презентация
Вложение | Размер |
---|---|
Авыл тарихы турында мәгълүмат | 2.12 МБ |
Слайд 1
Эшләде: Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Миннекаева Алия Ринат кызы. Җитәкче: Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы. Авылым тарихыСлайд 2
Шушы яктан, шушы туфрактан без Югары Кибәхуҗа авылы
Слайд 3
ТАРИХНЫҢ ДАНЛЫ БИТЛӘРЕ Кеше күп очракта наданлыктан чирләсә, кешелек дөньясы тарихи наданлыктан интегә дип әйтергә буладыр. Ә тарихи белем, билгеле инде, һәркемнең туган төбәгеннән башлана.
Слайд 4
АВЫЛ... Кибәхуҗа авыллары тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш телгә алына. Олылыр сөйләвенә караганда, Кибәхуҗа авылларына нигез ХII йөздә салынган. Югары Кибәхуҗа һәм Керәшен Кибәхуҗасы авыллары арасындагы борынгы зиратта археологлар Алтын Урда чорына мөнәсәбәтле ике кабер ташы һәм башка табылдык әйберләр җыелмасы билгеләгәннәр. Бу ташлар ХIV һәм ХVI йөзләргә карый. Югары Кибәхуҗа һәм Керәшен Кибәхуҗасы арасындагы каберлекне атаклы тарихчы-галим С.М.Шпилевский да искә ала. Югары Кибәхуҗа һәм Керәшен Кибәхуҗасы авыллары арасындагы кабер ташы
Слайд 5
Авылга нигез салучылар Көббәхуҗа һәм Кадеркол була. Элек чишмәләр бәреп торган Мазар елгасы башында Көббәхуҗа нигез салган. Кадеркол нигезләгән авыл Галдыргол елгасы буена урнашкан. Кадеркол авылы озакламый яшәүдән туктый, халкы Көббәхуҗа авылына килеп утыра. Көббәхуҗа авылы зурая. Кибәхуҗа исемен йөрткән авылларның килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Шуларның берсе түбәндәгечә. Макса елгасы буена “Көбәк” дигән удмурт кабиләсе килеп урнашкан. Шуңа күрә бу җирне “Көбәк Хуҗа” дип йөрткәннәр. Аларның җитәкчесенең өч малае булган һәм ул малайларын елга буйлап урнаштырган. Олы малаена бүлеп биргән җиргә “Олы Көбәк Хуҗа”, кече малай җирен “Кече Көбәк Хуҗа” дип йөрткәннәр. Өченчесе елга үзәне буйлап югары менеп киткән, анысын “Югары Көбәк Хуҗа” дип йөрткәннәр. Еллар узу белән, Көбәк Хуҗа “Кибәхуҗа” дип йөртелә башлый, авыл исемнәре дә үзгәртелеп, “Олы Кибәхуҗа”, “Кече Кибәхуҗа”, “Югары Кибәхуҗа” дип атала. Казан ханлыгы яулап алынгач, Көббәхуҗа авыллары халкы да чукындырыла. Халык, чукындырылса да, ислам динен тотуын дәвам итә. 1867 нче елның 4 июлендә мөселман диненә чыгарга теләгән керәшеннәр патша Александр II дән үтенеп рөхсәт сорыйлар. Югары Кибәхуҗадагы 92 хуҗалыкта иске керәшеннәрдән 282 ир-ат һәм 291 хатын-кыз яшәгән. 1895 елда алар барысы да мөселманлыкка кире кайтканнар.
