Укучыларымның фәнни эшләре
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_hm_mirkhan_duslygy.docx | 15.37 КБ |
shrfeeva_v.docx | 16.47 КБ |
khsn_tufannyn_60.docx | 19.59 КБ |
Тукай һәм Әмирхан дуслыгы
Гиматдинова Г.,Тукай районы, Бәтке урта мәктәбе, X сыйныф
Җитәкче - Шарапова Р.М.
Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай... XX йөз башы татар иҗтимагый- мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Безнең бүгенге күзаллавыбызга шагыйрь белән әдип бер-берсен мәгьнәви яктан тулыландырган, рухи җәһәттән илһамландырган затлар буларак гәүдәләнә.Үткәнебезгә, бүгенгебезгә һәм киләчәгебезгә карашыбыз гүяки аларның яшәешкә мөнәсәбәтләре җирлегендә юнәлеш таба, омтылыш-хыяллары дәверебезнең иҗтимагый- фәлсәфи аһәңенә тәңгәл килә.
Тукай һәм Әмирхан дуслыгы – аларның рухи кардәшлегенә, кыйблалары уртаклыгына, биниһая таланларына нигезләнгән чын мәгънәсендәге илаһи дуслык ул. Үткер карашлы, игътибарлы Тукай һәм Әмирхан бер - берсенең тиңдәшсез талант, иҗади кодрәт иясе икәненә инаналар, бер-берсен үзенә тиң шәхес итеп күрәләр.
Тукайны да, Әмирханны да яхшы белгән замандашлары шагыйрь белән әдип мөнәсәбәтләренең зур югарылыкта торуын раслый, аларның бер-берсенә шифалы йогынтысын кат- кат шәрехли. Бу җәһәттән Р.Алуши, Ф.Әмирхан-II, М.Укмасый, Җ.Вәлиди, К.Мостакаев истәлекләре игътибарга лаек. К Мос-такаев, әлеге ике бөек шәхеснең рухи берлеген аеруча искәртеп, “Тукайның Фатихка дустанә мөнәсәбәт һәм ышанычы никадәр көчле булса, Фатихның Тукайны якын итүе шулай ук бик көчле иде”- дип яза.
Тукай белән Әмирханның мөнәсәбәтләре 1907 нче елда “Әл- Ислах” гәзите тирәсендә бөреләнә,1908-1913 нче елларда “Яшен”, “Ялт-Йолт”, “Аң” журналлары, аннары “Кояш” гәзите даирәсендә калыплана, ныгый.
Ике бөек әдип, аз гына вакытка аерылып торган чакларында да, еш хат алышалар; форсат чыкканда, кош теледәй запискалар белән элемтә тоталар.
Тукайның Әмирханга язган безгә мәгълүм хат, запискалары 1908 нче елның 23 нче июненнән алып 1913 нче елның март айларынача чорны колачлый. Шагыйрь аларда Фатихка булган ихтирамын, дуслыгын, рәхмәт хисләрен белдерә, иҗади хезмәттәшлек хакына үтенечләр белән мөрәҗәгать итә, табыш- казанышлары белән уртаклаша. Әдип бөек шагыйрьдән шулай ук зур иҗади илһам ала, аның шифалы йогынтысында иҗтимагый тормыштагы демократик алгарыш идеалларына карашлары тагын да ачыклана төшә.
Кыскасы, шагыйрь исән вакытта Әмирхан Тукайга якын фикердәш, шәхес һәм каләм әһеле буларак булышлык иткән булса, вафатыннан соң ихлас дуслыгын яңа сыйфатта исбат итә.Әмирхан мәрхүм Тукайны халык баласы, халык шагыйре, халык моң-зары җырчысы итеп күрсәтә, бөек шагыйрьнең исемен беренчеләрдән булып мәдәниятебезнең тарихында мәңгеләштерә, үзен каләмдәшенең иң тугрылыклы һәм ышанычлы таянычы итеп таныта.
