Туган ягым горурлыгы
Сыйныф җитәкчебез безне, 5 нче сыйныф укучыларын, узган уку елында ук районыбызның данлыклы диңгез флоты офицеры Гыйләҗев Ислам ага гаиләсе белән таныштырды. Мәктәптән тимур эше белән килүебезне белгәч, аларның күзләрендә зур шатлык, әйтеп бетергесез зур бәхет чаткылары чагылып үтте. Шушы көннән алып без аларга ешрак барып йөри башладык Һәр килүебезне алар зур түземсезлек белән көтеп алалар. Дөрес, алар бездән берни дә эшләтмиләр, без бик теләп ярдәм итәргә теләсәк тә. ”Шөкер,балаларыбыз да әйбәтләр, хәлләребезне белеп торалар, тирә-күршеләребез дә игелекле”,- ди Гөлҗиян апа.Ә без, укучылар, аларның тормыш юлы, үткәннәре белән кызыксынып, үзебез өчен файдалы дәресләр алып китәбез.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagym_gorurlygy.docx | 16.08 КБ |
Туган ягым горурлыгы
Сыйныф җитәкчебез безне, 5 нче сыйныф укучыларын, узган уку елында ук районыбызның данлыклы диңгез флоты офицеры Гыйләҗев Ислам ага гаиләсе белән таныштырды. Мәктәптән тимур эше белән килүебезне белгәч, аларның күзләрендә зур шатлык, әйтеп бетергесез зур бәхет чаткылары чагылып үтте. Шушы көннән алып без аларга ешрак барып йөри башладык Һәр килүебезне алар зур түземсезлек белән көтеп алалар. Дөрес, алар бездән берни дә эшләтмиләр, без бик теләп ярдәм итәргә теләсәк тә. ”Шөкер,балаларыбыз да әйбәтләр, хәлләребезне белеп торалар, тирә-күршеләребез дә игелекле”,- ди Гөлҗиян апа.Ә без, укучылар, аларның тормыш юлы, үткәннәре белән кызыксынып, үзебез өчен файдалы дәресләр алып китәбез.
Менә быел да без Төньяк флотының отставкадагы капитан-лейтенанты һәм отставкадагы милиция майоры, якташыбыз Ислам агага 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлауларыбызны җиткерү өчен, ашыга-ашыга аның янына килдек.Ул тормыш иптәше Гөлҗиян апа белән безне бик шатланып каршы алды. Ислам абый бик нык олыгайса да, үзенең башыннан үткәннәрне исенә төшереп, зур дулкынлану белән сөйләде. Безне кызыксындырган сорауларга да хатыны Гөлҗиян апа белән җавап биреп утырдылар.
Гыйләҗев Ислам Усман улы 1927 нче елның 15 нче октябрендә ТАССРның Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Биккол авылында дөньяга килә.Кечкенәдән төпле акыллы, бик тәртипле һәм максатчан булуы белән башкалардан аерылып тора ул. Язмыш аны төрлечә сыный. 1944 нче елның 31 нче декабрендә хәрби присяга кабул итә. 11 ел буе армия сафларында хезмәт итә. Шуның 9 елы Төньяк Хәрби флотында уза... Илебез өчен, аның киләчәген саклап калу өчен бик зур тырышлыклар куя.
1944 нче елның 20 нче ноябреннән алып 1945 нче елның 6 нчы июненә кадәр артиллерияче – төбәүче,аннан соң 1946 нчы елның 13 нче июленә кадәр телефонист, шул ук елның 12 нче сентябренә кадәр яңадан артиллерияче – төбәүче булып хезмәтен дәвам итә.
-Ираннан гаскәрләрне чыгарганнан соң- ә мин анда 1944 -1946 нчы елларда артиллерияче – төбәүче булып хезмәт иттем. Хезмәтемне дәвам итәр өчен мине Төньяк флотка җибәрделәр , - ди Ислам ага.Шуннан соңгы елларда 1948 нче елның 20 нче декабренә кадәр элемтәче булып эшли.Ислам Усман улын 1948 нче елның декабрендә элемтә бүлеге командиры итеп куялар. Шул ук елларда курсант вазыйфасын башкара. Гадел, үз-үзенә таләпчән Гыйләҗев Ислам Усман улы 1951 нче елның октябренә кадәр тугрылыклы хезмәт итә.1951 нче елларда комсомол эше буенча сәяси бүлекнең җитәкчесе ярдәмчесе була.1955 нче елларда сәяси клуб рәисе булып эшли. Тынгысыз җитәкче монда да үзен бик яхшы яктан гына күрсәтә.Советлар Союзы Хәрби кораллы көчләрендә 1969 нчы елның 15 нче мартыннан алып 1973 нче елның 5 нче апреленә кадәр хезмәт итә. Бу елларда аңа төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килә.
Гыйләҗев Ислам Усман улы –диңгез флоты офицеры.Төньяк диңгез флотында хезмәт иткәндә, Нурлатка кунакка кайтырга туры килә. Бик чибәр, өстәвенә уңган да Гөлҗиян апаны очрата. Алар өйләнешәләр.Ул аны үзе белән Североморскига алып китә. Аларның 2 уллары була. Икесе дә укыганнар.Өлкән улы Равил 20 ел армиядә хезмәт иткән. Бүгенгесе көндә хәрби пенсионер.
Североморскида ул үзенең хезмәтенә тугърылыклы булып кала. Төньяк Хәрби флотында хезмәт иткән вакытларда капитан-лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә.Гомер буе үз өстендә эшли, күп үрләрне яулый. Ислам аганың үткәненә күз салсаң, шактый күп уңышларга ирешүен күрәсең. 1969 нчы елдан 1973 нче елга кадәр Эчке Эшләр министрлыгы составы җитәкчесе булып эшли. Гап-гади генә авыл егете нинди текә кыяларны яулый! Мәскәү финанс уку йортын да тәмамлый. 1972 нче елны Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. Нурлатта яшәгән вакытларда 6 ел буе партия райкомының лекторы була. 3 ел буе шәһәрдә, 3 ел районда шахмат буенча чемпион кала.Тагын 5 ел ветераннар Советы рәисе булып тора ул. ”Социалистик ярышта җиңүче ” күкрәк билгесе белән бүләкләнә Ислам ага. Без, укучылар, шундый якташыбыз белән чиксез горурланабыз.
Заповеди детства и юности
Мороз и заяц
Снежный всадник
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Весенняя сказка