Ризаэтдин Фәхретдин – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.
" Ризаэддин Фәхреддин - күпкырлы талант иясе ” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшенең чыганагы – Р.Фәхреддиннең күпкырлы талант иясе булуы.
Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Р Фәхреддиннең милләтебезнең тарихы, дин һәм тәрбия фәненә нигез салучыларның берсе булуын раслауда.
Эшнең максаты – Р.Фәхреддиннең төрле өлкәләрдәге күпкырлы эшчәнлеген билгеләү.
Бурычлар: 1) Ризаэддин Фәхреддинов педагог, тарихчы, дин галиме булуын билгеләү.
2)Фән эшлеклесе, күпкырлы талант иясе Р. Фәхреддиннең мәгърифәтче һәм педагог, тарихчы, дин әһеле буларак эшчәнлеге турында ачыкларга.
Вложение | Размер |
---|---|
riza_fhreddin_-_kupkyrly_talant_iyase.docx | 30.7 КБ |
Фәнни-тикшеренү эше
Ризаэддин Фәхреддин – күпкырлы талант иясе
Мияссәров Илназ
Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе,
8 нче сыйныф
Фәнни җитәкче:
Янгирова Л.Ф., татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Кодаш
2015
Эчтәлек
Кереш
1. Ризаэддин Фәхретддиннең тормыш юл
2. Ризаэддин Фәхреддин - педагог
3. Ризаэддин Фәхреддин – тарихчы
4. Ризаэддин Фәхреддин – дин галиме
5. Йомгаклау
6. Файдаланылган әдәбият
“Игьтибар” да игьтибар алган икән.
Хөрмәтле Ризаэддин – бер камил зат”
Мифтахетдин АКМУЛЛА.
Ризаэтдин Фәхретдин – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.
" Ризаэддин Фәхреддин - күпкырлы талант иясе ” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшенең чыганагы – Р.Фәхреддиннең күпкырлы талант иясе булуы.
Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Р Фәхреддиннең милләтебезнең тарихы, дин һәм тәрбия фәненә нигез салучыларның берсе булуын раслауда.
Эшнең максаты – Р.Фәхреддиннең төрле өлкәләрдәге күпкырлы эшчәнлеген билгеләү.
Бурычлар: 1) Ризаэддин Фәхреддинов педагог, тарихчы, дин галиме булуын билгеләү.
2)Фән эшлеклесе, күпкырлы талант иясе Р. Фәхреддиннең мәгърифәтче һәм педагог, тарихчы, дин әһеле буларак эшчәнлеге турында ачыкларга.
1. Ризаэддин Фәхретдиновның тормыш юлы
Ризаэтдин Фәхретдин хәзерге Әлмәт районына кергән Кичү-Чаты авылында (искечә Самара губернасы Бөгелмә өязе Юлдаш авылы) 1859 елның 4 гыйнварында, гаҗәеп суык көннең икенче яртысында дөньяга аваз сала. Аның әтисе Сәйфетдин улы Фәхретдин белән әнисе Мәһүбә Рәмкол кызы гаиләсендә ул бишенче бала була. Аңа кадәр туганнары: Минһаҗетдин, Мәгьсүм, Мәүдүдә һәм Кашафетдин була.
Сәйфетдин ахун үзенең улы Фәхретдиннең дә бик укымышлы булуын теләгән һәм үзе башлап аңа гыйлем нигезләренә юл ачкан. Сәйфетдин үзе дә тирә-як төбәктә абруйлы дин әһеле булган. Гыйлем һәм дин юлына кереп китүне тирәнрәк төшенсен өчен, улы Фәхретдинне дә гыйлемле кешеләр белән аралаштырырга тырышкан. Фәхретддин өйләнгәндә дә, Ризаэддиннең булачак әнисе Мәүһүбә дә шул ук Бөгелмә өязенә караган Иштирәк авылының имамы, Рәмкол Максуди улының кызы була. Рәмкол хәзрәт тә бик еш китап күчерү белән шөгыльләнгән. Ризаэтдин Фәхретдин үзенең күп кенә тикшеренүләре һәм тарихи эзләнүләре нәтиҗәсендә, унөченче бабасы Татарның Болгар илендә яшәгәнлеген һәм алтынчы бабасына хәтле булган бабалары шул Идел буенда булган «Бөек Болгар» иленнән икәнлекләрен белгән. Үз вакытында шактый зур күләмле шәҗәрәсен дә төзегән.
