Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Әнием дә мәктәптә укытучы булып эшли. Ул 20 ел инде башлангыч класс укучыларына белем бирә. Үз эшен яратмаган кеше балалар белән болай эшли алмас иде дип уйлыйм мин.
Вложение | Размер |
---|---|
in_hormtlese._insha.doc | 23 КБ |
Иң хөрмәтлесе
Укытучы – иң мөһим, җәмгыятькә күп файда китерә торган һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.
Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Әнием дә мәктәптә укытучы булып эшли. Ул 20 ел инде башлангыч класс укучыларына белем бирә. Үз эшен яратмаган кеше балалар белән болай эшли алмас иде дип уйлыйм мин. Мәктәптәге бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен бик рәхмәтле. Ләкин беренче укытучым – Гатиатуллина Фәридә Лотфулловна - иң хөрмәтлесе, яратканы. Ул әниемнең дә беренче укытучысы булган. Фәридә апабыз бик яхшы һәм кайгыртучан иде. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтте, тәртипле булуыбызны теләде. Һәрвакыт безгә нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген әйтте. Аны икенче әниебез дип атарга мөмкин. Әниләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактады, ә кайчак ачулана да белә иде. Ләкин без аңа үпкәләмәдек, ә киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм апа әйткәнчә эшләргә тырыштык.
Фәридә апа бик тырыш, үз һөнәрен бик ярата иде. Ул безнең белән кызыклы темаларга да сөйләшергә вакыт тапты. Хәзер дә күрешкән вакытларда хәлләребезне сораша, киңәшләрен бирә. Фәридә Лотфулловна минем беренче һәм яраткан укытучым булып калыр. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.
Султанов Булат , 9 класс
Мать-и-мачеха
Как нарисовать лимон акварелью
Композитор Алексей Рыбников
Ручей и камень
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?