Минем Фаит бабам да – тыл ветераны. Әтисе сугышка киткәндә, аңа унбер генә яшь булган. Ул бер мең тугыз йөз утызынчы елның унтугызынчы декабрендә Зәй районы Әхмәт авылында Фазыл һәм Нурзидә Сәетовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән.
Вложение | Размер |
---|---|
yupova_ayzir_irek_kyzy._minem_babam_-_tyl_veterany_-_kopiya.docx | 33.4 КБ |
Минем бабам – тыл ветераны
Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Шуңа күрә узган гасырның 1941 нче елгы куркыныч егерме икенче июнь таңы тарих битләрендә генә калсын иде! Тылсымлы таягым булса, бу минем иң беренче теләгем булыр иде. Әйе, әйе... Чөнки без тыныч тормыш яклы. Без – тынычлык балалары! Ә илебезгә тынычлык - төсе белән матур, күңеле белән җылы яз аеның тугызынчы маенда килгән. Тиздән, бик тиздән Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ел булачак. Гасырлар узган саен, илебез өчен иң бөек бәйрәм булып калачак бу көнне безгә әби-бабайларыбыз бүләк иткән. Алар моның өчен үз гомерләрен аямаганнар: бик күпләре сугыш кырында ятып калган. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнарга да көн күрүләре бик авыр булган. Алар икмәк үстергәннәр, маллар асраганнар, солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куйганнар. Кыскасы, тылда эшләнгәннәр барысы да фронт өчен булган.
Минем Фаит бабам да – тыл ветераны. Әтисе сугышка киткәндә, аңа унбер генә яшь булган. Ул бер мең тугыз йөз утызынчы елның унтугызынчы декабрендә Зәй районы Әхмәт авылында Фазыл һәм Нурзидә Сәетовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Гаиләдә бабамнан кечерәкләр тагын әле бишәү булган: Нурия, Равия, Халит, Ракыя, Рәүф. Алар - утлы елларда туган, ачлык-ялангачлыкны татып үскән балалар. Әтиләре, ягъни минем дәү бабам, бер мең тугыз йөз кырык беренче елны сугышка киткәч, гаиләне торгызу дәү әбием җилкәсенә төшә. Инде мәктәпкә кергән бабама алга таба укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмаган. Сугышның сары сагышы әтисезләр йөзендә диләр. Балалар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Гаиләдә иң олы бала булганга, барлык эшләр дә бабам җилкәсенә төшә: әнисенә ияреп, утын әзерләү, печән чабу, гаиләне туйдыру өчен, басуда калган черек бәрәңгеләр җыю дисеңме?! “Колхозга да эшкә кушалар иде. Атларга камыт кидерергә картлар булышты, чөнки буй җитми иде. Сыерыбыз булмады. Басудан черек бәрәңге җыярга чыга торган идек. Әнкәй шул бәрәңгене мичтә пешереп безгә ашата торган иде. Ярый әле басуларда төрле-төрле үләннәр бар иде, шулар ачлыктан саклап калды. Алга таба басуда да ашарга яраклы үләннәр кими башлады”... – дип, янә үткәнгә кайта ул.
Авырлыкларга карамастан, безнең әби-бабайларыбыз ял итәргә дә вакыт тапкан. Көндәлек хезмәттән бушаган арада төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, җырлаганнар. Нинди генә кызыклы уеннар булмаган ул вакытта: тукмак тәгәрәткәннәр, арка сугышлы уйнаганнар. Кыскасы, ничек тә үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Юклыкның ни икәнен күргән бабам хәзерге мул тормышка шакката. Аның сөйләгәннәрен тыңласаң, исең китәр... “Сабантуйга кияр әйбер булмагач, әнкәй киндер капчыктан чалбар тегеп бирде, аны манды. Шул да зур сөенеч иде инде”, - дип сөйли ул безгә. “Бәләкәй булсак та, сугыш яңалыкларын ишетеп тордык... Май аенда әнкәйләр яшелчә бакчасында эшлиләр иде. Сугыш беткәнлекне әйтергә, алар янына мине йөгерттеләр. Шул чагында апалар, авызыңа бал да май, дип, минем хәбәремә сөенешкәннәрен хәтерлим”, - дип, безнең белән хатирәләрен уртаклаша.
Әйе, халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып калачак. Дәү бабам да сугыштан исән-имин туган авылына әйләнеп кайта. Ирләре, уллары кайткан гаиләләр әзме-күпме җиңеллек кичерә. Алга таба яңа көчләр белән авылны торгызу башлана. Әкренләп күмәк хуҗалык эшләре җайга салына.