Бу фактлар Ризаэддин Фәхреддиннең, затлы нәселдән булуына ишарали. Әти-әнисе үз чоры өчен укымышлы, гыйлем ияләре буларак, урта хәлле руханилар нәселеннән булалар. Аеруча әнисе Мәүһүбә яшь вакытыннан ук үз замандаш хатын-кызлары арасында шәриктәшләреннән шактый аерылып торган.
Мәүһүбәнең, Фәхреддин хәзрәткә кияүгә чыгып, Кичу-Чаты авылына килгәч тә авылдагы кыз һәм ир балаларны җыеп сабак бирә башлавы шуңа җитәрлек белемле мөгаллимә булуын аңлата. Яшь Ризага да беренче сабакны әнкәсе укыта. Биш яшьтә инде Риза шактый йөгерек укый ала. Әнкәсеннән күп нәрсәләр өйрәнүен, белем чишмәсенең беренче чыганагы әнкәсе булуын, аның, киң куңелле, сабыр, кешеләргә ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булуын Ризаэддин Фәхретдин гомер буе исендә тота. Аның үзенең дә холык-фигыле әнкәсенекенә охшаш булуы турында туганнары да сөйләгәннәр.
Алты яшендә чакта Риза Фәхреддин үзе укып өйрәнгән китаплары буенча «Түбән Шәлчеле» авылындагы мәдрәсәгә барып сабак тыңлап кайта. Бу вакытта аның, өлкән агасы биредәге мәдрәсәдә хәлфә булып эшли торган була. Риза сабак тыңлатуда үзенең тырыш шәкерт булуын таныта. Моннан сон, 1867 елның көзендә аны, җизнәсе Гыйлман ахунга ияртеп, Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Җәйгә кадәр шул мадрәсәдә торып укыганнан соң, июнь башында кире авылга кайта һәм инде ул елны кабат Чистай мәдрәсәсенә барып укый алмый. Үзен генә анда җибәреп укытырга ул кечкенә, ә кабат алып барып укытырга һәм күз-колак булырга кеше булмый. Кабат Юлдаш авылында гына укып кыш чыккач, ул 1869 елның көзендә, мәшһүр мәдрәсәләрдән саналган Шәлчеле авылы мәдрәсәсендә укый башлый. Бирегә аны икенче агасы Кашшафетдин алып бара. Шулай итеп яшь Ризаның, мәдрәсәдә өзлексез уку дәвере башлана. Җәй көннәрен туган авылына кайтып үткәрә, ә көзгә тагын мәдрәсә тормышын башлый. Ризаэтдин уку барышында бик тә күңелсез хәбәр ала. Юлаучы аша аңа әнисенең үлүе турында хәбәр китерәләр. Бу 1873 елның, көзе була. Әнисе Мәүһүбә абыстайның кинәт вафат булуы 13 яшьлек Ризаны тетрәндереп җибәрә. Әнисен ул чиксез ярата торган була. Инде әнисез дә калу Риза өчен зур бәхетсезлек булып тоела. Әмма, ни генә булмасын, яшь Риза укуына өзеклек ясамый, сабакны чын күңеленнән өйрәнә. Яхшы укый, башка ширәктәшләренә Караганда гыйлемне тирәнрәк үзләштерә. Ун ел укыганнан соң, 1879 елда гыйлем нигезләрен тагын да күбрәк үзләштерү нияте белән Әстерхан якларына барып кайтырга була. Әмма биредәге остазлары анда барып укуына каршы төшәләр. Әгәр Ризаэддин анда барып укыса, аннан соң ул бирегә кайтмас, без биредә бер сәләтле мөгаллимебезне югалтачакбыз дигән нәтиҗә чыгаралар. Чөнки Риза, хәлфә булырлык дәрәҗәдәге гыйлемне биредә дә артыгы белан үзләштерә. Шәкерт вакытында ук сәләт һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, төрек, гарәп һәм фарсы телләрен сабакташларына караганда камил үзләштерә. Бу юнәлештә ул шул телдә язылган китапларны күчереп, аның мәгьнә-тәрҗемәләрен өйрәнә, шулай ук башка төр тарихи чыганакларны һәм әдәби китапларны күп укый. Мондый китапларны жыю һәм күчерүне көндәлек эш гамәле буларак үтәргә тырыша. Бер ук вакытта тузган китапларны тәртипкә сала, төпли, пөхтәләп яңарта. Аерым фәннәрдән ерак торган мәдрәсә программаларың, белем бирү дәрәҗәсе сай булуын аңлап, ул үзен дәреслекләр язуда сынап карый. Чөнки ул чор методикасы кадими булып, яңа, җәдитчелек хәрәкәте юл ала башлаган һәм кайбер алдынгы карашлы мәдрәсәләр бу җәдитчелек хәрәкәтен башлап та җибәргән булалар. Бу юнәлешне яшь Ризаэтдин дә бик теләп каршы ала.