Слайд 6
Беренче мәхәллә бик күптән оешкан. XX гасыр башына кадәр сакланган мәчет 1829 елда төзелә. 1837 елдан мәчетнең имам-хатыйбы булып Җамалетдин Хәбибуллин эшли, 1875 елда аны улы Хисаметдин Җамалетдинов алыштыра (1852 елда туган). Икенче мәхәллә оешкан ел төгәл билгеле түгел. Яңа мәчет 1884 елда төзелә. 1837 елдан аның имам-хатыйбы Мөхәммәтшә Хөсәенов була, 1890 елдан – Мөхәммәтсадыйк (Мөхәммәтһади) Нурмөхәммәт улы Яхин (1860 елда туган) имамлык итә. 1869 елда имам-хатыйб итеп Әхмәтша Җәләлетдин улы Фәхретдинов билгеләнә, 1901 елда аны Минһаҗетдин Әхмәтгаләветдинов (1870 елда туган) алыштыра. Үзе Югары Кибәхуҗа крестьяны, 1898 елда у л рус теленнән курслар уза, 1900 елда Духовное собраниедә имтиханнар бирә. ХХ гасыр башында авылда ике мәчет эшли. Аның берсе (хәзерге мәдәният йорты урыны) «Хадиулла мәчете» дип, икенчесе «Кәримулла мәчете» дип атала. Хадиулла мәчете 1909 елларда төзелә. Мәчет матур итеп эшләнгән һәм бик зур була. Анда Каюм дигән кеше мәзин булып тора. Дингә каршылык көчәйгәч, 1935 елда, мәчетнең манарасын сүтәләр. К ә римулла м ә чете д ә шулай ук 1909-1910 елларда салына. М ә чет бик матур итеп эшл ә нг ә н була. Ул елларда м ә четт ә К әр имулла диг ә н кеше м ә зин булып торган. Бу м ә четк ә кеше бик к ү п й ө рг ә н, шу ң а к ү р ә халыкка налогны да күп салганнар. Халык налогларны т ү ли алмагач , мәчетне м ә др ә с ә итеп ү згә тергә мәҗбүр булалар. Еллар ү т ү бел ә н, м ә др ә с ә башлангыч м ә кт ә пкә әйләнә. Югары Кибәхуҗада авылындагы хәзерге мәчет 1935 елларда мәчетнең манарасы киселә, һәм бу бинада клуб эшли башлый. 2011 елга кадәр эшләгән мәдәният йорты
Слайд 7
Югары Кибәхуҗа авылында элек-электән булдыклы кешеләр яшәгән. Алар арасында сәүдәгәрләр, кибетчеләр була. XIX гасыр уртасында авылда һөнәрчелекнең төрле төрләре үсеш ала, тукучыларның, итек басучы, тегүчеләр, умартачы балта осталарының даны еракларга тарала. Көзге чорда авылда ярминкәләр оештырыла. Мичкә ясау – XVIII гасыр уртасында башлангыч алган һөнәр. Казанда суүткәргеч төзелү һәм шул сәбәпле зур мичкәләргә ихтыяҗ кимү, агачның кыйммәтләнүе – әлеге һөнәрнең XIX гасыр ахырында бетүенә сәбәпче була. ХХ гасыр башында авылларда тимерче, күнче һөнәрләренә, бау ишүгә өстенлек бирелгән. Шулай ук тәгәрмәч тугымнары, чана табаннары ясау осталары да булган . Элек-электән авыл хуҗалыгы төбәк икътисадының төп тармагы булып кала бирә. Крестьяннарның хуҗалыгында башлыча игенчелекнең өч кыр системасы гамәлдә була. Гадәттә, арыш һәм солы, кайбер хуҗалыкларда карабодай һәм борай игелә, бәрәңге һәм суган үстерү киң таралыш ала. Галиәхмәтов Хәмит Галиәхмәт улы - а вылның, районның иң оста тегүчесе, шулай ук иң оста мич чыгаручы Хәмит абый тегүчелек хезмәтенә 50 ел гомерен багышлый. Низамов Габделхай Низам улы - авылның оста тегүчесе, итек басучы һәм тегермәнче була. Сафиуллина Шәмсебану Вәли кызы – тирә-якта данлыклы келәмнәр чигүче була. Фахретдинова Илсөяр Миңнебай кызы - гомерен умарта кортлары асрап күңеленә ямь тапкан Һәвәскәр умартачы апа. Авылым һөнәрчеләре Галиәхмәтов Хәмит Галиәхмәт улы Низамов Габделхай Низам улы Сафиуллина Шәмсебану Вәли кызы Фахретдинова Илсөяр Миннебай кызы
