Исәнмесез, минем газиз бабаларым! Исәнмесез, киләчәк буын кешеләре!
Киләчәккә хатлар барып җитәр, ә үткәнгә, ә үткәнгә ... хатлар барырмы!?.
Ерак бабаларым, батыр, курку белмәс, көчле рухлы көрәшчеләрем! Туган илебезнең ышанычлы уллары! Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена санаулы көннәр калганда, сезнең оныкчыгыгыз Илнараның күңеле сезгә эндәшә, сезнең турыда бөтен планетага сөйлисем килә. Мөмкинме?Киләчәк буыннар, сезгә мөрәҗәгать итәм! Укыгыз, белегез, башкаларга сөйләгез! Сезгә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендәге 2нче лицейның 7нче сыйныф укучысы Асылова Илнара хат яза.
Минем әти-әниемнең бабайлары –ерак бабайларым – Бөек Ватан сугышында катнашкан. Дүртәү алар. Күз яшьләренә төренгән Бөек Җиңүдә асыл бабайларымның өлеше искиткеч зур. Горурланам мин сезнең белән, горурланам үз фамилиям белән! Без–Асыловлар! Асыл, димәк, затлы! Лаеклы яшәргә кирәк!
Исемнәрегез дә, күңелләрегез асыл булган сезнең ерак бабаларым!
Ничек итеп сезнең турыда язмыйсың! Иң элек әтием ягыннан бабамның әтисе Асылов Нурлыгәрәй Асыл улы турында сөйләячәкмен. Якты нурлар чәчеп яшәгәнсең бит син минем саф күңелле ерак Нурлыгәрәй бабам. Асылов Нурлыгәрәй Асыл улы 1900 нче елда Бөгелмә районының Карабаш авылында туган. Ул колхозлаштыру чорында актив катнашкан. Бөек Ватан сугышы башланганчы, колхозда бөтен көчен куеп эшләгән, яхшы оештыручы, менә дигән җитәкче булган. Нурлыгәрәй бабай Гражданнар сугышында катнашкан, Крым ярымутравында Михаил Фрунзе командалыгында сугышкан. Симферополь шәһәрендә ул хәзинә таба. Сандыкта алтын тәңкәләр һәм кыйммәтле әйберләр булган. Бу хәзинә өчен командалык аңа ике көпшәле мылтык бүләк иткән. Кызыл Армиядән демобилизацияләнгәч, Идел якларында авыр тормыш булганлыгын белеп, командалык аңа гаилә өчен уналты пот тоз бирә. Ул вакытта тоз бик зур байлык саналган. Өйгә кайткач, ул бөтен тозны диярлек үзенең авылдашларына тарата.
Менә нинди киң күңелле кеше булгансың бит син, Нурлыгәрәй бабам!
Тыныч тормыш вакытында аны төркем җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Аның җитәкчелегендә авылда орлыкларны киптерү өчен ашлык киптергеч, ике күпер һәм такта яру җайланмасы төзелгән. Авылда аны хөрмәт һәм ихтирам иткәннәр.
Менә Бөек Ватан сугышы башлана, сугышка солдатларны Суслонгер лагерендә әзерләгәннәр. Алар арасында Нурлыгәрәй бабай да булган. Шулай итеп, ул үз теләге белән фронтка китә. Соңгы хәбәр аңардан 1941нче елның ахырында Мәскәү астыннан килгән. Кышын 1942нче елда аның хатынына бабайның үлгәнлеге турында кәгазь килә. Без әле һаман да аның кайда күмелгәнен һәм аның каберенең кайда икәнен белмибез. Безнең һәм авылдашларыбызның хәтерендә син Нурлыгәрәй бабай әдәпле һәм гадел кеше, укымышлы крестьян һәм туган иленә тугрылыклы рядовой солдаты булып калгансың. Синең исемең бабаем Хәтер Китабына кертелгән.
Менә нинди тугрылыклы, батыр кеше булгансың бит, Нурлыгәрәй бабам!
