Экскурсия Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен билгеләп үтүгә әзерлек рамкасы нигезендә оештырылган.Экскурсиянең төп максаты булып Бөек Ватан сугышында совет галимнәре тарафыннан ясалган бөтендөнья ачышлары тора; галимнәр яшәгән йортларның хәзерге вакытта истәлекле урыннар икәнен күрсәтү.Экскурсия вакытында туристлар шәһәр халкының фашист Германиясен җиңүдә керткән фидакарь хезмәтләре турында ишетерләр.Текст 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән.Авиаконструктор А.Н.Туполев, химик Г.Х.Камай, физик Е.К.Завойский, геолог Е.Н.Тихвинский ачышлары турында сөйләү планлаштырыла, сугыш герое М.П.Девятаев, Г.Б.Сафиуллин, табиб-галим Вишневский эшчәнлеге турында танышу зарур. Шулай ук туристлар илебез өчен зур хезмәт куйган кешеләребез турында төгәл мәгълүмат тупларлар. Экскурсия дәвамлылыгы 1 сәгать 50 минут. Автобус белән экскурсия.
Вложение | Размер |
---|---|
проект- экскурсия " Бөек Ватан сугышы чорында Казанда легендар шәхесләр" | 890.17 КБ |
МБОУ «Татарская гимназия №17 имени Г.Ибрагимова»
Московского района г.Казани
ЛЕГЕНДАРНЫЕ ЛИЧНОСТИ В КАЗАНИ В ГОДЫ ВОВ
Руководители проекта: Камалова Милауша Гудаеровна,
учитель татарского языка и литературы;
Участник конкурса: Камалетдинов Адель Гамилевич,
ученик 9А класса
Казань -2014
КАЗАН ШӘҺӘРЕ МӘСКӘҮ РАЙОНЫ
Г.ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ 17 НЧЕ ТАТАР ГИМНАЗИЯСЕ
МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Бөек Ватан сугышы чорында
Казанда легендар шәхесләр
Экскурсияне алып баручы: Камалетдинов Гадел Гамилулы, 9 нчы сыйныф укучысы
Экскурсия проекты җитәкчесе:татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалова Миләүшә Годәер кызы
89625548375 , 4705000014@tatar.mail.ru
Маршрут паспорты
№ | маршрут (урамнар) | тукталышлар | Вакыт (минут) |
1 | Максимов | - | |
2 | Дементьев | 5 | |
3 | Гагарин | Урицкий паркы | 15 |
4 | Волгоград | 5 | |
5 | М.Чуйков | 3 | |
6 | Бондаренко | Җиңү паркы | 20 |
7 | Х.Ямашев | 2 | |
8 | Ф.Амирхан | 5 | |
9 | Н.Ершов | 5 | |
10 | К.Маркс | 5 | |
11 | Пушкин | 5 | |
12 | Кремль | 10 | |
13 | Беренче май мәйданы | 10 | |
1 сәг. 30 минут |
Кереш
Экскурсия Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен билгеләп үтүгә әзерлек рамкасы нигезендә оештырылган.Экскурсиянең төп максаты булып Бөек Ватан сугышында совет галимнәре тарафыннан ясалган бөтендөнья ачышлары тора; галимнәр яшәгән йортларның хәзерге вакытта истәлекле урыннар икәнен күрсәтү.Экскурсия вакытында туристлар шәһәр халкының фашист Германиясен җиңүдә керткән фидакарь хезмәтләре турында ишетерләр.Текст 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән.Авиаконструктор А.Н.Туполев, химик Г.Х.Камай, физик Е.К.Завойский, геолог Е.Н.Тихвинский ачышлары турында сөйләү планлаштырыла, сугыш герое М.П.Девятаев, Г.Б.Сафиуллин, табиб-галим Вишневский эшчәнлеге турында танышу зарур. Шулай ук туристлар илебез өчен зур хезмәт куйган кешеләребез турында төгәл мәгълүмат тупларлар. Экскурсия дәвамлылыгы 1 сәгать 50 минут. Автобус белән экскурсия.
Төп өлеш
Казан шәһәренең иң хөрмәтле кунакларына хәерле көн телим! Исәнмесез! Минем исемем Гадел һәм мин «Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының күренекле шәхесләре» дип аталган экскурсияне алып баручы булырмын.
Казан территориясендә хезмәт ияләре оборона оешмаларында эшләгәннэр, ә галимнәр төрле ачышлар ясауларын дәвам иткәннәр.
Уң якта, Горбунов исемендәге заводларның берсе. 1941 елның ноябрендә Мәскәү шәһәренең самолет төзү заводы Казанга эвакуацияләнә. Сугыш елларында һәр алты самолетның берсе Казанда кулланылыш таба. Ул самолетлар дошман эшелоннарын куркытып ут астында тотканнар. Тәүлеккә 12 самолет эшләп чыгарыла. Владимир Михайлович Петляков һәм Андрей Николаевич Туполев – самолетларның авиаконструкторлары булганнар.
