2013 нче ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2012нче елның 20нче октябрендә үк, бу турыда Указ чыгарды һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү максатларыннан чыгып карар бирде. Әлеге карар белән мин бик килешәм һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы дип саныйм.
Минем фәнни эшемнең максаты – экология темасын Гөлзадә Әхтәмова иҗаты аша ачып бирү. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма шундый бурычлар куйдым:
-язучы Гөлзадә Әхтәмова иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга;
-шагыйрәнең экология темасына багышланган шигырьләрен табып, укып укырга һәм эзләп тапкан мәгълуматларны аның шигырьләре аша укучыларга җиткерергә;
-җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда Гөлзадә Әхтәмова иҗатының әһәмияте барлыгын ачыкларга;
Мин эзләнүләремне үзебезнең музейдан башларга уйладым. Безнең 3 нче урта мәктәптә язучы Гөлзада Әхтәмовага багышланган музей бар. Анда Алабуга төбәгендә яшәгән күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар тупланыла. Безнең меңъеллык Алабуга каласында иҗатларына сокланырлык, талантлы шагыйрь-шагыйрәләр яши. Алар һәркайсы үзләренең иҗат җимешләре белән безне шатландырып, рухландырып тора. Мин бу эшемне шуларның берсе, 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, мөгаллим-шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова белән бәйләргә булдым. Чөнки, ул туган ягын һәръяклап яратучы һәм саклый белүче иҗади шәхес.
Мин аның: “Табигать сәйләннәре”, “Тылсым йорты”, “Бүләк”, “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар” кебек күп кенә китапларын укып чыктым. Бу китаплардагы табигатьне саклауга багышланган материаллар миндә экология темасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләген уятты. Мин Гөлзадә апа белән якыннанрак танышып, аннан күбрәк мәгълүмат алырга уйладым. Эзләнүләр барышында “Сөембикә”, “Мәйдан” журналлары, “Яңа Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталарында басылып чыккан хезмәтләре белән дә таныштым. Алар барысы да әйләнә-тирә мохитне саклау һәм җәмгыятьтә экологик культураны үстерү турында сөйли.
Вложение | Размер |
---|---|
ekologiya_kashapova.doc | 85.5 КБ |
6-10 сыйныфлар өчен “Без яшь, без сәләтле... » II Республикакүләм конференциясенә фәнни проект-эзләнүләр эше
Секция: Татар теле һәм әдәбияты
Тема: Гөлзадә Әхтәмова иҗатында экология темасы
Кашапова Лилия,
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
“Россия Федерациясе Герое
А.Н.Епанешников исемендәге
3нче урта гомуми белем мәктәбе”, 10 а сыйныфы.
Фәнни җитәкче:
югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гыйльфанова
Гөлфинур Әсгать кызы.
Алабуга. 2013 ел.
Эчтәлек
1. Г. Әхтәмованың иҗаты һәм тормыш юлына күзәтү.
2. Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.
2.1. Язучы иҗатында әйләнә-тирә мохитне саклау.
2.2. Табигатьтә дару үләннәре.
2.6. Әйләнә-тирә мохитне яклау.
2.7. Җәмгыятьтә маҗаралы хәлләр.
2013 нче ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2012нче елның 20нче октябрендә үк, бу турыда Указ чыгарды һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү, экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү максатларыннан чыгып карар бирде. Әлеге карар белән мин бик килешәм һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы дип саныйм.
Минем фәнни эшемнең максаты – экология темасын Гөлзадә Әхтәмова иҗаты аша ачып бирү. Максатыма ирешү өчен мин үз алдыма шундый бурычлар куйдым:
-язучы Гөлзадә Әхтәмова иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга;
-шагыйрәнең экология темасына багышланган шигырьләрен табып, укып укырга һәм эзләп тапкан мәгълуматларны аның шигырьләре аша укучыларга җиткерергә;
-җәмгыятьтә экологик культура формалаштыруда Гөлзадә Әхтәмова иҗатының әһәмияте барлыгын ачыкларга;
Мин эзләнүләремне үзебезнең музейдан башларга уйладым. Безнең 3 нче урта мәктәптә язучы Гөлзада Әхтәмовага багышланган музей бар. Анда Алабуга төбәгендә яшәгән күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар тупланыла. Безнең меңъеллык Алабуга каласында иҗатларына сокланырлык, талантлы шагыйрь-шагыйрәләр яши. Алар һәркайсы үзләренең иҗат җимешләре белән безне шатландырып, рухландырып тора. Мин бу эшемне шуларның берсе, 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, мөгаллим-шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова белән бәйләргә булдым. Чөнки, ул туган ягын һәръяклап яратучы һәм саклый белүче иҗади шәхес.
