Эшебезнең максаты: XIX йөзнең күренекле мәгърифәтчесе Р.Фәхретдиннең тормыш юлын, иҗади мирасын өйрәнү, олугъ галимнең күпкырлы иҗаты турында күзаллау булдыру. Аның хезмәтләрендә чагылыш тапкан мәсьәләләргә, галимнең тәрбия өлкәсенә караган фикерләренә күзәтү ясау. Бөек татар галименең эшчәнлеге белән кызыксыну хисләре уяту, гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү.
Теманың актуальлеге: Күренекле якташыбыз Әлмәт районы Кичүчат авылында туган Р. Фәхреетдиннең тууына - 155 ел. Аның хезмәтләре мәктәп программасына кертелмәгән, тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән. Галимнең тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре бала тәрбияләүнең һәм җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең серләрен ачып бирә. Алар бүгенге көн өчен дә бик кирәклеләр.
Эшебезнең кереш өлешендә галимнең биографиясе турында белешмә бирелә. Төп өлештә тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре, фикерләре ачыклана. Йомгаклау өлешендә Р.Фәхреддин әсәрләренең бүген дә актуаль, кирәкле булуына басым ясала.
Вложение | Размер |
---|---|
r.fhreddin_-_kurenekle_mgriftche-galim_pedagog.docx | 26.36 КБ |
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН – МӘШҺҮР МӘГЪРИФӘТЧЕ-ГАЛИМ, ПЕДАГОГ.
Хабибрахманова А.Н. (Әлмәт шәһәре 16нчы урта мәктәбенең
10 Б сыйныф укучысы)
Фәнни җитәкче: Минһаҗева И.Р.
Татарларның бөек галиме
З.Вәлиди
Эшебезнең максаты: XIX йөзнең күренекле мәгърифәтчесе Р.Фәхретдиннең тормыш юлын, иҗади мирасын өйрәнү, олугъ галимнең күпкырлы иҗаты турында күзаллау булдыру. Аның хезмәтләрендә чагылыш тапкан мәсьәләләргә, галимнең тәрбия өлкәсенә караган фикерләренә күзәтү ясау. Бөек татар галименең эшчәнлеге белән кызыксыну хисләре уяту, гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү.
Теманың актуальлеге: Күренекле якташыбыз Әлмәт районы Кичүчат авылында туган Р. Фәхреетдиннең тууына - 155 ел. Аның хезмәтләре мәктәп программасына кертелмәгән, тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән. Галимнең тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре бала тәрбияләүнең һәм җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең серләрен ачып бирә. Алар бүгенге көн өчен дә бик кирәклеләр.
Эшебезнең кереш өлешендә галимнең биографиясе турында белешмә бирелә. Төп өлештә тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре, фикерләре ачыклана. Йомгаклау өлешендә Р.Фәхреддин әсәрләренең бүген дә актуаль, кирәкле булуына басым ясала.
Ризаэтддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1 ел Чистай мәдрәсәсендә укыган. Аннан соң Түбән Шәлчәле авылы (хәзерге Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы) мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.
Ризаэддин Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэддин Фәхреддиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.
1889-1891 елларда Р.Фәхреддин Бөгелмә оязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.
Уфа шәһәрендәге Диния Нәзарәтенә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
Уфага килгәнче, Р.Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
Оренбург шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.
Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Р.Фәхреддин «Шура»ны мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне - әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф, дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да - баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оиенбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан. «Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм 1923 елга кадәр Диния Нәзарәтендә казыйлык вазыйфасында эшли.
Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.
Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.
Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Р.Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.
Ризаэддин Фәхреддин – бөек галим, мәгърифәтче, педагог, язучы, тарихчы булган күпкырлы шәхес. Күренекле мөгаллим гомере дәвамында тәрбия, әдәп, әхлак мәсьәләләренә багышлап бик күп китаплар бастырган.
Заманның бозыклыгын Р.Фәхретдинов кешеләрдә әдәп-әхлак сыйфатларының түбән дәрәҗәдә булуыннан күргән. Яшьләрнең әхлакый тәрбиясезлеге сәбәпләренең берсе – эшсезлек. Хезмәт тәрбиясе гаиләдән башланырга тиеш дип карый.
“Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары булганлыгын, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген балаларыгызга аңлатыгыз, кешегә таянырга вә фәкать бәхет, вә хәер-догаларга ышанып торырга өйрәнмәсеннәр, әгәр кыз бала булса – анасы, ир бала булса – атасы дөнья эшләрен һәркайсын бөртекләп өйрәтергә, мөмкин булса берәр һөнәр дә өйрәтергә кирәк, үсеп җиткәндә һәркайсы йорт эшләрен, дөнья көтү юлларын яхшылап өйрәнеп бетәргә тиешләр, “ – дип яза Р.Фәхреддин.