Слайд 8
Югары Кибәхуҗа авылы тирә-юне шактый матур. Авыл яны елга-су, тау, урманнарга бай. Елгалардан: Чөлче елгасы, Макса елгасы, Гыйльман елгасы, Мазар елгасы, Чишмә елгасы; таулардан: Зәрә (Дәрә) тавы, Чишмә тавы, Бишимән тавы һ.б. авылның зур байлыгы булып торалар. Макса елгасы Югары Кибәхуҗа табигате Гыйл ь ман елгасы Чөлче елгасы Мазар елгасы Чишмә тавы
Слайд 9
Бүгенге көндә авылда 120 ләп хуҗалык исәпләнә. Урта мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханә, элемтә үзәге, кибетләр эшли. Газ кертелгән, үзәк юллар асфальтланган, авыл эчендә юллар күтәртелгән, мәчет торгызылган. Авыл урамнарын халык үзенчә атый: Сыңар балак урамы, Миллионерлар урамы, Тимерче тавы (Кувалдый), Тау өсте урамы, Түбән оч урамы һ.б. Авылның бүгенге көне
Слайд 10
КОЛХОЗ... Югары Кибәхуҗа авылында колхоз 1931 елда төзелә. Аны беренчеләрдән булып Нәбиулла Гыйләҗиев оештыра башлый. Югары Кибәхуҗада - “Кызыл көрәшче”, Максабашта - “Кызыл Макса” , Түлешкәдә - “Салкын Чишмә” исемендәге кохозлар була. Барый Хуҗа улы Хуҗин “Кызыл Макса” колхозына беренчеләрдән булып керә. Ул Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Сугыштан дүрт тапкыр яраланып кайта. Сугыштан соңгы елларда “Кызыл көрәшче” колхозында җитәкче булып эшли. Аннары 13 ел кибеттә эшли, колхозны оештыруда зур тырышлык күрсәтә. Барый Хуҗа улы Хуҗин
Слайд 11
“ Кызыл Көрәшче” колхозын оештыруда Ибраев Хәйретдин Ибраевич зур активлык күрсәтә. Утызынчы еллар башында ул бригадир булып эшли. Хәйретдин Ибрай улы Ибраев
Слайд 12
1952 елда “Кызыл Көрәшче” колхозына рәис булып Рәхим Хисмәтов эшкә килә. Бу вакытта колхозда 80 баш ат, 95 баш мөгезле эре терлек, 300 баш сарык, 500 баш тавык, 120 баш дуңгыз исәпләнә. Аларның продукциясе түбән, җитештерүчәнлек начар була. 1951 елда һәр баш сыердан 368 кг. сөт савып алына. Колхозда өч трактор, дүрт комбайн булган. Ул эшләгән елларда “Кызыл Макса”, Төрек-Тәмте (Киров исемендәге колхоз), Доноуровка, Түлешкә, Югары Кибәхуҗа авыллары бер колхозга берләштерелә, Куйбышев исемендәге колхоз дип йөртелә башлый. 1959 елда күмәк көч белән ферма төзелә. Бу ферманы төзүдә прораб Ибраев Габделхай күп көч куя Колхозда җитәкчелек эшен алып бару җиңел булмый. 60 нчы еллар башында колхоз уңай нәтиҗәләргә ирешә башлый. Монда, әлбәттә, җитәкченең роле зур була. Рәхим Хисмәт улы Хисмәтов
Слайд 13
1963-1967 еллларда Куйбышев исемендәге колхозда рәис булып Даутов Фәрит Даутович эшли. 1967-1975 елларда Куйбышев исемендәге колхоз белән Фәезхан Фәйзерахман улы Фәйзерахманов җитәкчелек итә. Ул колхозның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдә үзеннән зур өлеш кертә. Аның ярдәме белән авыл халкына су кертелә, пекарня төзелә. Терлекчелек тармагында да үсеш күзәтелә.
Слайд 14
1975-1983 елларда җитәкчелек эшен Искәндәр Галихан ул Нигъмәтҗанов алып бара. 1982 елдан колхоз белән Гарипов Рашат Хадиевич, 1986-1991 еллларда Габдрахманов Наил Афзалович җитәкчелек итә. Яңа мәктәп төзелешендә җитәкче буларак аның ярдәме зур булды.