Ризаэддин Фәхреддин үзенә остаз буларак кабул иткән Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре һәм Галимҗан Баруди кебек шәркыят белгечләре, Курсави шикелле мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсенә сокланып, аларга белем нигезләрен үзләштерү үзенә караганда күпкә җиңел булуына уфтана һәм үзе дә шулар кебек киң белем дәрьясына йөзү уе белән хыяллана. «Алар гыйлем коесыннан чүмечләп белем эчкәннәр, ә мин энә белән кое казып азапланганмын», — дип искә ала торган булган. Кайдан гына булмасын, нинди генә юл белән булса да, кулына килеп керган файдалы гыйльми китапларны үзенә калдыру юлларын табарга тырышкан һәм күчереп язып утырган. «Минем өчен китаптан да кыйммәт нәрсә булмаган, төннәр буе кирәген дә, кирәкмәгәнен дә гел кучерә идем», — дип искә ала.
Әстерханга бару теләге тормышка ашмагач, Бохарага барып, андагы мәдрәсәләр, китапханәләр белән танышу теләген әтисе Фәхретдингә белдерә. Әмма әтисе: «Син киткәч, мин сине күрми үләмен, син аннан тиз генә кайта алмассың», — дигәч, әтисе сүзләренә бүтән каршы килергә батырчылык итми. Чөнки ул үзе дә бик йомшак күңелле булу белән, әтисен рәнҗетүнең, начар гадәт икәнен төшенә һәм бүтән бу турыда сүз кузгатмый.
Шулай итеп барлык гыйлем хәзинәсен шушы Тубән Шәлчеле мәдрәсәсендә туплый. Үзлегеннән белем алу белән ныклы карарга килеп, шәрыкъ телләрен үзләштерүне тагын да камилләштерү өстендә эшли. Күп кенә китаплар шушы телдә язылган булу сәбәпле, әлеге шәрыкъ телләрен белми торып, фәнни китапларны үзләштереп булмый. Бу телләрне нык үзләштереп, үзе дә гыйльми китаплар язырлык дәрәҗәгә ирешә.
Шул ук үзлегеннән уку дәверендә урыс телен дә бик яхшы өйрәнә. «Әгәр үз вакытында урысча өйрәнеп, кирәк китапларны укый алган булсам, бик күп гыйлемнәрне алданрак өйрәнгән булыр идем», — дип искә ала. Кирәк булган гыйльми чыганакларны, тарихи шәхесләрнең, Брокгауз, Карамзин, Соловьев, Рычков кебек урыс зыялыларының хезмәтләрен киң рәвештә «файдаланган. Бу юнәлештә урысча укуга үзенең, балаларына да тиешле игътибарны юнәлтә.
