Исәнмесез, хөрмәтле Туфан абый!
Сезгә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендәге 2 лицейның 7 Г сыйныфы укучысы Җиһаншина Регина яза, сезгә сөйләр сүзләрем бар.
Күңелем сезнең белән сөйләшә, Туфан абый!
Без, бөгелмәлеләр, хаклы горурланабыз, чөнки Муса Җәлилнең каһарман образын кадерләп саклый торган истәлекле урыннар безнең шәһәребездә, районыбызда күп. Бөгелмәнең иң зур, иң матур урамнарыннан берсе Муса Җәлил исемен йөртә, һәм мин горурланып шул урамда яшим. Бу горурлык хисе 5 сыйныфтан күңелемә кереп урнашты. Укытучы апабыз “Мин яшәгән урам” исемле иҗади эш язарга бирде. Мин Муса абыйның тормышы, иҗаты, аның тоткынлык чоры турында күп материаллар белән таныштым.
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясенә
№ | ФИО, авторның туган вакыты, тулы яше | Автор укыган белем бирү оешмасының тулы исеме | Фәнни-иҗади эшнең исеме, номинациясе, күләме | Авторның почта буенча тулы адресы, электрон адресы,телефоны | Җитәкченең Ф.И.О. : предмет, телефоны, электрон адресы |
1. | Җиһаншина Регина Ришадовна, 27 май, 2001 ел, 13 яшь | Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 2 лицей; 423230, г. Бугульма¸ул. Гоголя, д. 64, тел.8(85594) 44468, e-mail bugulmaliceum @gmail. сom; 7 сыйныф | Күңелем Туфан абый белән сөйләшә (Бөгелмәдән ачык хат). Журналистика, “Кызыл тышлы дәфтәрдән”. Эшнең күләме- 3бит | 423230, Бөгелмә шәһәре, Муса Җәлил урамы, 22 йорт, 94 фатир; Princessaregi2012 @yandex.ru телефон 89874118432 89534091645 | Гыйләҗева Әлфия Камил кызы, татар теле һәм татар әдәбияты, 89061136136, 89600830870, gilyazova_ak @mail.ru |
Фәнни-иҗади эшкә бәяләмә ______________________________________________ ____________________________________________________________________________________________________________________________________________ “ ”___________________2015 ел
Бөгелмә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
2 лицейның 7 Г сыйныфы укучысы Җиһаншина Регинаның журналистик язмасы
Күңелем Туфан абый белән сөйләшә
(Бөгелмәдән ачык хат)
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гыйләҗева Әлфия Камил кызы
Исәнмесез, хөрмәтле Туфан абый!
Сезгә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендәге 2 лицейның 7 Г сыйныфы укучысы Җиһаншина Регина яза, сезгә сөйләр сүзләрем бар.
Күңелем сезнең белән сөйләшә, Туфан абый!
Без, бөгелмәлеләр, хаклы горурланабыз, чөнки Муса Җәлилнең каһарман образын кадерләп саклый торган истәлекле урыннар безнең шәһәребездә, районыбызда күп. Бөгелмәнең иң зур, иң матур урамнарыннан берсе Муса Җәлил исемен йөртә, һәм мин горурланып шул урамда яшим. Бу горурлык хисе 5 сыйныфтан күңелемә кереп урнашты. Укытучы апабыз “Мин яшәгән урам” исемле иҗади эш язарга бирде. Мин Муса абыйның тормышы, иҗаты, аның тоткынлык чоры турында күп материаллар белән таныштым. Материал туплагач, апа янына килдем, без Муса абый турында бик озак сөйләшеп утырдык, аннан соң апа, минем күзләремә карап, моңлы итеп, көйле итеп, Муса абыйның берничә шигырен яттан укып чыкты: “Регина, милләтебезнең горурлыгына әйләнгән шәхесләребез бик күп безнең. Тарих төпкелләреннән калкып, бүген дә онытылмый торган исемнәр бар. Әмма алар арасында Муса Җәлил исеме аерым урын алып тора. Бу затның Бөек Ватан сугышы вакытында әсир төшеп, фашизм тоткынлыгында кылган батырлыгы тиңдәшсез. Бу турыда бик күп язылды, күп сөйләнде, зур әдәби әсәрләр иҗат ителде, кинолар төшерелде, ләкин болар гына аз. Аның һәм җәлилчеләрнең якты образлары сезнең, яшь буынның, күңелләрендә яшәргә, сезгә үрнәк булырга тиеш. Менә нинди бөек кеше исемен йөртүче урамда яшисең бит син! Син шушы хакыйкатьне чын-чынлап аңласаң, иҗади эшең уңышлы булыр, чын кеше булып үсәрсең!”, -диде. Укытучы апабыз миңа “Моабит дәфтәре”н игътибар белән тагын бер кат укып чыгарга кушты. Җыентыктагы шигырьләр мине тетрәндерде, сокландырды.
