Чорлар аша яктырак яктырта….
Бөекләр үз көчләренә ышана, алар характерындагы төп нәрсә - горурлык. Аларныӊ йөрәге ачык, җандагысын кәгазьгә ихлас түгәләр, сүзләре эштән аерылмый. Инде татарда булган горурлыкныӊ Рух-нурын да алар йөрткән, алар җаныда матурлыкныӊ Ак Ташы яткан. Алар- милләт көзгеләре, милли аӊ, милли характердагы уӊай һәм тискәре якларны күрсәтүче бердәнберләр. Бу аз санлы төркемгә һичшиксез, Кәрим Тинчурин да керә.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_tinchuringa.doc | 54.5 КБ |
Актер, драматург, режессер К. Тинчуринныӊ, 125 еллыгы уӊаеннан,
фестиваль- конкурсына
Сочинение
«Чорлар аша яктырак яктырта…»
Эшне башкарды- Тукай районы
Мәләкәс урта мәктәбенеӊ
8 нче класс укучысы
Маркова Алина
Укытучы- Умнова Лилия Ивановна
Чорлар аша яктырак яктырта….
Бөекләр үз көчләренә ышана, алар характерындагы төп нәрсә - горурлык. Аларныӊ йөрәге ачык, җандагысын кәгазьгә ихлас түгәләр, сүзләре эштән аерылмый. Инде татарда булган горурлыкныӊ Рух-нурын да алар йөрткән, алар җаныда матурлыкныӊ Ак Ташы яткан. Алар- милләт көзгеләре, милли аӊ, милли характердагы уӊай һәм тискәре якларны күрсәтүче бердәнберләр. Бу аз санлы төркемгә һичшиксез, Кәрим Тинчурин да керә.
К. Тинчурин -үз мәктәбен булдырган, традицияләренеӊ үзеннән соӊ да яӊадан- яӊа буын авторлар тарафыннан дәвам ителеп, укучы- тамашачы күӊелен яулап алуга ирешкән драматург. Ул иҗатка килгән чор- татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Яӊарыш дәвере буларак билгеләнә. К Тинчурин рус классикларыныӊ геройларын тудырудан тыш, Шиллер, Мольер пьесалары белән дә яхшы таныш була. Шулай да, Тинчурин, иӊ элек, татар әдәбиятыныӊ күпгасырлык традицияләре нигезендә әдип буларак формалаша.
Әдипнеӊ драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге өчен 1926 елны «Татарстанныӊ атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
К. Тинчурин, театрныӊ баш режессеры булып эшләү дәверендә, беренче остазы Г. Кариев эшчәнлеген, тәҗрибәсен генә үстереп калмый, үзе дә бик күпләр өчен укытучы була. Драматурглар Т. Гыйззәт, Р. Ишморат, артистлар Г. Кайбицкая, С. Айдаров һ.б-лар К. Тинчурин мәктәбен хөрмәт белән искә алалар.
Замананыӊ катлаулы, каршылыклы, шартлары йогынтысында формалашкан
К. Тинчуринныӊ «Беренче чәчәкләр», «Назлы кияү», «Соӊгы сәлам» пьесалары тормыш каршылыкларын, проблемаларын ачык күргән, милләт язмышы, аныӊ киләчәге хакында тирән уйланган драматург иҗаты буларак кабул ителә. Драматург 1934 елда яӊа оешкан Язучылар берлегенә кабул ителә.
Шулай да, 1937 ел К. Тинчурин өчен дә, ачы югалтулар, бәхетсезлек, бәгерьләрне өзә торган кайгы- сагышлар төяп килә. 50 яше тулган көннәрдә ул «халык дошманы» дип нахакка гаепләне, кулга алына һәм 1938 елда атып үтерелә. Бары тик 1955 елда гына әдип тулысынча аклана., бай иҗаты халыкка кире кайтарыла, пьесалары сәхнәгә менә. Данлыклы драматург, режессер, артист, педагогныӊ исемен мәӊгеләштереп, 1989 ены Татар дәүләт драма һәм комедия тетрына К. Тинчурин исеме бирелә.