Беренче мәртәбә, 1884 елда аның кулына очраклы рәвештә «Тәрҗеман» газетасы килеп керә. Бу басмага мөкиббән китеп, зур кызыксыну белән укый. Шул сәбәпле әлеге газетка язылу чарасын күрә. Газетка язылу авыл мадрәсәсе шәкерте өчен гаҗәеп хәл була. Әмма газетка ничек булса да языла һәм шуннан соң, өзлексез алдырырга тырыша. Мәдрәсәдә укыган чорда ук инде ул югары сыйныфта хәлфәлек итә.
Ризаэтдин Шәлчеле мәдрәсәсендә тулы хокуклы хәлфә булып эшли башлагач, 1885 елда өйләнә. Хәләл җефетлеккә Минзәлә өязе Чыбыклы авылының, ахуны Габделнасыйр Төхфәтуллинның кызы Нурҗамалны ала һәм Шәлчеледә җәмәгате белән яши башлый.
Ризаэддин Фәхреддинов 1936 елның 2 апрелендә дөьядан ахирәткә күчә. Аңа 77 яшь була. Үзенең васыяте буенча Уфа шәһәрендә татар зиратында җирләнә.
2. Ризаэддин Фәхреддин – педагог
1859 елның 17 гыйнварында хәзерге Әлмәт районының Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән Ризаэддин Фәхреддин мәдрәсәдә үк гарәп, фарсы, төрек телләрендә тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук инде ул башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбиядә яңа алымнар куллануы белән бик тиз танылып өлгерә. Әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.
Мәдрәсәне тәмамлагач, Р. Фәхреддин мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә башлый. Аның бу эшендә мәшһүр мәгърифәтче галим Ш. Мәрҗани алымнарының тәэсире сизелә. Һәрнәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш бала булып үскән Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да китаплар күчереп язу белән мавыга. Аның нәкъ менә шушы шөгыле булачак галимнең фәнни-иҗади эшчәнлегенең башлангыч чоры булып тора да инде. Китаплар күчерүдән ул акрынлап үзе фәнни хезмәтләр, китаплар язу эшенә керешә, беренчел кулъязма яки басма чыганаклар белән эш итәргә өйрәнә. Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәгърифәте һәм халык педагогикасы белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала, аларны өйрәнә.
Төрле мәдрәсәләрдә белем бирү, озак еллар буе казый һәм мөфти вазый-фаларын башкару – чын мәгънәсендә үз эшенең белгече итә. Шушы тәҗрибәгә нигезләнеп, галимебез Уфада казый булып эшләгән елларда ук күпләп хез-мәтләр иҗат итүгә керешә. Бу елларда аның иң мәшһүр китаплары дөнья күрә: 'Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата», «Тәрбияле хатын», "Нәсый-хәт", "Шәкертлек әдәбе" һ. б. Бу китаплар кат – кат басылып чыга һәм мәдрә-сәләрдә дәреслек буларак кулланыла. Хезмәтләрнең күбесе соңгы мәртәбә XX гасырның башында дөнья күргән. Гарәп графикасында басылганга күрә һәркем алар белән таныша да алмый. Соңгы елларда гына «Тәрбияле хатын», «Тәр-бияле бала», "Нәсыйхәт" әсәрләре бүгенге хәрефләргә күчерелеп дөнья күрде. Ризаэтдин Фәхретдиннең "Шәкертлек әдәбе" хезмәте бүгенге укучыга таныш. Бу хезмәт мәктәп-мадрәсәләрдә белем алучы шәкетләргә, яшьләргә багышлап язылган. Ризаэтдин Фәхретдин шәкертләргә әхлакый, рухи тәрбия турында төшенчә бирә.
Укучы балаларның иң изге һәм олы вазифалары гыйлем үзләштерү булганлыктан, Р.Фәхреддин Казанда 1908 елда бастырган «Адабе тәгълим» китабының иң беренче битенә, бүлек башына, иң беренче сүз итеп «Гыйлем» дип куя. Аннан соң «Мөгаллим. Тәрбия», дип яза. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр.