Мине сиңа, ерак бабаңа, охшагансың, диләр. Мин бик шатланам бу сүзләргә. Тап төшерәсем килми синең исемеңә. Бик тырышып укыйм.
Нурлыгәрәй бабамның тормыш иптәше –Асылова Миңнехаят. Алар 1923нче елда никахлашканнар, 7 бала үстергәннәр.Әбием Нурлыгәрәй бабайның энесенең өч ятим калган баласын да үзенә тәрбиягә алган. Бабай сугышка киткәч, Миңнехаят әби берүзе ун бала үстергән. Шуңа күрә минем әбиемә герой-ана исеме бирелгән. Сугыш вакытында авылларда бүреләр күренә башлаганнар. Аллар көннән-көн күбәйгәннәр, чөнки ирләр сугышта, ә авылда хатыннар гына. Бүреләр колхоз малларына күп зыян китергәннәр, һәм авыл хуҗасы мондый хәл белән бернәрсәдә эшли алмаган. Миңнехаят әби малларны саклау өчен, Нурлыгәрәй бабайның мылтыгын алып, колхоз җитәкчесенә биргән. Аннан соң колхоз хуҗасы бүреләрне аткан. Шулай итеп, Миңнехаят әби колхоз малларын саклап калырга ярдәм иткән. Минем әбием батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнгән.
Минем әбиемнең әтисе –Сәлимов Халик Сәлим улы 1900 нче елда Яңа-Писмән районының Тимәш авылында туган. Бабай колхозлаштыру чорында колхоз рәисе булган. Ул да, Нурлыгәрәй бабай кебек, Крым сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышы вакытында аның берничә тапкыр кул-аяклары яраланган. Халик бабай иҗади кеше булган. Ул бик яхшы җырлаган, үзе җырлар чыгарган һәм көйләр язган. Бабай рядовой солдат булган, һәм ул үзенең җырлары белән солдатларның күңелләрен күтәрә торган булган. Халик бабай күп медальлар белән бүләкләнгән. Ул 1945нче елда яраланып өенә кайта. Безгә менә дигән үрнәк булып, бик матур яшәп 1984нче елның 7нче сентябрендә якты дөньядан китә. Хәзерге вакытта Тимәш авылында, мәктәп стендында Халик бабайның сугыш бүләкләре һәм фоторәсемнәре тора.
Хатымны дәвам итәм, әнием ягыннан әбиемнең әтисе-Галиев Гаттар Мөхәммәтгали улы 1915нче елда Бөгелмә районының Карабаш авылында туган. Гаттар бабай армия сафларында хезмәт иткән. Ул 1939 нчы елның 27нче декабрендә минем әбиемнең әнисе Мөгаллимә Илалтдин кызы белән никахлашкан. 1940нчы елның 3нче ноябрендә аларның кызлары, минем әбием Мәршүдә Гаттар кызы дөньяга килә. Мөгаллимә әби һәм Гаттар бабай 1,5 ел яшәп калганнар. 1941нче елның 7нче июлендә Гаттар бабай сугышка киткән. 1941нче елның декабрь аенда Мөгаллимә әбиемә хат килә. Анда минем Гаттар бабай хәбәрсез югалган, дип язылган була. 24 яшьлек Мөгаллимә әбием(прабабушка) 7 айлык бала белән калган. Ул баласын, минем Мәршүдә әбиемне, ялгызы үстергән, башка тормышка чыкмаган. Мөгаллимә әбием 1989нчы елның 26нчы маенда 71 яшендә бакыйлыкка күчкән. Мәршүдә әбием белән Сәлимҗан бабайның өч кызы була, ләкин бабайның гомере кыска булган. Мәршүдә әбием 45 яшендә тол калган, ялгызы өч кызын тәрбияләп үстергән һәм олы юлга аяк бастырган. Уртанчы кызы минем әнием була. Хәзер Мәршүдә әбием матур гына яши, һәрвакыт әбием янына кайтабыз, ул безнең кайтуга бик шатлана. Бииик рәхәт аның янында!