Тукай - Әмирхан, Әмирхан – Тукай... Мәдәниятебез тарихыннан аерылмас, мәңгегә береккән затлы исемнәр бу. Халкыбыз хәтерендә, рухи мирасыбызның зиннәт тулы хәзинәсендә аларның хәяты да, гамәлләре дә бердәм.
Телләр белү - зур байлык
Шәрәфеева В.,Тукай районы, Бәтке урта мәктәбе, IXсыйныф укучысы
Җитәкче - Шарапова Р.М.
Туган тел! Колакка ятышлы, назлы, ерак гасырлардан килгән ата- бабаларыбыз теле. Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше.Тел- халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе.
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә белү кирәк.
Бүгенге көндә телләр өйрәнү ихтыяҗы аеруча үсте. Хәзер икетеллелек – иң беренчел таләпләрнең берсе.Бүгенге көндә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү өчен зур эш алып барыла. Мәктәпләрдә укытучыларыбыз татар һәм рус телле укучыларга бик тырышып татар телен өйрәтә, чөнки бүгенге көндә ике дәүләт телен дә белү бик мөһим.
Соңгы елларда татар теле үзен кысрыклаучы кысалардан чыгып, билгеле бер үсеш алды. 2013нче елдан башлап, мәктәпләрдә татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясен 9 нчы сыйныф укучылары яңа формада тапшыра башладылар.Телләрнең икесен дә яхшы белү - безнең бурычыбыз.
Бу күренеш белән киләчәккә караган төп проблема бәйле:
-татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена күтәрү. Ә моның өчен гамәли чаралар кирәк. Икетеллелек проблемасы мәктәптә хәл ителә. Шуңа күрә, аеруча мөһим булып рус балаларына татар теле һәм татар балаларына рус теле өйрәтү проблемалары барлыкка килә. Сөйләшү, тыңлап аңлау, уку һәм язудан торган сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү башка тел белән чагыштырмыйча булмый. Шулай ук татар телендәге уку йортларының дәрәҗәсен күтәрергә, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскартмаска. Телләрнең тигез хокуклы булып яшәеше өчен башка милләт вәкилләренә дә телне өйрәтү зарури. Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү, чит илләргә барып белем алу мөмкинлеге үсү һ.б. моңа этәргеч булып тора. Шуңа күрә дә телләр өйрәнү актуаль мәсьәләләрдән санала. Минем фәнни эшем дә шул темага багышлана.
Эшемнең төп максаты – телләр өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү. Бу максатка ирешүдә түбәндәге бурычлар күздә тотылды:
1. Телләрнең бер-берсенә тәэсир итүен күрсәтү;
2. Халыклар дуслыгын ныгытуда, телләр белүнең ролен ачыклау.
Татарстанда икетеллелекне тәэмин итү, рус һәм татар телләрен бертигез дәрәҗәдә өйрәнү – республикада милләтара татулыкны саклап калуның һәм тотрыклылыкның нигезе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасында. Хәзер мәктәп укучыларының чит телләрне өйрәнү теләге шактый артты. Бу җәмгыятебез тормышында чит телләрне, төрле илләр мәдәниятен өйрәнүнең әһәмияте үсү, Татарстанның чит илләр белән бәйләнешләре арту, укучыларның гомуми әзерлеге, шәхси үсеш дәрәҗәсе белән дә бәйле.
Мин үзем татар милләтеннән булсам да, рус телен теләп өйрәнәм. Минем күп кенә дус кызларым да рус милләтеннән. Безнең барыбызның да туган җиребез – Татарстан. Шуңа күрә без ике телне дә яхшы белергә тиешбез.
Телләр белү - олы байлык дип исәплим. Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән. Моңа тарихтан да күп мисаллар китерергә булыр иде. Бәлки шуңадыр, минем әнием мәктәптә укыганда ук телләрнең барысын да яхшы үзләштерүемне тели. Инглиз телен тырышып үзләштерәм. Ә ике кадерле тел — рус теле һәм татар теле мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым, ике канатым.
Хәсән Туфанның 60-70 нче еллардагы иҗаты.
Сафина Адилә, Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы.