Мин аның: “Табигать сәйләннәре”, “Тылсым йорты”, “Бүләк”, “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар” кебек күп кенә китапларын укып чыктым. Бу китаплардагы табигатьне саклауга багышланган материаллар миндә экология темасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләген уятты. Мин Гөлзадә апа белән якыннанрак танышып, аннан күбрәк мәгълүмат алырга уйладым. Эзләнүләр барышында “Сөембикә”, “Мәйдан” журналлары, “Яңа Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталарында басылып чыккан хезмәтләре белән дә таныштым. Алар барысы да әйләнә-тирә мохитне саклау һәм җәмгыятьтә экологик культураны үстерү турында сөйли.
II. Төп өлеш.
1. Г. Әхтәмованың иҗаты һәм тормыш юлына күзәтү.
Әхтәмова Гөлзадә Хаҗи кызы 1941 елның 17 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында дөньяга килә. Әкрен генә агучы талгын сулы Биме буйлары, урманга, җиләк-җимешкә бай һәм экологик яктан иң чиста яклар.
Әтисе, Ягъфаров Хаҗи, заманына күрә укымышлы кеше була. Элек муллалыкка укыса, совет заманында Ветеринарлар һәм механизаторлар әзерләү курсларында, сәүдә техникумында укый. Сельпо җитәкчесе, сатучы, налог инспекциясе хезмәткәре кебек эшләрдә эшли. Әнисе, Һәдия Әхмәтнәби кызы, авылда бай гаиләдә үсә. Яшь чагында китапханәче булып, аннан төрле эшләрдә эшли.
Гөлзадә апа кече яшьтән үк шигырьләр сөйләргә ярата. Концертларда бик еш катнаша, шигырь сөйли, бии, акробатик номерлар белән чыгыш ясый.
1969 елда Гөлзада апа Алабуга педагогия институтының филология факультетында укып, “Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы” дигән диплом ала. Өченче курста укыганда тормышка чыга. Тормыш иптәше Әхтәмов Шамил инженер-геофизик булып эшли. Алар бер кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстерәләр.
Институтны тәмамлагач, 1969-1975 елларда институт китапханәсендә библиограф булып эшли. Институтта язучылар түгәрәгенә йөри. 1963 елда “Яңа Кама” газетасында “Бала йоклый” дигән беренче шигыре басылып чыга. Шулай итеп, аның берәм-берәм шигырьләре басыла башлый.
1995 елда аның беренче китаплары дөнья күрә. “Борынгы Алабуга” китабын ул Алабуга типографиясендә июнь аенда бөтен җыйган отпуск һәм башка акчаларына, үз исәбенә бастыра. Ул Алабуга татар тарихына багышланган. Шул ук елны Алабуга шәһәр хакимияте ярдәме белән Чаллыда КамАз типографиясендә “Алабугам минем”, “ Мәхәббәтле иреннәр” китаплары басылып чыга.
1996 елда - “Бүләк”, 2000 елда “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар”, “Зәңгәр хыял”, “Табигать балалары” исемле китаплары басыла.
2004 елның апрель аенда Гөлзадә Әхтәмова Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде. Шушы ук елда Казанда “Матбугат” нәшриятында “Йөрәгемдә яшен” исемле шигырь китабы басылып чыга. Җыентыкка зурлар һәм балалар өчен шигырьләр кергән.
2010 елда Гөлзадә Әхтәмова тәрҗемәсендә Марина Цветаева шигырьләре татар телендә “Хөкем итмә син ашыгып” исемле китап булып чыкты.
2011 нче елда, бөек Тукайның 125 еллыгы һәм Гөлзадә Әхтәмованы 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Алабуга 3нче мәктәп укучылары белән берлектә “Тукай эзе” китабы басылып чыкты.