Сәлимҗан бабайның әтисе-Асылгәрәев Нурлыгәрәй Асылгәрәй улы Карабаш авылында туган. Ул да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Минем әбием аның турында аз белә. Нурлыгәрәй бабай немецларга әсирлеккә эләккән була. Ләкин ул өйгә исән-имин кайта. Нурлыгәрәй бабай күп медальлар белән бүләкләнгән. Бик тыйнак кеше булган, тормыш сынаулары турында сөйләргә яратмаган.1995нче елның 27нче августында үлгән.
Минем бабайларым һәм әбиләрем бик авыр тормыш кичергәннәр. Алар безнең Туган илне саклау өчен барысын да эшләгәннәр. Мин шундый әби-бабайларым булуына бик шат.
Газиз бабаларым! Сезнең яшәү рәвешләрегез безнең өчен менә дигән үрнәк. Мин бик яратам һәм беркайчан да онытмам. Киләчәктә мин сезнең турыда үземнең балаларыма, оныкларыма да сөйләрмен, чөнки үземнең әби-бабайларым белән бик нык горурланам, сезгә чиксез рәхмәтлемен. Сезнең хәтерләрегезгә тап төшермәм, лаек булып яшәргә тырышырмын.
Ерак бабаларым, асыл затларым минем! Мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт сезгә! Тыныч йоклагыз!
Сезнең белән горурланып,
оныкчыгыгыз Илнара!
13 февраль, 2015ел.
Вложение | Размер |
---|---|
tatarstan_pochtasy_pismo_veteranu_zayavka_na_uchastie.docx | 269.03 КБ |
Заявка на участие
(для учащихся)
Информация об участнике:
Номинация: Письмо четырем моим прадедам – ветеранам войны
Ф.И.О.: Асылова Ильнара Равилевна
Возраст или год рождения: 14 лет, 2001 год
Контактный номер телефона: 89872991387
Информация об учебном заведении:
Наименование учебного заведения: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение лицей №2 Бугульминского муниципального района
Почтовый адрес (с индексом): 423230, г. Бугульма¸ ул. Гоголя, д. 64,
e-mail bugulmaliceum@gmail.ru
Телефон (с кодом города): тел. 8(85594) 4-44-68,
Ф.И.О. директора: Иванов Геннадий Александрович
Ф.И.О. преподавателя (научного руководителя):
Гилязова Альфия Камиловна
Контактный номер телефона преподавателя: 89600830870, 89061136136
Исәнмесез, минем газиз бабаларым! Исәнмесез, киләчәк буын кешеләре!
Киләчәккә хатлар барып җитәр, ә үткәнгә, ә үткәнгә ... хатлар барырмы!?.
Ерак бабаларым, батыр, курку белмәс, көчле рухлы көрәшчеләрем! Туган илебезнең ышанычлы уллары! Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена санаулы көннәр калганда, сезнең оныкчыгыгыз Илнараның күңеле сезгә эндәшә, сезнең турыда бөтен планетага сөйлисем килә. Мөмкинме?Киләчәк буыннар, сезгә мөрәҗәгать итәм! Укыгыз, белегез, башкаларга сөйләгез! Сезгә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендәге 2нче лицейның 7нче сыйныф укучысы Асылова Илнара хат яза.
Минем әти-әниемнең бабайлары –ерак бабайларым – Бөек Ватан сугышында катнашкан. Дүртәү алар. Күз яшьләренә төренгән Бөек Җиңүдә асыл бабайларымның өлеше искиткеч зур. Горурланам мин сезнең белән, горурланам үз фамилиям белән! Без–Асыловлар! Асыл, димәк, затлы! Лаеклы яшәргә кирәк!
Исемнәрегез дә, күңелләрегез асыл булган сезнең ерак бабаларым!