Хәсән Туфан поэзиясе татар шигъриятенең кабатланмас матур сәхифәсе булып тора. Шагыйрь әдәбиятка егерменче елларның икенче яртысында, Һади Такташ иҗаты ирешкән уңышлар дулкыны белән бергә килеп керә. Һәм катлаулы эзләнүләр кичереп, коточкыч авыр, фаҗигале юллар үтеп, үзенчәлекле, олы җанлы шагыйрь булып таныла, сиксәненче еллар башына кадәр иҗат итә, татар әдәбиятын көчле, аһәңле, искиткеч нәфис эшләнгән әсәрләре белән баета.
Без бүген сезнең белән Х. Туфанның 60-70 нче еллардагы иҗаты белән якыннан танышырбыз.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда Туфан шактый актив рәвештә иҗат итә. Бу елларда инде ул тәнкыйть көзгесендә дә, киң җәмәгатьчелек фикерендә дә «тере классик дәрәҗәсенә күтәрелә, поэзиядә үз агымын, үз мәктәбен тудыра. Аның традицияләрен дәвам итүче, турылыклы шәкертләре арасында Ш.Галиев, И.Юзеев, яшьрәк буыннан М.Әгьләмов, Зөлфәт кебек шагыйрьләрне атап була.
Бу чорда Туфан иҗатында тарихилык сыйфаты көчәя. Поэзиясенең төп герое булып алгы планга хәтер чыга. Хәтер аша шагыйрь чорның фәлсәфи һәм әхлакый асылын ача. Аның лирик герое сабырлана төшсә дә, аңарда дөньяга, үз халкына, бөтен кешелеккә карата гамьсезлекнең эзе дә юк. Ул түземле, гадел, уйчан, әмма битараф түгел. Бу яктан аның «Гомер эзләрең буйлап»(1968) һәм «Кармәт истәлекләре»(1970) цикллары аеруча характерлы.
Туфанның күп шигырьләре Киров, Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ шикелле олы язмышлы, батыр йөрәкле шәхесләргә багышланган. Шагыйрь аларны зурлау белән генә чикләнми, аларның тормышын киләчәк буыннарга үрнәк итеп күрсәтә.
Шагыйрь киләчәккә ышанып, өмет белән карады. Шуңа охшашлы фикерләрен ул Дәрдмәндкә ияреп язган «Җилкәнен киерә» исемле шигырендә, «Еракларга алып киттеләр» (1967) дип исемләнгән лирик поэмасында һәм башка әсәрләрендә дә үткәрә.
Х. Туфан яңа кеше, ныклы гаилә, әхлак, мәхәббәт проблемалары хакында да күп язды. Шагыйрь әхлакый сафлыкны, мәхәббәткә тугрылыкны яклап чыкты.
Туфан шигырьләрендәге мәхәббәт хисләре, моң, сагыш, тугрылык, үзе әйткән «гүзәл гамь» төшенчәсенә бәйләнгән. Әлеге гүзәл гамь Туфан иҗатында башка шагыйрьләрнекенә караганда бик күпкә калкурак чагыла. Гүзәл гамь – Туфанның иҗат һәм тормыш кредосы. Җырга әверелгән шигырьләрен генә карагыз: «Әйткән идең», «Киек казлар», «Белми калдым», «Ак каен», «Ромашкалар». «Иртәләрем-кичләрем»… Менә бу шигырь юлларын да укымый китә алмыйм.
Уйларың нурлар сыман саф,
Тик күзең кара синең.
Син, гөлләр булсаң әгәр дә,
Ак чәчәк атар идең...
