Әниемнең әнисе - минем яраткан әбием.
Вложение | Размер |
---|---|
biem.docx | 16.36 КБ |
Әбием.
Минем яраткан әбиемнең исеме - Евдокия. Аның туган ягы - ямьле Сарсаз-Баграж авылы. Әбиемә хәзер 83 яшь. Ул - тыл ветераны. Әбием Кадер авылы егетенә, ягъни минем бабама кияүгә чыккан. Яшь вакытларында алар әбиемнең авылына урман аша гына йөргәннәр. Авыр вакытларда тырышып эшләгәннәр, бергә көн күргәннәр. Әбиемнең һәм бабамның 6 балалары бар: иң өлкәне - Валентин, ә аннары – Николай, Анатолий, Екатерина, Галина һәм минем әнием - Лидия. Алар бәләкәй чакта өй эче гөр килеп торган.
Хәзер минем әбием үзе генә яши, ләкин балалары аның янына еш кайталар. Мин аның янына барсам, бергә рәхәтләнеп төрле темаларга сөйләшеп утырабыз. Ул чирләп китсә, мин тизрәк аның янына йөгерәм. Әбием безнең өйдән ерак яшәми. Ләкин ул карт инде, шуңа күрә безгә килеп йөри алмый. Әнием пешергән тәмле әйберне тизрәк әбиемә илтәм. Мин әбиемне шулай сыйларга яратам. Якын кешем үзенең бала чагы турында сөйләгәннәрне мин йотлыгып тыңлыйм. Аңа 11 яшь булганда, әтисе сугышка китә. Күп тә үтми, сугыш җиреннән куңелсез хәбәр килә: аның әтисе һәлак була. Билгеле инде, сугыш вакытында яшәү бик авыр була. Тормыш авырлыкларына бирешмәүчән, һаман да шулай җор телле, моңлы тавышлы әбиемне мин бик яратам. Аңа тыныч картлык, озын гомер, саулык телим.
Кадер мәктәбе, Тартмина Т., 7 класс укучысы
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Кто самый сильный?
Сказка "Морозко"
Рисуем пшеничное поле гуашью
Ручей и камень