Ничек итеп сезнең турыда язмыйсың! Иң элек әтием ягыннан бабамның әтисе Асылов Нурлыгәрәй Асыл улы турында сөйләячәкмен. Якты нурлар чәчеп яшәгәнсең бит син минем саф күңелле ерак Нурлыгәрәй бабам. Асылов Нурлыгәрәй Асыл улы 1900 нче елда Бөгелмә районының Карабаш авылында туган. Ул колхозлаштыру чорында актив катнашкан. Бөек Ватан сугышы башланганчы, колхозда бөтен көчен куеп эшләгән, яхшы оештыручы, менә дигән җитәкче булган. Нурлыгәрәй бабай Гражданнар сугышында катнашкан, Крым ярымутравында Михаил Фрунзе командалыгында сугышкан. Симферополь шәһәрендә ул хәзинә таба. Сандыкта алтын тәңкәләр һәм кыйммәтле әйберләр булган. Бу хәзинә өчен командалык аңа ике көпшәле мылтык бүләк иткән. Кызыл Армиядән демобилизацияләнгәч, Идел якларында авыр тормыш булганлыгын белеп, командалык аңа гаилә өчен уналты пот тоз бирә. Ул вакытта тоз бик зур байлык саналган. Өйгә кайткач, ул бөтен тозны диярлек үзенең авылдашларына тарата.
Менә нинди киң күңелле кеше булгансың бит син, Нурлыгәрәй бабам!
Тыныч тормыш вакытында аны төркем җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Аның җитәкчелегендә авылда орлыкларны киптерү өчен ашлык киптергеч, ике күпер һәм такта яру җайланмасы төзелгән. Авылда аны хөрмәт һәм ихтирам иткәннәр.
Менә Бөек Ватан сугышы башлана, сугышка солдатларны Суслонгер лагерендә әзерләгәннәр. Алар арасында Нурлыгәрәй бабай да булган. Шулай итеп, ул үз теләге белән фронтка китә. Соңгы хәбәр аңардан 1941нче елның ахырында Мәскәү астыннан килгән. Кышын 1942нче елда аның хатынына бабайның үлгәнлеге турында кәгазь килә. Без әле һаман да аның кайда күмелгәнен һәм аның каберенең кайда икәнен белмибез. Безнең һәм авылдашларыбызның хәтерендә син Нурлыгәрәй бабай әдәпле һәм гадел кеше, укымышлы крестьян һәм туган иленә тугрылыклы рядовой солдаты булып калгансың. Синең исемең бабаем Хәтер Китабына кертелгән.
Менә нинди тугрылыклы, батыр кеше булгансың бит, Нурлыгәрәй бабам!
Мине сиңа, ерак бабаңа, охшагансың, диләр. Мин бик шатланам бу сүзләргә. Тап төшерәсем килми синең исемеңә. Бик тырышып укыйм.
Нурлыгәрәй бабамның тормыш иптәше –Асылова Миңнехаят. Алар 1923нче елда никахлашканнар, 7 бала үстергәннәр.Әбием Нурлыгәрәй бабайның энесенең өч ятим калган баласын да үзенә тәрбиягә алган. Бабай сугышка киткәч, Миңнехаят әби берүзе ун бала үстергән. Шуңа күрә минем әбиемә герой-ана исеме бирелгән. Сугыш вакытында авылларда бүреләр күренә башлаганнар. Аллар көннән-көн күбәйгәннәр, чөнки ирләр сугышта, ә авылда хатыннар гына. Бүреләр колхоз малларына күп зыян китергәннәр, һәм авыл хуҗасы мондый хәл белән бернәрсәдә эшли алмаган. Миңнехаят әби малларны саклау өчен, Нурлыгәрәй бабайның мылтыгын алып, колхоз җитәкчесенә биргән. Аннан соң колхоз хуҗасы бүреләрне аткан. Шулай итеп, Миңнехаят әби колхоз малларын саклап калырга ярдәм иткән. Минем әбием батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнгән.