Слайд 15
1991 ел азагына Насыйбуллин Зөфәр Асатович 1991-1999 еллларда Исмәгыйлев Ралиф Хөсәенович колхоз рәисе булып тора. 1994 елга кадәр колхоз В.В.Куйбышев исемен йөртә, аннары “Чулпан” исеменә үзгәртәлә 1999-2000 елларда хуҗалык белән Котдусов Әхмәт Әхәтович 2000-2004 елларда Бәдертдинов Фәннур Мәгруфович 2004-2005 елларда Кашапов Рәшит Габделхәевич, Ибраев Васыйл Габделхәевич, Гыйззәтуллин Ришат Шәфигуллович, Сәүбәнов Фәргать Корбангалиевич Закиров Фәһим Габдуллович 2005 елдан 2010 елга кадәр Закиров Фәһим Габдуллович җитәкче булып эшли. 2006 елдан колхоз “Вамин-Теләче” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең “Чулпан” бүлекчәсе булып исәпләнә Бүгенге көндә бүлекчәне Татарстанның атказанган агрономы Исмәгыйлов Ралиф Хөсәен улы җитәкли.
Слайд 16
... ҺӘМ МӘКТӘП 1921 елда Югары Кибәхуҗа авылында беренче мәктәп ачыла, ул беренче баскычтагы татар совет мәктәбе дип ата. Анда беренче укытучы булып Максабаш авылыннан Мөбәрәк исемле кеше эшли башлый. Бераздан бу мәктәптә Төрек-Тәмте авылы егете Габделхай үзен бик инициативалы укытучы итеп таныта. Ул елларда көчле ачлык була, яшь совет иленә азык-төлек белән Америка ярдәм итә. Габделхай олырак балалар белән бергә Арча станциясеннән авылга азык-төлек алып кайтуда булыша. 1928 нче елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.Бу елларда башлангыч мәктәптә Олы Кибәхуҗа авылыннан Марат Мостафин да эшләп армиягә китә һәм Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Сугыш елларында мәктәп мөдире булып Сара апа Ракова эшли. Ул елларда укытучы булып эшләгән кызлар – Таня Талитова, Фатыйма Садыйковалар - 1942 елның апрелендә үз теләкләре белән илне саклау өчен фронтка китәләр. Соңрак, Сара апаны район үзәгенә мәгариф бүлеге мөдире итеп алгач, мәктәп белән Галия Зәйнуллина җитәкчелек итә башлый. Бу чордагы укытучылар – Хәдичә Маннанова, Мария Агачова, Кафия Борһановалар -балаларга белем бирүдә үзләренең көчләрен кызганмыйлар. Сугыштан соң мәктәпкә җитәкче булып Гариф Ихсанов килә. 1948 елдан башлап мәктәп җидееллыкка, соңрак сигез ь еллыкка үзгәртелә. Бу чорда мәктәп директоры булып Раиф Басыйр улы Исламов эшли. 50 нче еллар азагында – 60 нчы еллар башында мәктәп белән Степан Дементьев (соңрак републикага танылган журналист, “Социалистик Татарстан” газетасында эшли) һәм Павел Котников җитәкчелек итә. 1967 елдан әлеге белем йорты урта мәктәп итеп үзгәртелә. Аның җитәкчесе итеп Иван Федорович Федоров билгеләнә. 1928-1988 елларда эшләгән Югары Кибәхуҗа мәктәбе бинасы Иван Федоров интернат хезмәткәрләре һәм укучылар белән (1967 ел)
Слайд 17
1969-1980 елларда мәктәп директоры булып Хәниф Мансур улы Шаһиев эшли. Ул чорда куст-методик берләшмәнең эше аеруча актив оештырыла. Берләшмәгә Симет, Шыңар, Мәтәскә, Казаклар, Төрек-Тәмте сигез ь еллык мәктәпләр дә керә. Берләшмәнең төп бурычы алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсен пропагандалау була. Ачык дәресләр үткәрелә һәм аларга анализ ясала, укыту-тәрбия эшләренең торышы тикшерелә. Мәктәп интернатында тәрбияләнүче укучылар (70 еллар уртасы) Шаһиев Хәниф Мансур улы
Слайд 18
1980-1982 елларда, Шамил Зиннур улы Зиннуров җитәкчелек иткән вакытларда, мәктәп коллективы үзенең эшчәнлеге процессында укучыларыбызның аңлылык, оешканлык, иҗади инициативасы үсүенә, хезмәт сөючәнлек, дисциплиналылык, бердәмлек һәм дуслык, туган җиргә мәхәббәт хисләрен тәрбияләүгә нык игътибар бирә. Мәктәп директоры Ш.З.Зиннуров инициативасы белән Максабашта һәм Югары Кибәхуҗа авылларында кичке мәктәп эшли башлый. Г.З. Нуриева – кичке мәктәпкә укучыларны тарту буенча күп тырышлык куйган укытучыларның берсе.