Уй- хисләре ургып торган Кәрим башта хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза. Ул «Сәйяр» труппасына пупланган артистларныӊ эшләре һәм үзләре белән якыннан таныша. Галиәсгар Камал пьесалары буенча куелган спектакльләр аны таӊ калдыра. Драматург 1920-1930 еллардагы әдәби эзләнүләрен ике юнәлештә алып бара. Берсе- халыкныӊ рухи кыйммәтләрен идея - эстетик яссылыкта сурәтләү. Икенчесе- үз чорыныӊ әхлаки- фәлсәфи мәсьәләләрен күтәрү. К Тинчуринныӊ күренекле драматург булып танылуы да нәкъ менә 1920 елларга туры килә.
К. Тинчуринныӊ сәнгати планда иӊ уӊышлы әсәрләреннән булган «Сүнгән йолдызлар» трагедиясендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы сурәтләнә. Нәкъ менә мәхәббәт хисе Сәрвәрне кыю, кискен адымнарга этәрә, бәхете өчен көрәшкә өнди. Надирга исә көч, ышаныч, яшәеш матурлыгын күрү мөмкинлеген бирә. Кешенеӊ бәхеткә, мәхәббәткә хокукы яклану, боларга киртә булып торган сугыш афәтенә нәфрәт булып калка.
Аныӊ «Җлкәнсезләр» трагикомедиясендә вакыйгалар 1910-1924 елларда барып, сугышлар, инкыйлаблар, НЭПларныӊ кеше язмышында ролен күрсәтә»Җлкәнсезләр» символик мәгънәдә килеп, тормышта үз юлын, кыйбласын таба алмыйча, диӊгездәге җлкәнсез кораб хәлендә калучыларны аӊлата.
Ә инде беренче тапкыр сәхнәгә куелуыннан башлап татар кешесенеӊ бар күӊелен яулап алган «Зәӊгәр шәл» мелодрамасы – К Тинчуринныӊ иҗат биеклеген билгеләүче пьесаларыннан берсе. Шахтер егет -Булат алып кайткан зәӊгәр шәл –мәхәббәт, бәхет һәм шәхси ирек, азатлык символы. Мәйсәрә Булат кулындагы зәӊгәр шәлне җырга, биюгә осталыгы белән яулап ала. Бу да мәхәббәт һәм бәхет өченкөрәшү билгесе. Минемчә, бу пьесаныӊ популярлыгы әсәрнеӊ чын татар тормышыннан алып язылып, образлар системасыныӊ бай булуындадыр. С. Сәйдәшевнеӊ музыкасы вакыйга күренешләргә гаҗәеп моӊлылык, хислелек, эчке бер аһәӊ, салуы да мелодрамманыӊ кыйммәтен арттыра. Гомумән, сюжет композициянеӊ төзеклеге, образ- характерларныӊ сәнгатьчә эшләнеше, үзәккә куелган мәсьәләләрнеӊ гомумкешелек кыйммәтләренә нисбәтле чишелеше белән әсәр бүген дә гаять актуаль.
Аерым пьесаларында К. Тинчурин җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне, заманныӊ яӊа геройларын, аларга хас аыйфатларны ачарга омтыла. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак «Ил», «Кандыр буе», «Алар өчәү иде» пьесалары дөнья күрә.
К. Тинчерин 12 комедия, 5 драма, 4 музыкаль драма, 1 трагедия һәм 4 әсәрен башка авторлар белән берлектә яза. К. Тинчурин үзен б, беренче чиратта, комедия остасы итеп таныта. Аныӊ иҗат иткән геройлары- әдәбиятыбыз байлыгы. Ул татар драматургиясен Хәмит, Рәшит, Батырхан, Сәрвәр, Исмәгыйль, Надир, Муса, Габдуллаҗан, Булат, Мәйсәрә кебек үз чорыныӊ яӊа типлары белән баета.
Бүгенге көндә инде Р. Хәмид, М. Гыйлаҗев, Г. Каюмов һ.б. К. Тинчурин традицияләрен уӊышлы дәвам итә.
Каршылыклы дәвернеӊ каршылыклы геройлары бүген дә актуаль. Аныӊ мирасы безнеӊ белән киләчәккә атлый. Әйе, бүгенге көндә дә К. Тинчурин иҗатыныӊ, әдәби мирасыныӊ әһәмияте бер дә кимеми. Киресенчә, яӊа заман сәнгате аныӊ урынын түргә, дәрәҗәлерәк урынга күчерә.
Кактусы из сада камней
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Два плуга
"Морская болезнь" у космонавтов
Каргопольская игрушка