Минем әбиемнең әтисе –Сәлимов Халик Сәлим улы 1900 нче елда Яңа-Писмән районының Тимәш авылында туган. Бабай колхозлаштыру чорында колхоз рәисе булган. Ул да, Нурлыгәрәй бабай кебек, Крым сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышы вакытында аның берничә тапкыр кул-аяклары яраланган. Халик бабай иҗади кеше булган. Ул бик яхшы җырлаган, үзе җырлар чыгарган һәм көйләр язган. Бабай рядовой солдат булган, һәм ул үзенең җырлары белән солдатларның күңелләрен күтәрә торган булган. Халик бабай күп медальлар белән бүләкләнгән. Ул 1945нче елда яраланып өенә кайта. Безгә менә дигән үрнәк булып, бик матур яшәп 1984нче елның 7нче сентябрендә якты дөньядан китә. Хәзерге вакытта Тимәш авылында, мәктәп стендында Халик бабайның сугыш бүләкләре һәм фоторәсемнәре тора.
Хатымны дәвам итәм, әнием ягыннан әбиемнең әтисе-Галиев Гаттар Мөхәммәтгали улы 1915нче елда Бөгелмә районының Карабаш авылында туган. Гаттар бабай армия сафларында хезмәт иткән. Ул 1939 нчы елның 27нче декабрендә минем әбиемнең әнисе Мөгаллимә Илалтдин кызы белән никахлашкан. 1940нчы елның 3нче ноябрендә аларның кызлары, минем әбием Мәршүдә Гаттар кызы дөньяга килә. Мөгаллимә әби һәм Гаттар бабай 1,5 ел яшәп калганнар. 1941нче елның 7нче июлендә Гаттар бабай сугышка киткән. 1941нче елның декабрь аенда Мөгаллимә әбиемә хат килә. Анда минем Гаттар бабай хәбәрсез югалган, дип язылган була. 24 яшьлек Мөгаллимә әбием(прабабушка) 7 айлык бала белән калган. Ул баласын, минем Мәршүдә әбиемне, ялгызы үстергән, башка тормышка чыкмаган. Мөгаллимә әбием 1989нчы елның 26нчы маенда 71 яшендә бакыйлыкка күчкән. Мәршүдә әбием белән Сәлимҗан бабайның өч кызы була, ләкин бабайның гомере кыска булган. Мәршүдә әбием 45 яшендә тол калган, ялгызы өч кызын тәрбияләп үстергән һәм олы юлга аяк бастырган. Уртанчы кызы минем әнием була. Хәзер Мәршүдә әбием матур гына яши, һәрвакыт әбием янына кайтабыз, ул безнең кайтуга бик шатлана. Бииик рәхәт аның янында!
Сәлимҗан бабайның әтисе-Асылгәрәев Нурлыгәрәй Асылгәрәй улы Карабаш авылында туган. Ул да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Минем әбием аның турында аз белә. Нурлыгәрәй бабай немецларга әсирлеккә эләккән була. Ләкин ул өйгә исән-имин кайта. Нурлыгәрәй бабай күп медальлар белән бүләкләнгән. Бик тыйнак кеше булган, тормыш сынаулары турында сөйләргә яратмаган.1995нче елның 27нче августында үлгән.
Минем бабайларым һәм әбиләрем бик авыр тормыш кичергәннәр. Алар безнең Туган илне саклау өчен барысын да эшләгәннәр. Мин шундый әби-бабайларым булуына бик шат.
Газиз бабаларым! Сезнең яшәү рәвешләрегез безнең өчен менә дигән үрнәк. Мин бик яратам һәм беркайчан да онытмам. Киләчәктә мин сезнең турыда үземнең балаларыма, оныкларыма да сөйләрмен, чөнки үземнең әби-бабайларым белән бик нык горурланам, сезгә чиксез рәхмәтлемен. Сезнең хәтерләрегезгә тап төшермәм, лаек булып яшәргә тырышырмын.
Ерак бабаларым, асыл затларым минем! Мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт сезгә! Тыныч йоклагыз!
Сезнең белән горурланып,
оныкчыгыгыз Илнара!
13 февраль, 2015ел.
О чем поет Шотландская волынка?
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Снежный всадник
Новый снимок Юпитера
Цветение вишни в лунную ночь