Рассказ подготовлен к республиканскому конкурсу "Живое слово". Лидия пишет о своём любимом питомце. Работа заняла 1 место в номинации "Рассказ"
Вложение | Размер |
---|---|
hikya_minem_pesiem.doc | 31 КБ |
Хикәя "Минем песием"
Маннапова Лидия, 2нче сыйныф укучысы,
Түреш төп гомум белем бирү мәктәбе,
Бүздәк районы , Түреш авылы.
Укытучы: Валеева Елена Динаф кызы.
Песи,песи,пескәем
Соры синең төскәең.
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туннарың.
(Р.Миңнуллин)
Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә безнең өебездә йомшак серле йомгак барлыкка килде. Бу кечкенә песи баласы иде. Аны миңа нәнәем бүләк итте. Мин аңа Мырауҗан дип исем куштым.
Ул башта шундый бәләкәй иде, хәтта үзе генә савыттан сөт тә эчә алмый иде. Мин булган бөтен сабырлыгымны җыеп аны тәрбияләргә тотындым. Әзерәк үсә төшкәч ул шундый шук песи баласына әйләнде. Бүлмәдән бүлмәгә кереп төрле төсле матур тупны тәгәрәтеп уйнарга ярата булып чыкты ул. Озакламый сикереп урындыкка менә башлады. Ләкин азык артыннан бервакытта да өстәлгә менмәде. Хәзер Мырауҗан минем якын дустыма әйләнде. Ул минем арттан бер адым да калмыйча ияреп йөрде. Шунысы кызык: Мырауҗан әнием сыер сауганны сабыр гына көтеп утыра, чөнки ул белә -сыер савылып беткәч аңа җылы сөт эләгә.
Безнең өйдә песи барлыкка килгәннән бирле өйдә тычканнар да күренми башлады. Ахыры,песиебездән курыктылар алар. Песиебез тычканны тота да алдыбызга китереп сала. Янәсе күрегез, мин нинди уңган песи!
Мин песиемне бик яратам. Матур песи булганы өчен дә яратам. Акыллы песи булганы өчен дә яратам. Мине яратканы өчен дә яратам. Без аның белән бик дус. Ә дустыңны әлбәттә инде, яратасың бит.
Стеклянный Человечек
Самодельный телефон
5 зимних аудиосказок
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
Проказы старухи-зимы