2012 нче ел шагыйрә өчен тагын да истәлеклерәк булды. Гөлзадә Әхтәмовага Саҗидә Сөләйманова исемендәге дәүләт премиясе тапшырылды.
Гөлзадә Әхтәмова бүген дә иҗат эшен дәвам итә.
2. Г.Әхтәмова иҗатында экология темасы.
2.1. Язучы иҗатында әйләнә-тирә мохитне саклау.
Әйләнә-тирә мохитне саклау темасын Гөлзада Әхтәмованың балалар өчен язылган һәр китабында очратырга була. Ул тема аның шигырьләрендәме, әкиятләрендәме, маҗаралы хикәяләрендәме – күренмичә калмый. Язучы табигатьне тасвирлап, аның матурлыгына соклану белән беррәттән, шул халәтне сакларга да кирәклеген искәртеп куя. Укучы аны үзеннән-үзе аңлый, уйланырга мәҗбүр ителә. Кайвакыт Гөлзада апа бу хакта турыдан-туры ярып әйтсә, күпчелек очракта укучы үзе шул нәтиҗәгә килә. Менә кемнән үрнәк алырга кирәклеген сизенә. Мәсәлән, гади генә “Язгы сурәт” исемле шигырендә, елгадагы язгы ташу күренешен тасвирлау белән бергә, анда адашкан каз бәбкәсенә карата булган мәрхәмәтлек хисе дә бар:
Сары чәчле кызчык суга килә,
Барын кызгана ул бу дөньяда:
Сары чәчәк өзми, каз бәбкәсен
Сөеп җылыта ул куенында. (“Бүләк”, 15 бит)
Гөлзада Әхтәмованың балалар өчен язылган бер шигырьләр китабы 1998 елда Татарстан Кама төбәгенең тирә-як мохитне һәм табигый байлыкларны саклау Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Хәйриев Фарадис Газиз улының матди ярдәме белән нәшер ителгән. Китапның беренче битендә автор аңа ихлас рәхмәтен белдерә. Бу китап юкка гына “Табигать сәйләннәре” исемен йөртми. Аның беренче битендәге шигырендә үк “Табигатьне кем сөя?” дигән сорау куела. Балалар үзара ярышалар:
Табигатьне белүче,
Аны бик-бик сөюче
Зирәкләр чыгар алга, - дип ышандыра автор.
Шагыйрәнең “Урман” исемле шигырендә анда үсеп утырган төрле-төрле агачларны күрәбез. Агачлар җырлашалар да, лепердәшәләр дә, дустанә хәбәрләшәләр дә икән – аларны тыңлый гына, аңлый гына бел! Ә иң мөһиме – менә шул чыршы, нарат, усак, каен кебек агачлар үскән:
Яшел урман һаваларны
Сафландырып безгә бирә”- икән. Юкка гына бит урманны – табигатьнең үпкәсе, дип әйтмиләр.
Гөлзада Әхтәмованы соңгы вакытларда бигрәк күп калкып чыккан заводларның торбалары чынлап торып борчый:”Соры төтен, кара төтен җибәреп бит торалар,” – ди. “Шифалымы, сихәтлеме безнең сулар, һавалар?” – дип, бик беләсе килә аның.
Рәт-рәт басып тезелешкән
Заводларның торбасы.
Белсәң иде: була микән
Төтеннәрнең чистасы? - дигән сорау да куела бу “Торбалар” исемле шигырьдә.
“Күренмәс булса, балык” дигән шигырендә исә шагыйрәне елгаларыбызда елдан-ел кими барган балыкларыбызның язмышы борчый. Су өстендә үлгән балыкларның күбәюе – браконьер абыйларның шартлаткыч алып килгәннән соң була икән. Уылдык чәчәргә өлгермәгән күпме балыкның гомере өзелә. Балыклар кармактан гына качып котылырлар иде әле, ә менә явызлыкның башка ысуллары да бар шул. Шагыйрә бик кайгыра:
Ә беркөн исә суларда
Күренмәс булса балык,
Үкенмәс микән мохитне
Саклый алмаган халык?
Бу китапта Гөлзада Әхтәмова төрле хайваннар, кош-кортлар, дару үләннәре турында яза. Анда “Керпе” дә үз эшен бик белеп башкара:
Керпе тирә-юньне иснәп,
Ауга чыгадыр кичен.
