Укучыларым шигырьләр язарга яраталар һәм алар белән төрле конкурсларда катнашалар.
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylar_izhaty.docx | 14.89 КБ |
Әлифбага мәдхия
Арсланова Ләйлә (7а сыйныфы укучысы)
Әлифба – минем дустым,
Юлдашым, укытучым,
Алтын белем китабы.
Саклагыз Әлифбаны!
Заманнар үзгәрсә дә,
Күп еллар яшәсә дә,
Һәр күңелгә юл таба.
Мең рәхмәтле без аңа.
Кинәт бер телгә килсә,
Әйтер кебек Әлифбам:
“Алып килдем мин тылсым,
Һәр бала аңлы булсын!”
Өебезнең түрендә,
Иң кадерле урында.
Үз телемә мәхәббәт
Сеңдерде ул, мең рәхмәт!
Әлифбам
Гайнуллин Эмиль (7б сыйныфы укучысы)
Әлифбам – дустым минем,
Ярдәмчем, тел ачкычым.
Син мөгаллимем минем,
Зур тормышка баскычым.
Көчле иттең син мине.
Акыллы да иттең син.
Туган телемдә сөйләрлек,
Шәп егет тә иттең син.
Әлифбам, сиңа сокланам,
Исемеңне аклыйсың.
Кайбер китаплар шикелле
Тузан җыеп ятмыйсың.
Мең-мең яшә, Әлифбам!
Сиңа шундый теләгем.
Киләчәк буыннарыма
Син бик затлы бүләгем
Тылсымлы китап
Шәмсетдинова Асия (6а сыйныфы укучысы)
Бер бик тылсымлы китап
Яши минем өемдә,
Һич картаймый, искерми.
Ә сәбәбе соң нидә?
Картаерга вакыты юк,
Һәр баланың кулында.
Ярый әле ул булган,
Минем барыр юлымда.
-Нинди китап?- дисезме,
Шуны да сизмисезме?
Белмәсәгез, белегез.
Әлифба – ул, күрегез!
Әлифба
Бабайлардан килгән мирас
Үлмәс хәрефләрдә саклана,
Буыннан-буынга күчеп,
Бөек китапларда туплана.
Халкымның бөек тарихы
Аның ярдәмендә чагылган.
Рәхмәт укыйм сиңа, ходам,
Әлифбабыз уйлап табылган
Телебезнең сүнмәс матурлыгы,
Әлифбадан башка мөмкин түгел
Илебезнең мәшһүр горурлыгы,
Туган телдән башка көчле түгел.
Ёжикина Радость
Агния Барто. Сережа учит уроки
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Груз обид