Творческая работа ученицы 5 класса на татарском языке. Руководитель Батталова Л. А.
Вложение | Размер |
---|---|
insha.docx | 12.47 КБ |
Инша.
Минем туган як.
Нәрсә соң ул Туган як? Ватан каядан башлана? Бу сорауларны бер сүз белән генә ачыклап булмый. Гадәттә, туган ил ул – без дөньяга килгән, беренче тапкыр тәпи баскан җир. Ватан шушы җирдән башлана.
Туган як... Аның шифалы һавасын сулап, көмеш суларын эчеп, иркен болыннарында аунап – тәгәрәп үскән кеше,минемчә,туган ягын беркайчан да оныта алмый. Һәр кешенең тәү тапкыр якты дөньяга аваз салган, тәү тапкыр тормышка аяк баскан җире була. Кеше шунда туа, шунда дөнья белән хушлаша. Туган яксыз кеше – канаты каерылган кош кебек ул.
Шуңа күрә өлкәннәр бәләкәйдән ватаныбызны ихтирам итәргә, сөяргә, аның белән горурланырга өйрәтә. Кеше өчен туган җир, газиз әниләребез кебек үк, бер генә. Әниләргә булган мәхәббәтне сүзләр белән генә аңлата алмаган кебек, Ватаныбызны да яратып туеп булмыйдыр.
Ф. Беккон сүзләре белән әйтсәк : “туган илгә мәхәббәт гаиләдән башлана”. Гаиләдә ихтирамлылык, шәфкатьлелек, мәхәббәт, тәртип хөкем итсә генә бу сыйфатлар баланың характерында чагылыш таба. Икенчедән, туган илне ярату – ул үз халкыңны, аның гореф – гадәтләрен, телен ярату дигән сүз. Минемчә, кеше читтә яшәсә дә, үзенең туган җир тарихын, телен, шәҗәрәсен белергә бурычлы.
Кая гына барсам да, туган ягым, әти - әни йорты миңа якын да, газиз дә булыр.
Лотфиева Элина, Сухоречка мәктәбе.
На берегу Байкала
Шелковая горка
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Заповеди детства и юности
Почему Уран и Нептун разного цвета