Еланнар, тычкан, коңгызлар,
Яу килә сезнең өчен!
Шагыйрә шулай ук көрт яраткан көртлекләргә, шәфәкъ кызыллыгында тагы да кызара төшкән кызылтүшләр турында язып сокландыра.
2.2. Табигатьтә дару үләннәре.
Ә менә табигатьтә күпме дару үләннәре бар икән! Халкыбыз гомер-гомергә дару үләннәре белән дәваланган, аның серләрен буыннан-буынга әйтеп калдырган. Гөлзада апа исә аларны төрле китаплардан, сүзлекләрдән укып өйрәнә. Ә аннан соң безгә аларның серләрен шигъри юллар белән ача: сукыр кычыткан – тынычландыручы, ябышкак (эт тигәнәге) – төрле тире авыруларыннан ярдәм итә, бака яфрагы - яраларны, киселгән, бәрелгәнне дәвалый икән. Сырганак исә - нурланыштан, пешүләрдән саклый. Ә менә хуш исле мәтрүшкәне безнең әбиләр бик күптәннән белгәннәр.
Үсә урман аланында,
Болыннарны ярата.
Тирә-якка бик-бик тәмле
Хуш исләрен тарата, -дип яза Гөлзадә апа мәтрүшкәләр турында (“Мәтрүшкәләр” шигыре). Салкын тигәндә иң беренче мәтрүшкәле сөтле чәй ярдәмгә килгән. Хәзер дә ул шулай, тик аны онытмаска гына кирәк. Витаминлы гөлҗимеш тә өстәлләрдән төшмәсен иде! Гөлзада апа бу хакта да яза. Гомүмән, бу китап табигатьне аңларга, яратырга ярдәм итә.
2.3. Табигатьтә кошлар.
Табигать темасы аның башка китапларында да хәтсез генә. Мәсәлән, “Җәйге кар” исемле китапта без күке белән танышабыз. Җилбәзәк тә, хәйләкәр дә, мәкерле дә - үз йомыркаларын башка кош ояларына урнаштырырга яраткан бу кош та – ихтирамга лаек икән. Җәй буе үз балаларын туендыру мәшәкате белән йөрмәсә дә, ул башка кошлар ашый алмаган йонлач, каты кортларны бетерә икән:
Корткыч бөҗәкне кыра ул
Бар кортлардан атыграк.
Шуңа күрә без күкене
Бигүк ташламыйк хурлап, - ди шагыйрә.(”Җәйге кар”, 11 бит)
Шул ук китапның 4 нче битендә “Яз хәбәре” алып килгән кара каргалар белән дә очрашабыз. Кара карга:
Ә мин – кап-кара карга,
Курыкмагыз, мин барда
Корткыч бөҗәкләр җирдә
Үрчи алмаслар бер дә, - дип, үзенең файдалы кош икәнлеген белдерә.
“Табигать сәйләннәре” исемле китапта “Тукран”дигән шигырь бар. “Урман санитары диеп, юкка гына әйтмиләр” – дип, шагыйрә тукраннарның бик зыянлы корткыч-бөҗәкләрне чүпләп торулары турында яза:
Коткара алар агачны
Хәлсезләнү, кибүдән.
Яшәреп китәдер урман
2.4. Табигатьтә агачлар.
Ә менә “Тылсым йорты” исемле китабында Гөлзада Әхтәмова ул бу хакта әкият аша аңлата. “Агачлар ник корый башлаганнар?” әкиятендәге тукран белән балалар якыннанрак танышалар. Ул “озын телләренә ябыштырып, әллә кайларда яшеренгән кайры кортларын, коңгызларын, эчертмәннәрен тартып чыгара”. Беркөнне исә тукранны, авыр сүз әйтеп кимсеткәч, ул куркып эшләми башлагач, урман чыннан да юкка чыга, чөнки агачлар корый. Бу әкият балаларга гади генә тукран исемле кошның табигатькә нинди зур файда китерүен аңларга ярдәм итә.
2.5. Йорт хайваннары.
