«Туган як җырчысы – Фәүзия Мөхәммәтова” темасына язылган тезиста якташыбыз, шагыйрә, күп кенә популяр җырлар авторы, шигырь һәм бәетләр иҗат итүче Фәүзия Мөхәммәтова турында материал бирелә, күпкырлы иҗатына күзәтү ясала.
Вложение | Размер |
---|---|
tezis.docx | 16.97 КБ |
Безнең Нурлат җире күренекле кешеләргә бай. Татар театр сәнгатенә нигез салуга күп көч куйган Г.Кариев, татар халкының тарихын өйрәнүче күренекле галим С.Алишев, язучы-галим К.Фәсәхов, галимнәр бертуган Галиуллиннар, археология фәннәре докторы, академик А.Халиковның тәрҗемәи хәлендә дә Нурлат төбәге искә алына. Атаклы шәхесләр Г. Утыз – Имәни, Г.Кандалый, Н.Думавилар да Норлат төбәгендәге Кизләү мәдрәсәсендә укыганнар. Якташ язучыларыбыз Г.Сәгыйров, И.Диндаров, С.Хәйруллина, Р.Мәсләхова, М.Усманова, автор - башкаручы Р.Мифтахов һәм башкалар республикада таныш исемнәр. Һәм, менә, тагын шундый исем – Фәүзия Мөхәммәтова. Ул – Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә популяр җырлар авторы,шигырь hәм бәетләр язучы җирле шагыйрәбез. Бик тә сабыр, тыйнак ханым. Күңеле кешеләргә шифа – ярдәм, җылы бөркү, кайнар хис һәм яктылык белән тулы. Алар чишмә кебек ургып ак кәгазьгә ята. Фәүзия апа шул хисләреннән шигъри сәйлән тезә, тәкыяләр үрә.
Фәүзия Мөхәммәтова – шигъри җанлы шәфкать туташы. 1952 нче елны Нурлат районы Якты Күл авылында туган, хәзерге вакытта шул ук районның Югары Норлат авылында яши. Гомер буе шәфкать туташы булып, кешеләргә армый – талмый ярдәм кулы сузган , изгелек кенә кылган әүлиядәй ханым. Өч бала анасы. Эчкерсез, риясыз җан. Авылдашларын, якташларын дару белән генә түгел, шигырьләре, җырлары, бәетләре белән дә дәвалый. Аның шигъри геройлары Нурлат төбәгенең бизәге булырлык мәшһүр кешеләре дә, гади якыннары да, гыйбрәтле тормыш юлы үтүчеләр дә, көтмәгәндә фаҗигале язмышка юлыгып, якты дөньядан мәңгелеккә китүчеләр дә, гыйшык утында янган “Мәҗнүн” нәр һәм “Ләйлә”ләр дә...
Гади генә авыл баласымын,
Гади генә шәфкать туташы.
Күңел кылларымны моңлы иткән
Авыл һавасының шифасы. “Үзем турында”
Җиде китап авторы да әле ул Фәүзия Мөхәммәтова. Дөрестән дә, шигырь язу бер эш, ә аны китап итеп туплап чыгару әллә ничә этаптан торган катлаулы хезмәт. Әле бит аның финанс ягы да бар. Беренче китабы(2000 елда чыккан) “Сиңа дигән җырым” һәм менә җиденчесе (2012 ел) “Яшәү кыйбласы” Рухият фонды ярдәме белән дөнья күрде. “Өлешемә тигән көмеш”, “Мәхәббәткә мәдхия”, “Кояшлы көз”, “Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт” шигырләр һәм җырлар җыентыгы, туган авылы тарихын чагылдырган “Якты Күлем” китабы һәм балалар өчен язылган “Изгеләр чишмәсе турында кыйсса” - барысы да “Идел-Пресс” нәшриятында басылган.
Фәүзия ханымның шигырьләре лирик хисләргә бай. Ул - лирик хисләр җырчысы. Аның шигырьләре көйгә салынганчы ук җырлап торалар. Якташыбыз Ф.Мөхәммәтованың шигырьләренә җирле композиторыбыз көй язып, матур җырлар туа. “Нурлатым, әй Нурлат” шигыренә язылган җыры шәһәр гимнына әверелде. “Чияләр” шигыренә Р.Мифтахов иҗат иткән җыр Татарстанның танылган җырчысы Габделфәт Сафин башкаруында зур сәхнәләрдән төшми, җырлана. Ф.Мөхәммәтованың шундый җырлары бик күп. Иҗат иткән җырларның күбесен танылган җырчылар башкара һәм ул җырларны инде Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән чит төбәкләрдә дә бик яратып тыңлыйлар. “Галиҗәнап Нурлат икмәге”, “Шәфкать туташы”, “Ут янып тора миләш”, “Якты Күлем”, “Өмет”, “Мәхәббәт турында” һ.б. җырлары авторга иҗат дөньясында зур популярлык китерде.
Фәүзия апаның иҗаты күпкырлы. Анда табигатьтәге үзгәрешләр дә, туган тел, туган нигез, дуслык, мәхәббәт темалары да урын алган. Мәхәббәт, яшьлек, ярату хисе белән тулы, һәр җанны чистарта, яктырта алырлык шигырьләрне дулкынланмый уку мөмкин түгел.
Ф.Мөхәммәтова укучылар белән очрашуларда катнашып, яңа талантлар ача, үзенең киңәшләрен бирә. Без Фәүзия апаның иҗатына багышлап, “Бер очрашу үзе бер гомер” дип исемләнгән кичә оештырдык. Чарада укучылар бик теләп катнашты. Фәүзия Мөхәммәтованың мәхәббәт, туган як, әниләр темасына язылган шигырьләрен яттан сөйләүчеләр белән бергә үзләре иҗат иткән шигырьләрен укучылар да булуы Фәүзия апаны бик куандырды. Укучылар Фәүзия Мөхәммәтовадан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ишеттеләр. Җор сүзле, сөйкемле шагыйрәбез яңа җыентыкта урын алган шигырьләрен, җанга якын шигъри сүзләр белән йөрәккә үтәрлек итеп әйтеп бирде. Бәйрәмебезгә ямь өстәп, Фәүзия Мөхәммәтова сүзләренә иҗат ителгән җырларны якташыбыз, “Зүзәй утлары” ансамбле солисткасы, җырчы Зөһрә Зарифуллина башкарды. Ә укучылар исә бу җырларга презентация һәм клиплар әзерләгән иде. Кичәбезнең кунагы Фәүзия Мөхәммәтова техникум китапханәсенә үзенең шигырь җыентыкларын бүләк итте. Шулай ук каләм тибрәтүче укучыларга үз киңәшләрен бирде. Кичәдән соң якташыбыз турында фәнни – тикшеренү эшен язуга керештек. Максатыбыз: Ф.Мөхәммәтованың тормыш юлын өйрәнү, иҗатына күзәтү ясау, шигырьләр җыентыкларын укып, шигырьләрен анализлау. Эзләнү - тикшерү алымнары: интервью, анкета тутыру, әдәби әсәрләрне өйрәнү, фотосурәтләр туплау, презентация ясау. Районыбызның йөзе - ул аның талантлары. Якташыбыз Фәүзия Мөхәммәтова – милләт күрке. Аның шигъри канатлары ныгый, офыклары да , хисләре дә киңәя Без үзебезнең якташыбызны татар шигъриятенең үзәк мәйданында күрергә телибез.
Кулланылган әдәбият:
1. Мөхәммәтова Фәүзия. Кояшлы көз.- Яр Чаллы : 2004.-182 б.
Басня "Две подруги"
Два Мороза
3 загадки Солнечной системы
Прекрасная арфа
Свинья под дубом