Хәзер без күренекле легендар совет галиме академик Сергей Павлович Королев исемендәге урамны үтәбез. УлКазандагы Горбунов заводының конструкторлар бюросында хезмәт иткән, самолетларны төзекләндерү өстендә эшләгән.
1961 нче елда галим төзегән ракета космоска юл ача. Ә беренче космонавт –Ю.А. Гагарин була.
2014 елнын, 4 нче июнендә Гагарин скверында Андрей Николаевич Туполевка(1888-1972)һәйкәл куела. Һәйкәлнең тантаналы ачышында Россиянең оборона министры С. Шойгу, Татарстанның президенты Р.Н.Миңнеханов, Казан шәһәренең МЭРы Метшин һәм Андрей Туполевның оныгы – шулайук конструктор Андрей Туполев та була.
Андрей Николаевич Туполев – рус совет конструкторы, академик, өч тапкыр Хезмәт Герое, 100 ләп самолет уйлап табучы һәм аларның 70е серияләп эшләнә.Туполев исемендәге самолетларда 78 дөнья рекорды куела, 30 дан артык очыш ясала.
Ул – күренекле шәхес, Парижның, Нью-Йоркның хөрмәтле гражданины. Мәскәү өлкәсенең Жуковск шәһәрендә аның хөрмәтенә институт, университет һәм завод аның исемен йөртә. «Канатлар турында поэма» дип аталган нәфис фильмда Туполев тормышы сурәтләнә.
Хәзер без Чуйков урамы буйлап барабыз. Чуйков Советлар Союзы маршалы, фронтж, итәкчесе була. Ә Казанда ул сугышка алынучыларны сугыш сәнгатенә өйрәтә.
Безнең автобусыбыз шәһәрнең үзәк Җиңү паркына килеп туктады.(автобустан чыгу). Нәкъменә бу паркта шәһәрнең Җиңү көненә багышланган иң мөһим җыелышлары үткәрелә, хөкүмәт Бөек Ватан сугышы ветераннарын зурлый. Паркта 1418 агач утыртылган, чөнки сугыш нәкъ 1418 көн барган. Бу паркта элеккеге сугыш техникаларыннан пушкалар, вертолетлар, самолетлар һәм танклар булганга күрә, аны музей дип тә атыйлар.
Паркның Дан аллеясында яшь тол хатынга бронзадан сын куелган. Һәйкәлне төзүдә президент М.Ш.Шәймиевның хезмәте зур.
Хәтер диварында сугыш батырларының исемнәре мәңгеләштерелгән, аларның берсе – күренекле якташыбыз П.М. Гаврилов (1900-1979) – Брест ныгытмасы батыры.
Мәңгелек ут янына без чәчәкләр куярбыз. Аннан соң экскурсиябезне дәвам итәр өчен, Сезне автобуска үтүегезне сорыйм. Хәзерге вакытта без Казанның яңа төзелгән Миллениум күпереннән үтәбез. Казанка елгасының сулъяк ярында кызылташ койма артында шәһәребезнең иң борынгы зиратларының берсе урнашкан. Монда Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәм офицерлар мәңгелек тынычлык таптылар. М.П. Девятаев (1917-2002) – крестьян гаиләсендә 13нче бала булып туган, 1938 елдаул Казанның елга техникумын һәм айроклубта укуын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында ул летчик-истребитель булып хезмәт итә. 9 дошман очкычын бәреп төшергәннән соң, ул Минск тирәсендә дошман кулына, фашистлар концлагерена эләгә. Ләкин күпмедер вакыттан соң тоткын фашистлар очкычында кача ала. Бөек Ватан сугышыннан соң күренекле очучы «Җәһәннәмнән качу» дип аталган китап яза. Шул хөрмәткә елга техникумы һәм шәһәребезнең бер урамы аның исемен йөртә.
Гани Бикинович Сафиуллин (1905-1973) – Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант. Ул крестьян гаиләсендә туа, сугыш елларындагы хезмәтен гади солдат булып башлый, Сталинград сугышында катнаша, дошман тарафыннан басып алынган 73 пунктны азат итүчеләрнең берсе. Сугыштан сон, Генераль Штаб Академиясен бетерә. Аның исеме белән шәһәребезнең урамы аталган.
Уң якта, Ершов урамында, Казандагы иң беренчеләрдән булып төзелгән мәңгелек ут һәм сугыш батырларына һәйкәл куелган. Шулай ук бу паркта сез яраланган сугышчысынын күрә аласыз. Бу скульптура яшь буыннарга Бөек Ватан сугышындагы сугышчылар турында искә төшереп торачак, һәм яшь буыннар аларга лаеклы булырга тырышачаклар.
Беркемдә онытылмый! Бернәрсә дә онытылмый! Хәтер мәңгелек!