Гөлзада Әхтәмованың “Гөлчәчәк” исемле китабында төрле йорт хайваннары белән танышабыз. Сиреннәр, гөлчәчәкләр, умырзаялар турында укып сокланабыз. Озын муенлы жирафның хәленә керәбез. Төрле ялтыравык әйберләр яраткан, аларны алып качкан саесканны күңелдән шелтәлибез. “Көз төсе”, “Җәй төсе” исемле шигырьләр исә уйландыра. Төрле-төрле төсләр белән бизәнгән купшы җәй:
Каян ала ул буяулар,
Кем бирә аңа барын? – дигән сорауга җавап эзләтә.
2.6. Әйләнә-тирә мохитне яклау.
Гөлзада Әхтәмова балалар исеменнән әйләнә-тирә якны яклау турында ант та иттерә:”Мин сине күз нурым кебек гел саклармын!” (“Ант”) Олы, калын урманга да яклаучы кирәклеген әйтә, чөнки:
Берәү агачларын кисә,
Күпләр үссен, дисә дә.
Кемдер чүп китереп түгә,
Ярамасын белсә дә. (“Чыбыркысыз урман”)
“Җәйге урманда” исемле шигырендә урманның искиткеч гүзәллеген тасвирлый, аның кешеләрне туендыручы булуын да искәртеп уза. Шагыйрә менә шул урманның кадерен белергә кирәклеген балаларның үзләреннән әйттерә:
Сак йөрибез: бер үлән дә,
Бер агач та сынмасын.
Урманнар бездән соң елап,
Яшь агызып калмасын.
“Балконымда” исемле шигырендә әбисе белән кечкенә кыз гөл чүлмәгенә салган күгәрчен йомыркаларын күргәч, тимиләр - чөнки гонаһтан куркалар. Балконны ул җәйне күгәрченнәргә биреп торалар. Тиздән йомырканы тишеп күгәрчен баласы чыга һәм үсеп җиткәнче балконда яши. Кирәксә-кирәкмәсә дә төрле чәчәкләрне, әрекмән яфракларын, каен ботакларын өзеп алып, шунда ук ташлый барган Вил исемле малай”кычыткан сабагы” ала.Чөнки ул уйламый-нитми кычытканга да үрелә, ә ул исә аны өттереп чагып ала:
Сиңа сабак укытам:
Безне өзеп уйнама,
Башка болай кыланма!
Шулай итеп, Гөлзада апа бик күп шигырьләрендә экологик мәсьәләне күтәреп чыга.
2.7. Җәмгыятьтә маҗаралы хәлләр.
Гөлзада Әхтәмова яшүсмерләр өчен язган “Сәер очрашулар яки өстәгеләргә тапшырыгыз” исемле маҗаралы хикәясендә дә табигатьне саклау – экология темасын читләтеп узмый. Маҗаралы рәвештә әбисе белән Юлия исемле кыз Иван Иванович Шишкинның рухы белән җир астында очрашып сөйләшәләр. Рәссам өстәгеләргә менә ниләр тапшырырга куша: “Алабуга табигатен сакласыннар, чишмәләрен, елгаларын шакшы сулар белән пычратмасыннар, агачларын кисмәсеннәр. Юкса, Алабуга урманнарының гүзәллеге минем рәсемнәрдә генә калачак!..
Шулчак Юлия үзләренең сыйныфы белән елына ничә тапкыр Танай урманына барып, аны хәзерге заман кешеләре ташлаган мәңге череми торган төрле пакетлардан, шешәләрдән чистартуы турында исенә төшерде. Әле мәктәпләре янындагы балалар паркын һәм тирә-якта утыртылган агачларның да язмышларын кайгыртучыларның берсе булуын уйлап, бу изге эштә үзенең дә өлеше барлыгына куанды.” (“Мәйдан”, 2012, № 4, 97 бит)
III. Йомгаклау.
Гөлзада Әхтәмова туган якның табигатенә сокланып яши, аны үзенең әсәрләрендә чагылдыра. Шул ук вакытта ул аңа карата күңелләрдә мәхәббәт уята, моңа кадәр битараф булганнарны уйландыра, шул гүзәллекне сакларга кирәклеген аңларга ярдәм итә. Шагыйрә һәр үсемлекккә, кош-кортларга, хайваннарга аңлы җан иясенә караган кебек карый, аларны сөйләштерә, әнгәмә кора, үзе генә тойган шул ысул белән балаларның игътибарын җәлеп итә. Без аның китапларын бик яратып укыйбыз. Аннан табигатьне, тирә-як мохитне сакларга өйрәнәбез.