Укытучыларның һәм шул исәптән мәктәпләрнең дә вазифасы гыйлем бирү, укыту белән генә чикләнмичә, моннан тыш, мәктәпкә җыелган балалар күңеленә Аллаһыны сөю, яхшы гадәтләр, үз дигәненә ирешү, тырышлык, гүзәл холык, тугрылык, гайрәтлелек, активлык кебек яхшы холыклылык орлыкларын чәчү һәм тәрбияләү вазифалары да йөкләнә. Менә шуңа күрә дә укытучылык кебек авыр һәм җаваплы вазифаны һәркем үти дә алмый. «Шул сәбәпле, – дип яза Ризаэддин Фәхретдин, – баланы укытырга биргән вакытта иң элек игътибар итәчәк нәрсә – укытучы табу һәм ул укытучының вазифасын үтәвендә көче булу-булмавын яхшы аңлаудыр».
Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дәресләрен ничек укытырга, аның вазифалары нидән гыйбарәт булырга тиеш һ.б.ш. гаять әһәмиятле мәсьә-ләләр бу китапта җентекләп аңлатыла. Р. Фәхреддин укытучыларга кагылышлы кануни 13 вазифаны тәфсилләп бирә.
Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле.
Укытучының икенче вазифасы итеп, Р.Фәхреддин аның төпле белемгә ия булуын, укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә.
Укытучының өченче вазифасы итеп, галим йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә.
Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Р.Фәхреддин, ихласлылык, дикъ-катьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә.
Укытучының бишенче вазифасы итеп, Р.Фәхреддин балаларны сынап карау юлы белән тану, гыйлем өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләп кызыксындыру, түземлелек сыйфатларын күрсәтә.
Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Р.Фәхреддин нәсихәт-яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә.
Укытучының җиденче вазифасы итеп, Р.Фәхреддин битәрләүдән тыелу һәм тырышлыкның бөеклеге дигән төшенчәләрне күрсәтә.
Укытучының сигезенче вазифасы итеп, Р.Фәхреддин хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтүне атый.
Укытучының тугызынчы вазифасы итеп, Р.Фәхреддин дөреслек һәм игътибар кебек сыйфатларны күрсәтә.
Укытучының унынчы вазифасы итеп, Р.Фәхреддин дәрес укыту ысулына игътибар итүне күрсәтә.
Укытучының унберенче вазифасы итеп, Р.Фәхреддин гыйлем сайлап алуны күрсәтә.
Укытучының уникенче вазифасы итеп, Р.Фәхреддин камиллекне арттырачак тагын кайбер кагыйдәләрне дә күрсәтә: укытучы булган кеше – матур һәм килешле итеп сөйли белергә тиеш; язу сәнгатенә оста булырга һәм үзлегеннән иҗат итеп яза белергә тиеш; үзе белән хәтер дәфтәре тотып, шунда- ишетелгән яки күңелгә килгән сүзләрне язып куеп, соңыннан аларны файдаланырга тиеш; тарих һәм сыйныфлар гыйлемен, географияне бик яхшы белергә тиеш; укучы балаларга гыйлем бирүче зат буларак, барлык кешеләргә караганда да гадел булырга тиеш.
3. Ризаэддин Фәхреддин – тарихчы
Ризаэддин Фәхреддин тарих фәненә ифрат зур өлеш керткән галим. Бөек галим кайда гына барса да кабер ташлары белән нык кызыксынган. Тарихи әһәмиятле язуларны күчереп алган, олуг шәхесләрнең исемнәрен ачыклаган, төрле шәҗәрәләрне аныклаган.
Беренче чиратта аның күп томлы био-библиографик “Асар” (“Эзләр”) исемле хезмәтенә, Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан, Касыйм, Себер ханлыклары буенча язылган тарихи әсәрләренә игътибар итәргә кирәк. В.Н.Татищев, Н.М.Карамзин, П.И.Рычков, С.М.Соловьев, В.О.Ключевскийларның тарихи хезмәтләре урыс һәм көнчыгыш славян халыклары өчен нинди әһәмияткә ия булсалар, Ризаэддин Фәхреддиннең тарихи әсәрләре дә татар һәм башка төрки халыклар өчен шундый ук зур әһәмияткә ия.
