялкыны бөтен йөрәкне телә. Әйтерсең яфраклар да синең сагышыңны тоеп бермәлгә тынып калган төсле, очып - очып урыйлар да әкрен генә жиргә коелалар. Эх мәңге бетмәс, онытылмас яра шул йөрәгендә. Белә микән күпме әрнү, яра калдырып киткәнен бу сугыш дигәннәре. Әнә ул хәзер үзен бер кирәксез җан итеп тоя. Күзләрендә бер өмет чаткысы да юк... Хәер, балачагы бик матур үткән иде дә соң: уеннар уйнавы, әтисе белән бергә балыкка йөрүләре, әнкәсе белән җиләк җыюлары... Мәктәпне дә яхшы гына тәмамлады. Аннан өч ел үткәч Әфган сугышы дигән яман афәт җир йөзен каплап алды, аны да шул кайгы эченә урады. Күпме күз яшьләре, әрнү, сагыш. Аналарның йөрәк авазы, балалары өчен борчылып озатып калулары. Барсы да күз ачып йомган арада булды. Аны да озаттылар. Коточкыч төш кебек. Искә төшерүләре генә дә төзәлеп бетмәгән яраларны яңадан кузгата... Больницада уянды ул. Ә инде үзенең гомерлеккә гарип каласын белгәч, бөтенләй хуштан язды. Бөтен гомере челпәрәмә килгәндәй булды. Ә тормыш хыяллары, мәхәббәте шулай бер мизгел эчендә юкка чыгармы? Кемгә кирәге бар аның шушы коляскада? “Я Раббым, ни өчен?”- дип ачыргаланып кычкырды анын җаны. Тик җавабын гына таба алмады.
Инде ул вакыйгалардан соң да күпме вакыт узган. Менә ул бүген, шул сары яфракларның акрын гына очып җиргә кунуын күзәтә. Уйлар дөньясына чума. Алсуының аны ташлап киткәненә инде унбиш ел вакыт үткән. Өзелеп ярата иде ул аны. Коляскага утырганнан бирле күргәне дә юк үзен. Яратуы да юкка чыкмады. Үпкәләмәде дә ул аңа, рәнҗемәде дә. Үзе куып җибәрде бит яныннан. Илназ үзе куды. “Яратмыйм, кит, ничек яшәрсең минем белән, мине җәлләп гомерең үтеп китәрме? Син үз ярыңны очратырсың”- дип куды. Яратсада куды. Мин сине яратмыйм дигән булды. Менә шуннан соң юллары аерылды да инде. Аны сагынып яшәде ул. Япа - ялгызы яшәде...
Ә бүген ул бераз уйлардан арынырмын дип паркка чыкты. Әйе, монда рәхәт. Кешеләрне күзәтәсең, табигате дә искиткеч. Сагышлары да онытылгандай була. Ләкин күңеле аның бүген ниндидер могҗизага тап булыр кебек. Ашкынды, ярсыды. Бәлки...
- Чү, Илназ син түгелме соң бу?! Яраббым син ич. Мин сине шундый сагындым. Күпме эзләдем сине... Һаманда яратам бит мин сине Илназ. Илназ бермәлгә аптырап калды. Алсуы ич каршысында, Алсуы басып тора. Гомерлек мәхәббәте.
- Күпме көттем сине җаным минем. Яратам сине, Алсуым минем. Гафу ит мине.
- Нинди гафу ди. Син ул мине гафу ит. Хәзер инде без беркайчан да аерылмабыз, бәгърем.
- Ә-ә...мин...мин бит гарип. Минем белән калсаң үкенмәссеңме?
- Нинди үкенү??? Мин бер әйбергә генә үкенәм, ник сине алданрак очратмадым икән. Бу кадәр үк үкенечле булмас иде. һәр көн саен сине уйлап, сине сагынып яшәдем бит мин Илназ!
Көзнең алтын мизгелендә янә кавыштылар алар. Ике йөрәк бербөтен булып тибәр. Мәхәббәтләре изге ич аларның! Илназ инде хәзер аның кадәр үк үрсәләнми. Явыз сугыш эчендә калган аяклары өчен алай ук бетеренми. Чөнки күңелендә яңа өмет туды. Яшәүгә көче артты. Алсуы янәшәсендә булса, барсын да жиңәрләр алар. Ә тормышлары, кечкенә Алияне балалар йортыннан алгач тагын да түгәрәкләнеп киткән кебек булды. Әйе, алар өчесе дә бик бәхетле хәзер. Бәхетле! Яңа тормыш. Яңа үрләр көтә әле аларны. Врачлар да хәлең алай ук өметсез түгел диделәр. Операция уңышлы чыкса, тотынып булсада йөри алачаксың диделәр. Әйе, бәхетле алар бүген! Кемдер бәхетне байлыкта тапса, кемдер гаилә учагында. Бер-береңә ышану, ярату таба шул...
Рисуем домики зимой
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Загадка Бабы-Яги
Почему Уран и Нептун разного цвета