Минем бу хатым татар халкының бөек улы, бөек шагыйре Муса Җәлил турында булачак, күңелемдәге уй-фикерләрне сезгә сөйлисем килде. Сез язган “Моңлы бер җыр” драмасын да, “Муса –горурлыгыбыз”, “У совести вариантов нет” һәм башка мәкаләләрегезне укыдым мин, бик ошадылар миңа.
Әйе, күңелем сезнең белән сөйләшә, Туфан абый!
Кулымда “Моабит дәфтәре”ләре, күп көннәр кулымда булды, күп тапкыр әйләнеп кайтам аларга. Күпме газап, авырлыклар кичерергә туры килгән. Күпме сагыш, күпме моң шигъри юлларда! Туган иленнән, якын кешеләреннән аерылу газаплый аны. Иң кайгылы шигырьләрне укыганда да, өметсезлек, төшенкелек кебек авыр хисләр юк. Киресенчә, Җәлил рухының ныклыгы, көчлелеге өчен горурланасың. Туфан абый, сез әйткәнчә, “бу кешедә –миф геройларының көче”. Үземдә дә шундый көч, шундый рух булдырасым килә. Минем тормышымда маяк булырсыз, Муса абый! Авырлыкларга очрасам, каушамаска, тукталып калмаска, миңа көч бирүче сезнең якты образ күңелемдә яшәячәк.
Муса Җәлилнең һәр сүзендә, җөмләсендә Туган илгә, халкыбызга чиксез мәхәббәт, тормышны яратуы күренә.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Бу – сүзләр Муса абыйның саф йөрәгеннән чыккан ихлас сүзләре. Ул богаулы куллары белән халык язмышы, аның киләчәге турында кайгырып яши, моны үзенең намус эше итеп саный. Батырлыкка аны шушы бурычы чакыра да.
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга...
Муса абый богаулы куллары белән үзенең газиз кешеләре – әнисе, Әминәсе, кызы Чулпан, каләмдәш дуслары, тоткынлыктагы яңа дуслар турында кайгырып яши. (шиг язарга )
Муса абый богаулы куллары белән юморлы шигырьләр дә яза. Ничек шаярырга көч таба алды икән?!. “Томаулы гыйшык”, “Хәдичә”, “Гыйшык һәм сыер”...
Муса абый “Германия суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителсә дә, ул халык белән фашизмны бутамый, халыкка үч сакламыйча дөньядан китә. Фашизм богавы белән богауланган немец халкына мөрәҗәгать итеп, әрнүле шигырен яза”. Чынлап та, Туфан абый, Муса абыйның немец халкына карата ихтирам, хөрмәт күрсәтеп язган юлларына ничек сокланмыйсың! Халыклар дуслыгы тантанасы яңгырый аларда.
Борыгыз муйнын комсыз карчыганың.
Кояш чыксын Алман җиренә.
Күтәрелсен Тельман трибунага,
Маркс, Гейне кайтсын иленә.
Күңелем сезнең белән сөйләшә, Туфан абый!
Мин татар булуым белән горурланам! Мин бәхетле! Татар халкын бөтен планетага таныткан Муса абый! Күпме милләт кешеләре аның алдында баш ия! Кайберләрен языйм әле. “Геройны тудырган якка баш иям. Шагыйрьнең гүзәл образы бик күп буыннарга илһам биреп торыр” (украин язучысы О. Гончар), “ Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында баш иям” (Чынгыз Айтматов). “Муса Җәлилне үстергән татар халкына баш иям”.( Рус язучысы С.Орлов)...
Муса абый нибары унөч яшендә “Бәхет” шигырендә халкым өчен сугышта үлсәм, минем өчен бәхет, ә сугышка киткәндә, “Мин үлемнән курыкмыйм...Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын –яшәүнең максаты шунда”, дип язган. Ә сез, Туфан абый: “Ил, Ватан, халык алдындагы изге бурычларыбызны үтәр өчен Җәлил фидакярлыгы бездә бармы? Намус, вөҗдан турында уйланганда вариантлар эзләмибезме?” дигән сораулар куясыз. “Яшьләребез Ватандарлык хисен Муса Җәлил кебек каннарына сеңдереп үссеннәр иде”. дигән теләк телисез.
Татарның бөек шәхесләреннән үрнәк алып, сезнең теләкләрне тыңлап, лаеклы буын булып үсәрбез! Ә минем, сезнең белән якыннан танышкач, күңелемдә журналист булу теләге уянды. Сезнең кебек катлаулы сораулар турында гади, аңлаешлы итеп язарга өйрәнәсем килә.
“Моңлы бер җыр” драмасыннан Ана сүзләре белән хатымны тәмамлыйм: “Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма, улым. Үз моңын оныткан –башкалар моңын ишетми. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын”.
Бу сүзләрне онытмабыз, бүтәннәргә дә әйтербез, сөйләрбез, Туфан абый!
Тирән хөрмәт белән
Җиһаншина Регина.
Агния Барто. Сережа учит уроки
Рисуем тыкву
Есть в осени первоначальной...
Мороз и заяц
И тут появился изобретатель