В проекте говорится о птице - скворце. Раскрываются её особенности. На основе своих наблюдений Камиля доказала, что в песне говорится правда о птице.
Вложение | Размер |
---|---|
Проект "Сыерчык - файдалы кош" | 1.79 МБ |
Доклад"Сыерчык - файдалы кош" | 28.71 КБ |
Әлмәт шәһәрең 1нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбе
“Сыерчыклар - файдалы кошлар”
Фәрдеева Камилә Радик кызы
3-б сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Мәүлетбаева И.С.
2015 год.
Эчтәлек.
Апрель аенда без татар әдәбияты дәресендә Гасыйм Лотфиның “Сыерчык “ исемле шигыре белән таныштык. Шигырьдәге бу кош мине бик кызыксындырды һәм мин сыерчык турында күбрәк белергә теләдем.
Максат: Сыерчыкның кеше һәм табигать өчен файдасын ачыкларга.
Бурычлар:
1.Сыерчыклар турында мәгълүмәт туплау.
2.Махсус әдәбият уку.
3.Укылган информацияне эшкәртү.
4.Иҗади папка булдыру.
Мин куйган гипотеза: Кешеләр сыерчыкларга оя ясап эләләр икән, бу кошның файдасы күптер.
Мин кулланган методлар:
-күзәтү;
- сыерчыклар турында әдәбият эзләү;
-тупланган материалны эшкәртү;
-сыйныф каршында чыгыш ясау;
-презентация;
-иҗади папка туплау;
23 март көнне әтием белән сыерчык оясы ясап куйдык.Көн бик кояшлы һәм матур иде. Ояны агачка мәчеләр менеп җитә алмаслык биеклектә элдек.
28 март көнне ыспай гәүдәле кошчыкны күргәч, күңелләр җылынып китте. Яз җитә! Ничәмә мең километрлар очып туган якка кайткан канатлы дустыбызга бик сөендек.Әлегә ул бер үзе булды.Көн буе оясына нидер ташыды.(салам, печән һ.б).3 нче апрель көнне безнең сыерчыгыбыз парлашып утыра иде. Берничә көннән бер сыерчыгыбыз гына күренә башлады. Димәк, ана сыерчык инде йомырка өстендә утыра.
Җырда: Яшкьелт кара сыерчыклар әй сайрашалар.Сыерчык канат кага , яз килүгә шатлана, диелә. Минем күзәтүләрем бу сүзләрне дәлилли, чыннан да сыерчык – яшькелт кара төстә, ул гел кагынып утыра һәм бик матур итеп сайрый.
Өстәмә әдәбияттан мин сыерчык тирә яктагы тавышларны ишетеп, шуларча кычкыра, шулай дошманнарыннан котыла диелгән.
Ничә кошчык туганын белә алмадык, ләкин әти һәм әни сыерчыкның бик яхшы ата – аналар икәненә инандык. Алар көне буе азык ташыйлар, ләкин берсе очканда, икенчесе һичшиксез ояда кала. Бу кошлар бер көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта.Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарта .
Махсус әдәбиятта: сыерчыклар ояга урнашуга нәсел калдыру турында кайгырта башлый. Алар салган 4-6 йомыркадан кошчыклар чыга башлый. Әниләре аларны төрле бөҗәкләр алып кайтып сыйлый. Сыерчыклар шул рәвешле кешеләргә дә ярдәм итәләр, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне кортлардан арындыралар, диелә.
Сыерчыклар ояларын дезинфекция дә ясыйлар икән. Күзәтүләр күрсәткәнчә, бакчада сарымсак Һәм суганны йолкып, ояларына салалар икән. Уңышыбызны әрәм итә , дип куркырга кирәкми, бер сыерчык пары бакчада яшәгән арада, бик күп корткычларны юк итә һәм уңышыбызны саклап калырга ярдәм итәләр.Ә инде, суган белән сарымсакка тотынмасын дисәгез, оя тирәсенә әрем һәм бөтнек үлән куярга була.
Ә сыерчык оясы нинди булырга тиеш? Борынгы индуслар сыерчыкларның корткычларга каршы көрәшчеләр булуларын югары бәяләп, аларга оялар кора башлаганнар. Тик беренчеләрен бүгенге кебек агачтан түгел, ә эче алынган кабактан ясаганнар. Аннан соң голландия халкы кошкайларга тишекле балчык савыт куя башлаганнар. Бары тик немецлар гына ояны агачтан куюга керешкәннәр. Узган гасырның 20нче елларында мондый үрнәкне Россиядә дә “эләктереп” алалар. Ә 21 апрель – сыерчык оясы көне дип йөртелә.
Немец композиторы Моцарт кулга ияләштерелгән сыерчык сайравын тыңлап илһамланган. Ул аның тавышын көйгә салып, 21 номерлы фортепиано концертын язган.
Орнитологлар ояны яшел төскә буярга кирәк диләр, андый “торак” кошларның игътибарын күбрәк җәлеп итәчәк.
Бу төр кошларның ояның матурлыгына исләре китми, ләкин уңайлылыкны хуп күрәләр. Ояның биеклеге 30-40 сантиметр, киңлеге – 14, түбәсе 30-35 сантиметр, керү “ишеге” 5 сантиметр диаметрлы булырга тиеш. “Йорт”ның эчке диварлары кытыршы булсын. Шома яссылыктан кошчыкка оядан чыгуы кыенлашчак. Тишек алдына кечкенә баскыч ясыйлар, бу сыерчыкның басып сайрау урыны. Ояның төбенә анда яшәүчеләргә йомшак булсын өчен вакланган салам яки мүк салалар. Ояларны агачка мәчеләр менеп җитә алмаслык биеклектә элегез.
Нәтиҗә:
Минем күзәтүләр һәм махсус әдәбияттан алган мәгълумәтләр, сыерчыкның кеше һәм табигать өчен файдалы кош булуын исбатлый! Яз килүгә сыерчыкларга оя ясыйк, аларның матур сайраулары белән шатланыйк.
Кулланган әдәбият:
Каргопольская игрушка
Упрямый зяблик
Любимое яичко
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Интересные факты о мультфильме "Моана"