1993 нче елда Ризаэддин Фәхреддиннең галим Әнвәр Хәйруллин әзерләп чыгарган “Болгар вә Казан төрекләре” китабы дөнья күрде.
Үзенең шушы китабында Р.Фәхреддин татар, башкорт, башка төрки халыкларның гомер сөрүләрендә 5 дәвер билгели, ләкин “татар” атамасын “монгол” этнонимының синонимы итеп караганлыктан, ул казан татарларына карата да “төрекләр” дигән исем куллана.
Р. Фәхреддингә тарихчы буларак бәя биргәндә, аның “Шура” журналындагы эшчәнлегенә аерым тукталып китәргә кирәк.
«Шура» — татар дөньясында беренче зур күләмле әдәби-нәфис һәм фәнни-публицистик басма. Аның мөхәррире Ризаэтдин Фәхретдин булган . Бертуган Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевләр үзләренең хисабына шундый мәшһүр журнал нәшер итәргә цензура аша рөхсәт алуга ирешкәч, булачак журналда эшләргә Ризаэддин Фәхретддинне Уфадан Оренбургка чакырталар. Моны Ризаэтддин хәзрәт бик теләп кабул итә. Ниһаять, 1906 елны, Уфа диния нәзарәтен калдырып, Оренбургка күчеп килә һәм җиң сызганып эшкә керешә. Журнал тәүге адымнарыннан ук “Мәшһүр адәмнәр һәм бөек хадисәләр” дигән даими рубрика белән ачыла һәм нигездә милли тарихыбызның иң әһәмиятле моментларын чагылдыра.
1908-1917 елларда чыккан «Шура» журналы битләрендэ «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хәдисләр» дигән булектә 179 куренекле тарихи шәхеснең тәрҗемәи хәле һәм инсаният өчен эшләгән изге эшләре турында язылган. Шуларга өстәп журнал битләрендә башка әдипләр язган мәкаләләрне дә искә алсак, «Шура» ны махсус тарихи энциклопедик журнал дип атарлык. «Асарь» нең басылырга әзерләнгән башка күпсанлы кулъязмаларны 1911 елда тентү булып, кемнеңдер хөсетлеге аркасында жандармерия Ризаэтдин Фәхреддиннең өеннән ике ат йөге төяп алып китә һәм алар шулай эзсез югала. Әгәр шундый бәхетсезлек очрагы булмаса, безнең халык бәясе чикланмәгән фәнни-тарихи мирасларга тагын да баерак булыр иде.
«Шура» — октябрь инкыйлабына кадәр төрки дөнъяда тулы бер дәверне чагылдырган милли журнал. Мондый төр журнал ябылганнан соң кабат пәйда булмады һәм бүген дә ул нәшер ителми.
Большевиклар диктатурасы чорында «Шура» га яла ягып, аны милли чикләнгән басмалар рәтенә кертеп, каралтып күрсәтергә тырышсалар да, золым әһелләре моңа ирешә алмадылар.
Журналның беренче бер еллык төпләмәсен ике томлык китап итеп Ризаэтдин Фәхретдин шәхсән үзе нәшриятта эшләткән һәм аны һәрвакыт үзе белән саклаган.
Ризаэтддин Фәхреддиннең олуг тарихчы икәнен аның ифрат бай чыганаклар җирлегендә эшләве ачык күрсәтә. Галимгә тарихи хезмәтләр язганда төрле чор һәм төрле характердагы чыганакларның бөтен бер комплексын җәлеп итү хас. Аның әсәрләренең кыйммәтле ягы шунда ки, ул берьяклылыкка бирелмичә, көнчыгыш кына түгел, көнбатыш, Русия галимнәренең хезмәтләренә дә киң таянып эш итә.
Р. Фәхреддин тарихи тикшеренүләрендә зур урынны Алтын Урда тарихы алып тора. Ул аны нигездә идарәчеләрнең тәрҗемәи хәлләрен тасвирлау рәвешендә өйрәнгән.
Галимнең милли тарихыбызга керткән өлеше бәһасез.