Дингә керү, Аллаһка ышану - һәркемнең күңел эше. Әмма кешелек тудырган кыйммәтләрнең нигезе диннән. Бу хакта Р.Фәхреддин менә нәрсәләр яза:
“Адәм баласына үзенең кем икәнлеген , кайдан килеп, кайда барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – диндер... Кешелек җәмгыятендә гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара – әдәп-әхлакны ныгыту”
Р.Фәхреддиннең бала тәрбияләү, гаилә ныклыгына һәм бәхетенә ирешү, үзеңне җәмгыятьтә тоту кагыйдәләренең, нәсыйхәтлләренең үтемле, тормышчан булуының төп сере, минемчә, аларның дин белән бәйләп аңлатылуыннандыр. Ул, дин тарихын бөтен нечкәлекләре белән өйрәнгән галим буларак, аның кануннарына җаны-тәне белән үзе ышанган һәм меңәрләгән шәхесләрнең тормышына диннең бары уңай тәэсир ясаганлыгын өйрәнеп, шул бай тәҗрибәне милләтенә җиткерү максаты куйган. Р.Фәхретдин аңлавынча, дин адәмне әхлакый яктан да сафландыра, әхлакый адәм җәмгыятьне яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә. Ислам диненә шикләнеп, аннан куркып караучыларга бөек галим болай дип яза:
“Дин – кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Мәрәүвәт, Изгелек, Итагатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм Тәртип, Тәрбия һәм Әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерлек бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәп”
“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр...”, - дип яза ул, тәрбиянең бик әһәмиятле икәнен искәртеп. Ата-ана гомер буе баласын укытырга, кеше арасында кеше итәргә омтылып яши. Моның өчен бернәрсәсен дә кызганмый – бар җыйганы бала өчен. “Баларыгыз өчен мал җыеп та, тәрбияләрен ташламагыз, бәлки малны аларның тәрбияләре юлына сарыф итегез...” , ди ул. “Бетми торган мирас гүзәл тәрбия икәнен белегез. Дөрес тәрбия булмавы соңыннан балалар өчен дөнья тулы алтын калса да – файдасы юктыр, бәлки тәрбиясезлекләре – бер бәхетсезлектер вә аның өстенә калган алтыннары икенче бәхетсезлек булыр”,- дип тәрбиялелекнең иң зур байлык, бәхет булуына басым ясый.
“Гаилә” хезмәтендә бөек галим һәр ата, һәр ананың, ир һәм хатынның нәрсә өчен җаваплы булу кагыйдәләрен тудырган. “Тәрбия нәрсә ул?” дигән сорауга, Р.Фәхретдин, гадәттә, бер сүз белән генә җавап бирергә яраткан: “Шәхси үрнәк”.
Р. Фәхреддиннең Пайгамбәребезнең Изге Хәдисләренә аңлатма бирү рәвешендә язган зур күләмле “Җавамигуль кәлим шәрхе” исемле китабында адәм баласын дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итү чарасы булган Гүзәл Холык турында бик төгәл билгеләмә бирелә: “...Гүзәл холыкның кисәкләре бик күп төрле булып, бу заманнарда аерым рәвештә әһәмиятле булганнары шушылардыр:
“Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) исемле китабында укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары гыйлем үзләштерү булганлыктан, автор бүлек башына иң беренче сүз итеп, “Гыйлем” дип куя, аннан соң “Мөгаллим. Тәрбия”, дип яза. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык – байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр. Менә шушы дөньядагы барлык байлыклардан да өстен торган гыйлемне өйрәтүче һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче кешенең мөгаллим дип аталуын күрсәтә һәм укытучыларга кагылышлы 13 вазифаны тәфсилләп бирә.
Гомумән, әдипнең педагогик китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмә бирүдә; балаларда олыларга һәм кечеләргә карата хөрмәт уятуда, күркәм холык-фигыль тәрбияләүдә әһәмиятле чара, кулланма, ярдәмлек. Р.Фәхреддин укучыларын мәрхәмәтле, сабыр, туры сүзле, намуслы, юмарт булырга; яхшылык кылырга, гөнаһлардан, начар гадәтләрдән сакланырга чакыра.
Кулланылган әдәбия:
1. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. 2 кисәк, Казан, 2006
2. Ризаэддин бине Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы. Дәреслек- хрестоматия/ Төз.-мөх. Р. Шаһиев.- Казан: РИЦ “Школа”, 2005.-272 б .
3. Ризаэддин бине Фәхреддин. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан. “Дом печати” нәшрияты. 2001
4. Ризаэддин бине Фәхреддин. Фәнни – биографик җыентык. Казан: “Рухият” нәшрияты. 1999
Что общего у травы и собаки?
Прекрасная арфа
Пчёлы и муха
Рисуем ананас акварелью
Всему свой срок