Туфан иҗаты җәмгыятебездәге бөтен каршылыкларны, киеренкелекне, ялгышлыкларны һәм ышануларны да үзенә туплаган. Туфан язган поэмалар һәм шигырьләр арасында сәнгать ягыннан да, иҗтимагый-сәяси яктан да төрле дәрәҗәдәгеләрен очратырга мөмкин. Бүгенге көн таләпләреннән караганда беркатлырак булып яңгыраганнары да, үз чоры өчен генә актуаль булып калганнары да бар. Ни генә дисәң дә, шагыйрь – үз чорының җимеше иде. Туфан таланты үз чорының хаталарын,трагик ялгышларын, шул хаталар нәтиҗәсендә туган олы фаҗигане, кеше җанының җәмгыять тудырган вәзгыятьтә хакыйкатьне эзләп бәргәләнүләрен чагылдырды.”Безгә шулай иртә кар төште, чәчәкләргә төшкән кар төсле...” -дип язды ул үзе исән чакта бастыра алмаган “Иртә төшкән кар” исемле шигырендә, үз буынының авыр һәм катлаулы сынаулар нәтиҗәсендә имгәтелүен, рухи яктан рәхимсез кыйналуын раслап. Хәсән Туфанның әсәрләрен кулга алып укый башлаганда ук, без бер нәрсәне истә тотарга тиешбез: шактый озакка сузылган иҗат гомеренең буеннан – буена аның шигъри теле бикле иде. Шуңа да, укучыга әлеге иҗатның нечкә серенә тулы мәгънәсендә ирешү өчен, шигъри сүз артына яшерелгән тел төбенә төшенергә кирәк булачак. Бу исә Туфан язмышын үз чоры белән тыгыз бәйләнештә караганда гына мөмкин.
Иҗат юлы дәвамында нинди генә авырлыклар кичерсә дә, Туфан – баштан ахырынача ярылып торган индивидуальлеген саклаган шагыйрь.
Егерменче еллар уртасында ук татар поэзиясенең алгы сафларында чыккан шагыйрь гомеренең соңгы елларынача шул сафларда калды. Ул татар поэзиясендәге классик төзек, халыкчан, искиткеч камил эшләнгән шигырьнең иң матур үрнәкләрен тудырды. Иҗади стиле нинди генә булмасын – динамик-экспрессивмы, салмаграк характердагы лирик стильме, әллә яшьлек романтикасы аңкып торган күтәренке рухлы шигьри агыммы, без шундук Туфанга хас интонацияне, аның индивидуаль алымнарын танып алабыз.
Х.Туфан туган халкын чын күңелдән яратты, гомер буе кешегә яхшылык кылып, игелекле, иркен күңелле кеше булып яшәде. Тормышының иң кыен вакытларында да беркайчан да зарланмады, берәүгә дә рәнҗемәде, беркемгә дә ачу сакламады. Яшәеш ваклыгына бирелмәде, гомеренең нинди кыен чакларында да тормыш ыгы-зыгысыннан өстен торды. Ул, якыннарын борчымас өчен, авыр кичерешләрен үзе генә күтәрде, яшәештән бөек тарих чикләренә атлаганда да үзен искиткеч тыныч тотты, соңгы юлдашы итеп, халык җырларында әйтелгәнчә, күркәм сабырлыкларны сайлады.
Туфан иҗаты әдәбиятыбызның алтын фондына керде. Ул калдырган якты шигърият безне дә аклыкка, пакьлеккә дәшә. Авыр чаклар килсә, бәйрәмнәр килсә, Туфанны укыйк! Шул чагында моңга, назга, мәхәббәткә, җылыга мохтаҗ күңелләребезгә Туфан калдырган гүзәл гамь иңәр.
Кулланылган әдәбият:
1. Абдуллин Я.Г., Абилов Ш.Ш., Гыйззәтуллин Н.Г.Татар әдәбияты тарихы / Казан: Татарстан китап нәшрияты, 5 нче том, -245 б.
2. Ихсанова И. “Тургай гөле”/ Казан:”Мәгариф”нәшрияты, 2002,-10 б. 3.Миңнуллин Р.“Туфаннан калган аклык!”/ Казан:1998, -234б.
4.”Мәйдан” журналы. (Хәсән Туфанга багышланган) / Казан: 2006,-92 б.
5. Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр./ Р.Фәтхерахманов. Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер” нәшрияты, 2004, -17 б
Дерево в снегу
Одеяльце
Ах эта снежная зима
3 загадки Солнечной системы
Хрюк на ёлке