Сочинение на татарском языке. Руководитель Батталова Л.А.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_respublikam.docx | 12.68 КБ |
Минем республикам.
Башкортстан - Рәсәйнең энҗесе. Безнең республиканы шагыйрьләр кеше йөрәге белән чагыштыралар. Чынлап та, Башкортстан республикасы Рәсәйнең йөрәгендә урнашкан. Башкорт халкының аксакалы Мостай Кәрим Рәсәйне каен агачы, ә Башкортстанны каен агачының яфрагы белән чагыштыра. Бернинди бураннар, җилләр, утлар һәм сулар да каен яфрагын өзә алмады, чөнки ул “әнисенең суы” белән тукланган.
Туган җирем Башкортстан! Бу йөрәккә якын сүзгә тирән уйлар һәм дулкынландыргыч хис - тойгылар салынган.
Башкортстан син минем Ватаным! Мин синең белән горурланам. Синнән дә кадерлерәк бер җир юк дөньяда. Һәр таңыңа, саф һаваңа сөенеп яшим. Шагыйрә Зәкия Туфайлованың туган ил турында язылган шигъри юлларында:
“ Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар.
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда – нәни колыннар”,
- диелгән бит.
Димәк, адәм баласына туган ягының һәр җан иясе, үсемлеге, хәтта нәни колыны да кадерле. Чөнки без үзебез дә Табигать – ананың бер кисәкчекләре.
Кеше кайда гына туса да, үзен шул җирнең кадерлесе, кирәклесе итеп тоя.Татар булып дөньяга килгәч ,ул үзен башка милләт баласы итеп күз алдына да китерми. Бары тик үз әти - әниең генә синеке була алган кебек, туган җиреңне, авылыңны сайлый алмыйсың.
Башкортстан күп милләтле республика. Төрле милләт вәкилләре тату һәм дус яшиләр.
Башкортстан –Рәсәйнең энҗесе – син минем җирем һәм күгем. Минем язмышым, мәхәббәтем һәм кояшлы илем.
Имамутдинов Ривал, 5-нче сыйныф укучысы, Сухоречка мәктәбе.
Снежная книга
Рисуем пшеничное поле гуашью
Снегири и коты
Рисуем осенние листья
Зимний дуб