"Туган ягым - минем горурлыгым" дигән темага инша.
Вложение | Размер |
---|---|
insha.docx | 19.42 КБ |
Министерство образования Республики Башкортостан
Республиканский конкурс сочинений, посвященный Дню Республики и Году литературы “Пою мою республику”
Моя Родина - моя гордость
(на татарском языке)
Работа: Мухаметвалиева Азамата, ученика 7 класса основной общеобразовательной школы с. Старые Сулли - филиала муниципального общеобразовательного казенного учреждения средняя общеобразовательная школа с. Усман -Ташлы муниципального района Ермекеевский район Республики Башкортостан
Руководитель: Г.З. Хуснутдинова |
2015 год
Инша.
Туган ягым – минем горурлыгым.
Автобус әкрен генә тукталыштан кузгалып китте. Юлчылар, бераз дулкынланып, шаулашып алдылар да, күзләрен алга төбәп, тынып калдылар. Шул тынлыктан файдаланыпмы, юлчыларның күңелен күтәрергә теләпме, шофер магнитофонын ачып җибәрде. Күңелгә якын, таныш моң автобус эчен чолгап алды. “Тукта, бу безнең Венер абыйның җыры түгелме соң?”
“Юрүзән, Юрүзән.
Күпне күргән, күпне кичергән.
Анда данлы батыр Салават та
Акбуз атын төшереп эчергән...”
Юлчылар, тын да алмый, җырны тыңлый. Минем күңелемне шатлык тойгысы биләп алды: Венер абыйның җырын бик яраталар икән! Шушы шатлыгымны янәшәмдә утырган апа белән дә уртаклашасым килде:
Күрше апаның кызыксынуы мине дәртләндереп җибәрде. Мин, сөенә-сөенә, Венер абый, үзебезнең төбәк турында сөйли башладым.
Венер абый Мөхәмәдиев Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан Ярмәкәй районы Иске Сүлле авылыннан. Үзешчән композитор, җырчы һәм баянчы Венер абый Мәхәмәдиевны Иске Сүлледә генә түгел, Башкортстанның башка районнарында да беләләр.
Авылымның челтерәп аккан чишмәләренең моңын ерак Себер якларына алып китеп, Венер абый Нефтеюганск шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Аның җыр канатларында туган як моңы.
Әйе, аның туган ягы – минем туган ягым. Ә безнең туган ягыбыз – гүзәлләрдән гүзәл, газизләрдән – газиз Башкортстан. Күренекле шагыйрәбез язганча:
“Сорасалар читтә, син кайдан, дип,
Горур гына карап торам да,
Ирәеп тә, берчә кинәнеп тә,
Башкортстаннан дим, Уралдан!” –
дип, горурланып әйтә алам мин.
Һәр кеше, минемчә, үз туган иле белән горурлана, аңа карата олы мәхәббәт тойгысы белән яши. Ә туган ил – син туган йорттан, яшәгән авылдан башлана. Әйткәнемчә, минем туган авылым Иске Сүлле авылы. Авылыбызны һәрьяктан катнаш урманнар, калкулыклар уратып алган.
Безнең авыл җәй көне бигрәк тә матур була. Хәер, сезнең авыл да шулайдыр инде. Әллә су буенда утырганга, әллә урманнар, таллар күп булганга, җәй булдымы – тирә-якны хуш ис каплап ала. Кайда карама – аллы-гөлле кыр чәчәкләре, кайда басма – ямь-яшел юрган кебек чирәмлек. Ә җимешләрдән ни теләсәң, шул бар. Карлыган, бөрлегән, чия, шомырт, балан, алма – барысы да бар.
Ә сандугач, тургай, бытбылдык, тартай тавышлары – башыңны тәрәзә төбенә куй да, төне буе тыңлап ят. Берсе өзелеп-өзелеп чутылдый, икенчесе бытбылдый, өченчесе тартылдый. Һәрберсе үзенчә сайрыйлар алар. Яратам мин кошлар сайравын!
Ә кыш башланганда авылыбызның муллыгын күрсәтеп, су буйларын гөрләтеп, уңган җиңгиләр, яшь киленнәр каз-үрдәк чайкыйлар.
Һәркемгә дә үзенең туган ягы якын, кадерле, чөнки һәр кешенең туган җире берәү генә була. Читкә китсәң, туган авылыңны бигрәк тә сагына башлыйсың.
Сагындыра бит ул туган як,
Яраттыра бит ул туган як.
Башкортстаным минем – елдан-ел үсә, зур үзгәрешләр белән алга таба атлый. Менә 25 ел инде ул үзаллы тормыш алып барып, яңа биек үрләр яулый.
Бу үзаллылыкның нәтиҗәсен безнең авыл тормышында да күрергә була. Барлык шәхси йортларда, барлык оешмаларда телефон челтәре эшли. Халыкның күптән көткән хыялы – зәңгәр ягулык килде авылыбызга. Үзәк урамга кара тасма булып асфальт җәелде. Авылыбызның нәкъ уртасында мәһабәт бина-магазин калкып чыкты.
Бу эшләрне башлап җибәрүдә һәм башкарып чыгуда минем әтиемнең дә өлеше бар. Ул күп еллар авылыбызда эшләде. Авылдашларының яшәү шартларын яхшырту өчен армый-талмый эшләгән әтиемне бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мин аның белән горурланам һәм киләчәктә дә аның кебек тырыш, хезмәт сөючән кеше булырга тырышачакмын.
Башкортстан!
Элек син бигрәк ятим идең,
Бар байлыгың – кырыс, җансыз
дала иде...
Хәзер көчле ир-арыслан, баһадир син –
Алгы сафта бәхет даулап барасың син...
Үзенең туган ягын, аның халкын, табигатен өзелеп сагыну – Венер абый җырларының төп чыганагы булып тора. Халык аның җырларын көтеп ала, ярата, популярлаштыра. Башкортстанның күренекле җырчылары ул иҗат иткән җырларны бик теләп һәм яратып башкаралар.
Дулкынланып сөйли–сөйли озын юл үтелгәнен сизми дә калдым. Игътибар белән тыңлавы өчен апага зур рәхмәт әйтеп, саубуллаштым, ә күңелемдә Венер абыйның җыры – туган ягымның моңы, аның өчен горурлану хисе...
Башкортстан! Синең гүзәлеккә
Тиң булырлык җирләр бар микән?
Бабочка
Волшебная фортепианная музыка
Как нарисовать зайчика
Что такое музыка?
О путнике