Слайд 19
1983-1995 елларда мәктәп директоры булып Габделбәр Миңнәхмәт улы Нургалиев эшли. Ул җитәкчелек иткән чорда мәктәптә халык мәгарифе алдында торган бурычларны хәл итүдә лаеклы өлеш кертелә. 1988 елда укыту-тәрбия өчен бөтен мөмкинлекләре булган яңа мәктәп куллануга тапшырыла. Бу өлкәдә мәктәп директоры Г.М.Нургалиевның өлеше бик зур булды. Мәктәпнең матди базасы көннән-көн ныгый, һәр фән җиһазландырылган кабинетларда укытыла башлый. 1995-1996 елларда мәктәп директоры булып Ф.М.Миңнекаев эшли. Ул да мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуда үзеннән зур өлеш кертә. 1996 елдан 2005 елга кадәр мәктәп белән Хөсәен Мөсәвәр улы Исмәгыйлов җитәкчелек итә. 2005-2006 елда мәктәп директоры булып Әхәт Мөбәрәкҗан улы Дәүлиев билгеләнә. 2006 елның маеннан мәктәп директоры итеп Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең тарих укытучысы Гөлшат Габдерәүф кызы Миңнекаева билгеләнә.
Слайд 20
Туган ил җырчысы Күренекле язучы, публицист һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максуд 1900 елда Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында Гыйсаметдин хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә. Мәхмүд Максудның иҗаты үз заманында халык ихтирамын казанган зур иҗат иде. Ул иң оста тәрҗемәчеләрдән саналды. К.Маркс, Ф.Энгельс, В.Ленин хезмәтләрен татар укучысына беренчеләрдән булып ул ирештерде. Бөек Л.Толстой иҗатын татар укучысына җиткерүдә дә аның хезмәтләре бәяләп бетергесез. “Сугыш һәм солых”, “Анна Каренина”, А.Пушкин, Н.Некрасов, Р.Роллан, Г.Һейне, М.Горький, И.Тургенев, Т.Семушкин һ.б. әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп чыгаруда ул зур көч куйды. Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Ф.Кәрим һ.б. әдипләребез иҗатына караган язмаларында ул үзен тирәнтен әдәбиятны белеп, төпле фикер әйтә белүче киң эрудицияле зыялы итеп танытты. Мәхмүд Максуд (1900-1962)
Слайд 21
Тукай бүләге иясе Кибәхуҗа төбәге күренекле язучы Мәхмүт Хәсәнов белән дә урынлы горурлана. Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстан АССРның Саба районы (хәзерге Теләче районы) Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1965 елдан – СССР Язучылар Союзы әг ъ засы. 1977 елда аңа “Татарстан АССРның атказанган культура работнигы” дигән мактаулы исем бирелде. “ Язгы аҗаган” (1987) романы исә язучының киң колачлы иҗатының кибән башы булды һәм моның өчен аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. (1988). Мәхмүт Хәсәнов (1927 – 1990)
Сочини стихи, Машина
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Рукавичка
Твёрдое - мягкое
«Течет река Волга»