Фәнни эшемне башкарып мин шундый нәтиҗә ясадым:
Экология турында эзләп тапкан мәгълуматларны Г.Әхтәмова шигырьләре аша укучыларга җиткерү өчен мин фәнни эшем белән мәктәптә уздырылган китап укучылар конференциясендә чыгыш ясадым. Бу эшемне “Алабуга нуры” гәҗите редакциясенә һәм мәктәп сайтына урнаштырдым.
Гомүмән, Гөлзада Әхтәмова иҗаты туып-үскән калабызга сакчыл караш һәм мәхәббәт хисләре уята. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яклау буенча изге бурычыбызны үтәргә өйрәтә.
Гөлзада Әхтәмовага шундый тәрбияви көчкә ия булган иҗаты өчен без бик рәхмәтле!
IV. Кулланылган әдәбият
1. Татарстан Республикасы Президенты Указы /Указ//Мәгариф-2012, №12.
2. Гөлзадә Әхтәмова. “Бүләк”: шигырьләр. –Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,1996, 15 б.
3. Гөлзадә Әхтәмова. “Табигать сәйләннәре”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,1998, 3 - 23 б.
4. Гөлзадә Әхтәмова. “Җәйге кар”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2000, 11 б.
5. Гөлзадә Әхтәмова. “Тылсым йорты”: шигырьләр һәм әкиятләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2005, 19 - 20 б.
6. Гөлзадә Әхтәмова. “Гөлчәчәк”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2000, 7 - 16 б.
7. Гөлзадә Әхтәмова, “И яшәеш, син бик серле!”: /Шигырьләр/ // Мәйдан. – 2012. - № 4, 82 – 87 битләр.
8. Гөлзадә Әхтәмова, “Алабуга – ак кала”: / Мәкалә //Сөембикә- 2007, № 8.
9. Гөлзадә Әхтәмова, “Без табигать балалары”: / Мәкалә / Адабуга нуры- 2007, май.
10. Гөлзадә Әхтәмова, “Март ае”: / шигырь //Алабуга нуры -1998. 2апрель.
11. Гөлзадә Әхтәмова, “Кичерегез мине усаклар”: / нәсер//Яжа Кама -1988. 20 октябрь.
12. Гөлзадә Әхтәмова, “Инешем”: / нәсер//Яжа Кама -1988. 20 август.
V. Кушымта
1. Г.Әхтәмова портреты һәм Язучылар берлегенә кабул ителүе турындагы таныклыгы.
2. Г.Әхтәмова “Туган ягым” шигыре.
3. Г.Әхтәмова “Ант” шигыре.
4. Г.Әхтәмова “Балконымда” шигыре.
5. Г.Әхтәмова “Җәйге уртманда” һәм “Колорад коңгызы” шигырьләре.
6. Г.Әхтәмова “Кыңгырау чәчәге” шигыре.
7. Г.Әхтәмова “Чыбыркысыз урман” шигыре.
8. Г.Әхтәмова “Язгы сурәт” һәм “ Табигатьне кем сөя?” шигырьләре.
9. Г.Әхтәмова “Тукран” һәм “Торбалар” шигырьләре.
10. Г.Әхтәмова “Күренмәс булса балык” һәм “Керпе” шигырьләре.
11. Г.Әхтәмова “Чебен гөмбәсе” һәм “Кышкы бакчада” шигырьләре.
12. Г.Әхтәмова “Кычыткан сабагы” шигыре.
13. Г.Әхтәмова “ Күке” һәм “Яз хәбәре” шигырьләре.
14. Алабуга муниципаль районының 3нче номерлы урта мәктәбе рәсеме.
15. Гөлзадә Әхтәмова исемендәге музейда укучының шагыйрә һәм фәнни җитәкче белән фәнни эшкә әзерләнү вакыты.
16. Мәктәптә китап укучылар конференциясендә укучының экология темасына чыгыш ясау вакыты.
17. “Алабуга нуры” газетасында басылган укучы язмасы.
Что такое музыка?
Тигрёнок на подсолнухе
Красочные картины Джастина Геффри
Притча о гвоздях
Как нарисовать ветку ели?