Укытучы: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, Казан шәһәре Совет районының 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- Укучы: Ахтямова Адилә, 6а сыйныфы укучысы , 12 яшь
“Яраткан укытучым”
Һәр баланың йөрәгендә яраткан укытучысы өчен урын бардыр. Яраткан укытучы –ул минем өчен үрнәк кеше. Аның сөйләме, үз-үзен тотышы, карашы, балаларга карата мөнәсәбәте мине сокландыра.
Минем яраткан укытучым –ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингалиевна. Ул минем укытучым гына түгел- ул минем әнием дә әле. Мине аның дәресләре, бу предметка карата кызыксыну уятты. Татар телен, татар әдәбиятын хөрмәт итеп, зур кызыксыну белән өйрәнәм. Кирәк булганча, дусларым белән аралаша алам. Гөлназ Мингалиевнаның тавышы мөлаем, басынкы итеп сөйләшүе- җанга тынычлык өсти кебек. Нинди генә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, ул дөрес бәя биреп, чыгу юлын дөрес сайларга өйрәтә. Без дәрес вакытында тик кенә утыра белмибез. Кайвакыт шаярып, көлеп тә алабыз. Укытучыбыз дөрес юнәлеш күрсәтеп, безне һәрвакыт дөресләргә тырыша.
Укытучым! Авыр хезмәтеңдә сиңа сабырлык, саулык телим. Нинди генә очракларда да җаныгыз тыныч булсын. Мин сезнең ышанычыгызны аклармын дип ышанып калам. Киләчәктә мин сезнең кебек үк укытучы һөнәрен сайлармын һәм сезнең кебек үрнәк укытучы булып, балаларга төпле белем бирермен дип уйлыйм.
Вложение | Размер |
---|---|
akhtyamova_adil_yaratkan_ukytuchym._soch-e.doc | 131 КБ |
-Укытучы: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, Казан шәһәре Совет районының 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
- Укучы: Ахтямова Адилә, 6а сыйныфы укучысы , 12 яшь
“Яраткан укытучым”
Һәр баланың йөрәгендә яраткан укытучысы өчен урын бардыр. Яраткан укытучы –ул минем өчен үрнәк кеше. Аның сөйләме, үз-үзен тотышы, карашы, балаларга карата мөнәсәбәте мине сокландыра.
Минем яраткан укытучым –ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахтямова Гөлназ Мингалиевна. Ул минем укытучым гына түгел- ул минем әнием дә әле. Мине аның дәресләре, бу предметка карата кызыксыну уятты. Татар телен, татар әдәбиятын хөрмәт итеп, зур кызыксыну белән өйрәнәм. Кирәк булганча, дусларым белән аралаша алам. Гөлназ Мингалиевнаның тавышы мөлаем, басынкы итеп сөйләшүе- җанга тынычлык өсти кебек. Нинди генә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, ул дөрес бәя биреп, чыгу юлын дөрес сайларга өйрәтә. Без дәрес вакытында тик кенә утыра белмибез. Кайвакыт шаярып, көлеп тә алабыз. Укытучыбыз дөрес юнәлеш күрсәтеп, безне һәрвакыт дөресләргә тырыша.
Укытучым! Авыр хезмәтеңдә сиңа сабырлык, саулык телим. Нинди генә очракларда да җаныгыз тыныч булсын. Мин сезнең ышанычыгызны аклармын дип ышанып калам. Киләчәктә мин сезнең кебек үк укытучы һөнәрен сайлармын һәм сезнең кебек үрнәк укытучы булып, балаларга төпле белем бирермен дип уйлыйм.
Соленая снежинка
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
Сказка об одной Тайне
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью