Һәрбер кеше яшәгәндә төрле тормыш юлы үтә: балалар бакчасына йөри, мәктәптә укый, төрле уку йортларында белем ала, ә аннары эшкә урнаша. Барчабызга да бу тормыш юлын үткәндә ярдәмче, киңәшче, башлангыч белем бирүче кирәк.
Вложение | Размер |
---|---|
ramil_apa_-_berenche_ukytuchym._insha.docx | 12.06 КБ |
Рамилә апа - беренче укытучым
Һәрбер кеше яшәгәндә төрле тормыш юлы үтә: балалар бакчасына йөри, мәктәптә укый, төрле уку йортларында белем ала, ә аннары эшкә урнаша. Барчабызга да бу тормыш юлын үткәндә ярдәмче, киңәшче, башлангыч белем бирүче кирәк.
Мәктәпнең беренче көннәреннән үк, безне үз балаларыдай якын күреп, Давлетшина Рәмилә Нәҗип кызы үз канаты астына алды. Шулай итеп, беренче укытучым белем иленә юл ачты, авыр чакларда ярдәм итеп, чын тәрбияче булды.
Мин дә 4 ел буена Рәмилә апаның уң кулы булдым. Бу гомер эчендә без укытучым белән зур уңышларга ирештек. Бары тик аның ярдәме белән мин дүрт олимпиадада катнашып, призлы урыннар алдым; барлык фәннәрне яратып, Рәмилә апа мактасын иде дип укыдым. Аның һәр әйткән сүзен тыңлап, укуда уңышларга әлеге көндә дә ирешәм.
Быел мин инде 7 нче класста укыйм, беренче класс җитәкчемнән аерылганга өч ел. Ләкин мин аны көн саен күрәм, аны күргән саен яңадан башлангыч класс вакытларына кайтасым килә.
Мин һаман да алдынгы укучылар рәтендә барам. Монда, минем фикеремчә, Рәмилә апаның өлеше зурдыр. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Минем беренче укытучым, класс җитәкчем нәкъ менә Рәмилә апа булганга мин бик шатмын. Эшегездә яхшы, акыллы укучылар гына булсын, Рамилә апа!
Цыганова Альбина, 7а класс укучысы
Три орешка для Золушки
Философские стихи Кристины Россетти
Городецкая роспись
Рисуем "Осенний дождь"
Яблоко