Казан шәһәре 175 нче гомуми урта белем мәктәбенең 5а сыйныфы укычысы Шакирова Аделина
Җитәкчесе: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы
Әнием
Мин үземне бик бәхетле тоям:
Әнием исән! Минем янымда!
Рәхәт хис кичереп үсәмен мин,
Иркәләнеп әнием кочагында........
Әни! Нинди олы сүз бу!
Һәрбер кеше үз гомерендә менә шушы сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән?... Иртән уянып,күзләреңне ачу белән, "әни" дип эндәшү зур бәхет булып, күңелгә иксез-чиксез рәхәтлек өсти. Әниеңнең елмаюлы йөзен күрү белән, йөрәгең шатлыгыннан тыпырчынып еш-еш тибә башлый. Синең йөрәгең әниең йөрәге белән тоташа. Әниең синең барлык хис-уйларыңны белә, аңлый. Йомшак, җылы куллары белән чәчләреңннән сөя. Күңелдә әйтеп бетергесез хис!
Бүлмә балкып тора. Өйдә тәмле аш исләре аңкый. Безнең һәрберебезгә әни дөньяда иң-иң кадерле! Әни-олы җанлы, түземле, мәрхәмәтле, изге күңелле, ярдәм итүче, тәрбия бирүче, бары яхшы сыйфатлар туплап олы юлга озатучы кеше. Безнең телебез "әни" сүзе белән ачыла. Төн йокыларын калдырып, безне әни иркәләп үстерә, салкыннарда җан җылысын биреп җылыта.
Әле дә ярый, әнием, янәшәмдә син бар! Син булганга минем көннәрем аяз, төннәрем тыныч, төшләрем татлы. Син мине кешеләргә карата шәфкатьле булырга,тәртипле булып үсәргә, эш сөяргә өйрәтәсен. Син минем шатлыкларыма сөюнүчем, кайгыларымны уртаклашучым, булышучым, киңәшчем. Әнием, мин сине бик-бик яратам.
Шакирова Аделина
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_adelina.docx | 12.13 КБ |

Композитор Алексей Рыбников
Сказка на ночь про Снеговика
Марши для детей в классической музыке
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Самодельный телефон