Хәзер без К. Маркс урамында. Сул якта Казан технология университеты бинасын күрәсез. Бөек Ватан сугышы вакытында шушы университет бинасында 300 дәнартык фәнни хезмәткәр күп кенә оешмаларга ярдәм күрсәтәләр. Гыйлем Хәйри улы Камай – профессор-химик, татарлардан иң беренче булып кетгут заводы коллективына технологик процессны тизләтү дә, продукция ассортиментын зурайту да, сугыш медицинасына кирәкле кетгутны, ул вакыттагы яраларны тегү өчен кирәкле продукцияне зурайтуда ярдәм итә. Сугыш вакытында ул фосфордан һәм мышьяктан химик катнашма барлыкка китерә. Ул катнашманы оборона сәнәгатендә кулланганнар. Химик реакция һәм университет студентлары өчен стипендия Камай исемен йөртә.
Уң яктагы өч катлы ташсарыбина - Аграр унивеситет. Бөек Ватан сугышында бу бина 800 кешелек сырхау ханә була. Анда төрле фронттан авыр яраланган сугышчыларны СССРның иң яхшы табиблары дәвалый. Ул табиблар арасында әтиле-уллы Вишневскийлар да булган. Александр Васильевич Вишневский – Казан университетын тәмамлаган, хирург, новатор, галим, Вишневский мазен һәмавыртуны баса торгандаруны – новокаинны уйлаптабучы. Аның улы – Александр да – СССР Министрлыгы оборонасының баш хирургы, галим, йөрәккә һәм үпкәгә операция ясау белгече. Бу күренекле табиблар сугыш вакытында бик куп солдат һәм офицерларның гомерләрен саклап калалар. Вишневский исеме белэн мазь, Казанның бер урамы аталган, ә әтисе хакына медицина университеты каршында сын куелган. Без хәзер Кремль урамын үтәбез. Сулякта - Казан Федераль университеты. Сугыш елларында меңләгән студентлар һәм укытучылар Казан тирәсендә саклану корылмаларын һәм окоплар чокыганнар. Әгәр дә фашистлар Казанга якынлашкан булсалар, бу окопларның кирәге чыгар иде. Ләкин фашистлар Сталинградта тоткарланган булалар. Сулякта – физика факультеты бинасы һәм Е.К. Завойский бюсты урнашкан. Е.К. Завойский 1944 нче елда физика өлкәсендә бик зур ачыш ясый. Аның ачышы – атом бомбасы ачышына беренче адым була. Завойский исеме белән халыкара премия, институт һәм урам исеме аталган. Сул яктагы ике катлы таш сары бина – университетның геология факультеты. 1943 елда Татарстанда геологлар коллективы нефть чыганагын таба. Геологлар арасында Екатерина Иван кызы Тихвинская да була. Ул КГУ да беренчеләрдән хатын-кыз буларак, минераллар һәм геология докторы, беренче хатын-кыз профессор, һәм КГУда геология факультетының деканы була. Аның исеме онытылмаган. Геология факультетының геология музеенда аңа багышланган экспозиция дә бар. Сулякта, ике катлы бик бай бизәлешле таш бина күрәсез. Хәзерге вакытта бу бинада Татарстанның Милли музее урнашкан. Музейда сугыш чорыннан калган документлар, төрле сурәтләр, плакатлар бар. Алар сугыш чорының борчулы һәм батыр рухын безгә тапшыра.
Музейда Бөек Ватан сугышы Герое Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы да бар. Сугышның милли героена багышланган сын шәһәр үзәге мәйданында урнашкан, ул сезнең каршыгызда. Автобустан чыгып бу һәйкәлгә күз салыйк. Муса Җәлил һәйкәле 1966 елда салынган, бу һәйкәл совет халкының батырлык символы булып тора. Муса Җәлил шагыйрь, публицист һәм оештыручы була. Бөек Ватан сугышында авыр яраланган Муса әсирлеккә эләгә, концлагерьда ул яшерен оешма җитәкчесе була. Моабит төрмәсенең казематында ул үлем җәзасы алдыннан бик эчтәлекле шигырьләр язып калдыра. Ул шигырьләр безгә “Моабит дәфтәрләре”исеме астында килеп җитә.
М. Җәлил 1942 елда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә. Җәлил үлемнән дә көчлерәк һәм ныграк булган көчне белгән, һәм ул – үлемсезлек, мәңгелек. Аның исеме Татарстан шәһәрләренең исемнәрендә мәңгеләштерелгән; опера һәм балет театры, урам исемнәре, корабльләр һәм татар сәнгать белгечләре премияләре аның исеме белән аталган.
Ә хәзер сезне Казан Кремленә үтүегезне сорыйм. Кремльдә 6 музей, аларның берсе, Бөек Ватан сугышына багышланган музей-мемориал да бар. Ул музейда уникаль экспонатлар – сугыш чорының шаһитләре.
Литература
Карта-схема маршрута
Стеклянный Человечек
Ёжикина Радость
Неньютоновская жидкость
Астрономический календарь. Октябрь, 2018
Снежная сказка