Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт.Әгәр уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юк бит. Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар...
Вложение | Размер |
---|---|
insha.yaratmyym_min.doc | 31.5 КБ |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ
БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ АЗНАКАЙ ШӘҺӘРЕ МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМИ БЕЛЕМ
БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ 2НЧЕ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Әһелдинова Илина Илшат кызының, җитәкчесе-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы, сугыш темасы язган иншасы.
ИНША
“Яратмыйм мин”
Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу каһәр суккан афәт.Әгәр уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юк бит. Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүне урлаган бу кара еллар...
“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,- дип киткән калган авылдашларыбыз азат тормыш өчен үзләренең башларын салганнар.. Сугыш ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары арабыздан китә торалар. Алар белән бөтен бер чор – даһилык һәм кайгы чоры китә. Без аларны, безне фашизмнан коткаручыларны, һич кенә дә онытырга тиеш түгел. Авыр сугыш еллары ир-егетләрне генә үзенә тартып алмаган. Тылда калган хатын-кызларга, яшүсмерләргә, карт-корыга да авыр, бик авыр булган. Аларның ирләре фронтта ил азатлыгы өчен кан түксәләр, үзләре исә тыл фронтында ат кебек җигелеп эшләгәннәр. Мәктәбебездә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар әледән-әле уздырылып тора. Кунакларыбыз сугыш елларында үзләре кичергән авырлыклар турында сөйләгәндә, ирексездән күзләргә яшь тула.
Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп,алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне аңламагансың. Безнең илебезнең курку белмәс данлыклы, горурланып сөйләрлек, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә,әнә шул көч җиңүгә алып килә. Без бәхетле яшәсен өчен күпме кеше яу кырында ятып кала…..
Туган илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән Җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде бу тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белеп, шушы аяз көнебезгә сөенеп, тормышның ямен-тәмен белеп, куанып яшәргә тиеш!
“Сугыш!” Яратмыйм мин бу сүзне. Әби-бабайларыбызның матур яшьлекләрен тартып алганга, минем кебек үсмерләрнең “әти” дип әйтергә тилмереп үскәннәре өчен, гөнаһсызга коелган кан өчен. Туган халкым кичергән михнәтләр өчен күралмыйм сугышны. Әйе, Җиңүнең бәһасе кыйммәткә төште. Күпме тумаган балалар, кушылмаган яшь йөрәкләр... Шуңа күрә җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде.
Юрий Алексеевич Гагарин
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Сказки пластилинового ослика