Бабамның кечкенәдән үк гармун уйнарга теләге көчле булган. Аңа каяндыр кечкенә генә гармун тапканнар. “Иске гармун иде инде ул, күрекләре дә кубып, сүтелеп беткән иде. Камыр белән ябыштырып куйгач, тагын азрак тарткаларга була иде әле. Өйдәге тараканнар гына төне буена камырын ашап бетерәләр иде”, - дип, искә ала ул чакларын бабам. Шулай итә-итә, вакыт булган саен, гармунның төймәләренә баскалап, ул авыл көйләре уйнарга өйрәнгән. Бабам, кичке уеннарда бию көйләрен сыздырып, егетләрнең-кызларның күңелен ачкан, яшьләр арасында игътибар үзәгендә булган. “Җан дустын” бабам армиягә дә алып киткән. Анда да буш вакытларында кулында гармун булган. Псков өлкәсендә урнашкан Бөек Луки шәһәрендә узган армия вакытларын бик сагынып сөйли ул. Элегрәк вакытларда армиядә хезмәт итү өч елга кадәр сузылган. Шул дәвер эчендә өч сыйныф белеме булган бабам әзме-күпме рус телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәнгән.
Бабамның тормышы авыл белән бәйле. Әйе, авылда яшим дигән кешегә эш җитәрлек. Шуңа күрә Фаит бабам бөтен гомере буена авылда хезмәт итә. “Якты йолдыз” исемле күмәк хуҗалыкта бригадир да, көтүче дә була. Шулай ук авыл клубында да эшләп ала. Бабам тырышлыгы аркасында клуб ишегалдына утыртылган каен агачлары әле һаман да шаулап үсеп утыралар.
Бер-бер артлы үсеп килүче 18 оныгы-оныкчыгы бабама алга таба яшәргә көч өсти. Алар, һәрвакытта да бабам янына кайтып, аның хәлләрен белеп торалар. Инде менә биш елга якын ялгызы гына яшәүче Фаит бабама тиздән сиксән биш яшь тулачак. Тормыш иткәндә ачысын-төчесен күп күргән бабам әле картаерга ашыкмый. Алтын куллы бабама авыл халкы да вак-төяк йомыш белән кергәли: кайсының итегенә олтан салырга кирәк, кайсына - ат дирбиясе, кайсына - хуҗалык өчен башка кирәк-ярак. Ул ясаган чаналарны, дирбияләрне районыбызда уздырыла торган бәйрәмнәргә дә күргәзмә өчен алгалыйлар әле. Бизәкләп эшләгән тәрәзә йөзлекләре, чәчәкләп ясаган койма рәшәткәләре әллә кайдан аерылып, балкып торалар.
Иртә торып эшкә тотынган кешене тургайга тиңлиләр. Минем бабам да җәй көннәрендә, иртәнге икедә торып, печән чабарга китә. “Иртәнге һаваның сихәте күп аның, кызым. Чыклы үләннәр белән битеңне юсаң, рәхәт булып китә. Ә инде кызарып чыккан кояшны күзәтү – үзе бер могҗиза”, - ди бабам. Ат арбасына утырып, басуга барулар, сәнәк-тырма тотып, яшел хуш исле печән җыюлар минем кебек авыл баласы өчен ят шөгыль түгел. Ишек алдында чалгы чүкегән тавышны тыңлавы гына да ни тора! Авыл һәм район сабантуйлары, төрле концертлар минем бабамның катнашыннан башка узмый. Я ул гармуны белән сабантуй бәйрәме алдыннан бүләкләр җыюда катнаша, я балаларның күңелен күреп, аларны җигүле атта җилдертә. Гармунында татар халык көйләрен сыздырып уйнап җибәрсә, кошлар да тынып кала. Аның өендә гармуннар дүрт төрле: тальян, саратов, вараксин, хромка. Әле бер баяны да бар. Көне буена бер тапкыр гына гармунында уйнаса да, күңеле бушап калгандай була. Мәдәни чараларга ул аеруча җитди карап, алдан ук хәстәрен күреп әзерләнә. Менә быел да Бөек Җиңүгә җитмеш ел тулуга багышланган кичәләрдә бабам үзенең моңлы җырларын сузар, авыл көйләрен яңгыратыр, күңеле белән яңадан авыр елларын искә алыр.
Киләчәктә мин аңа озын гомер, тыныч картлык телик.
Әюпова Айзиря Ирек кызы,
Кадер мәктәбе, 11 нче сыйныф укучысы
Загадка Бабы-Яги
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Сказка про Серого Зайку
Рождественские подарки от Метелицы
Лиса Лариска и белка Ленка