4. Ризаэддин Фәхреддин – дин галиме
Ризаэддин Фәхреддин XIX гасыр азагы – XX гасыр башының бөек әдибе, тарихчысы гына түгел, мәшһүр дин галиме дә. Кичүчат мәдрәсәсеннән алып, соңгы көннәренә кадәр аның бар тормышы дин белән бәйле. Ризаэддин Фәхреддин динне кызыксынып, фән буларак кына өйрәнмәгән, ә халык өчен исламның прогрессив дин икәнен дәлилләп, аның бердәнбер “Әһеле Коръән һәм сөннәт” агымын (Коръән һәм дингә иярүчеләр) татар халкын дини кризистан чыгара алачагына чын күңелдән ышанган.
Татар халкының киләчәге турында борчылган Риза Фәхреддин бердәнбер юлны хак ислам динендә күрә.
1905 нче елда Риза Фәхреддин биографиясендә исламның фани һәм ахири дөньяның бөтен сорауларына җавап бирә алуы турында язып чыга. Ул беркайчан да фәнни белемгә каршы төшми, бәлки киресенчә, фән исламның нигезе булган Коръән һәм Сөннәтнең әле аңлашылып бетмәгән асылларын ачарга ярдәм итәр дигән карашта яши. Аны исламның фәннилеге гаҗәпләндерә, ул медицина, күк җисемнәрен өйрәнү һәм башка өлкәләрдәге ачышларның барысы да ислам динендә булган кануннарга буйсынуы турында язып чыга. Шулай ук ислам динендәге хәрам һәм хәләл төшенчәләре турында да ул: “Нинди генә эш булмасын, дин тарафыннан боерылган эш бәндә өчен хәерле вә нинди генә эш булмасын, дин тарафыннан тыелган нәрсәләр бәндә өчен зарарлы”, - дип яза.
Р.Фәхреддин фикеренчә, ислам дине өч нигезгә таяна: игътикад (ышану), гамәл (кәсеп һәм гыйбадәт) һәм әхлак.
Әхлак мәсьәләсен күтәргәндә Р.Фәхреддин мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләргә аеруча игътибар итә. Ул мөселманнар арасында бары туганлык һәм бер-берсенә ихтирам мөнәсәбәтләре урнашып, бер-берсенә терәк булганда гына “гадел ислам җәмгыяте”дигән бина төзеп булачак дигән фикерне алга сөрә. Һәрбер аерым алган мөселман әлеге бинаның бер кирпече мисалында китерелә. Берсе генә кителсә дә, әле җәмгыять тотрыклыгын югалта һәм киләчәктә җимерелүгә дучар булачак.
Гомумән алганда, Р.Фәхреддин ислам диненә, галим буларак, җитди фән итеп карый. Аның өчен ислам дине гади, бер төрле карашлар тупланмасы гына түгел, ә бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм зур игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора.
Р.Фәхреддинның ислам диненә багышланган “Дин вә мәгыйшәт”, “Ислам”, “Шура” журналларындагы мәкаләләре киң җәмәгатьчелеккә киләчәктә ирешер дип өметләнеп калабыз.
5. Йомгаклау
Р.Фәхреддиннең бөтен гомере Яхшылык, Белем, Мәгърифәт һәм Дин өчен көрәшкә багышлана. Риза казый фани дөньяда бик күп кешеләргә туры юлны күрсәтеп һәм изге гамәлләр кылып китә.
Олуг галимнең мирасы кешелек дөньясы өчен әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия. Бу хезмәтләр - бөртекләп җыелган җәүһүрләр.
Ләкин аларның күбесе кулъязма хәлендә өйрәнүне көтеп, архивлар-да, китапханәләрдә ята.
Мәгърифәтченең иҗаты саф һәм шифалы чишмәне хәтерләтә. Изге чишмәләр меңнәрчә кешеләргә еллар буе яшәү көче биргән кебек,
Р. Фәхреддиннең иҗаты да, яшь буынга киңәш һәм ярдәмнәре дә эзсез югалмас.
6. Файдаланылган әдәбият исемлеге:
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Стеклянный Человечек
Сорняки
Лиса-охотница
Компас своими руками