Шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
Мөхәммәтова Язилә шигырьләре | 13.79 КБ |
Яңа ел бүләге
Яңа елга әнием
Бүләк итте сеңелкәш,
Өйдә хәзер миңа да
Бик күбәеп китте эш!
Мәктәптән кайтуымны
Көтеп тора әниләр.
Бар да шулай елак микән
Яңа туган бәбиләр?
Айзидә дип исем куштык,
Исемен бик ярата.
Исеме белән эшдәшсәң,
Елмаеп карап ята!
Чәбәкләп сөя әнием,
Матурым, ди, кечкенәм,
Кайда инде матур булсын?!
Кечкенәсен кечкенә!
Авызда теше дә юк,
Йөри белми тәпи дә.
Шулай да ярата әни,
Бик ярата әти дә!
Кайчан үсеп җитәр икән
Сеңелкәшем Айзидә.
Китәр идек тау шуарга,
Утырмас идек өйдә!
Туган телем
Син яратсаң туган телең,
Мин яратсам туган телем,
Чәчәк атар туган җирем,
Мәңге яшәр татар телем!
Син дә татар баласы,
Мин дә татар баласы.
Югалтмыйча телебезне
Киләчәккә барасы.
Өйрәнәбез рус телен,
Беләбез инглизне.
Кичермәс безне киләчәк
Онытсак туган телне!
Һәркемнең туган җире бар.
Һәркемнең бер анасы.
Горурланып әйтик әле:
-Мин бит татар баласы!
Горурланып саклыйк телне,
Без бит татар баласы.
Телсез калсак без булабыз
Кайсы милләт баласы?!
Бер кулым әни кулында,
Икенчесе – әтидә!
Киләбез өчәү сөйләшеп
Әниемнең телендә!
Гаилә ул – туган телнең
Иң беренче ачкычы.
Туган телне өйрәтүнең
Иң-иң тәүге баскычы!
Телемә хыянәт итсәм,
Кичермәс мине анам,
Кайсы милләт үз итәр соң
Син,-диеп,- минем балам?!
Иң матур, иң назлы сүзләр
Бары тик туган телдә.
Туган телне ярату
Калмасын телдә генә!
Укытучы булып уйныйм
Укытучы булып уйныйм,
Сеңелемә дәрес бирәм.
Дәрестә һич күңеле юк,
Уенда гел уен-бәйләм.
Кабатлатам хәрефләрне
Монсы “а” дип, монсы “ба”.
Челт-челт иттереп күзләрен
Тик тора карап миңа!
“Әлиф” диеп тә, “ба” диеп
Әйттереп карыйм шулай.
Аның өчен “әлиф” – әби,
Ә “ба” дигәне – бабай!
Дәрескә һич күңел бирми:
“Уф-ф, ардым, уф-ф, туйдым!”
Аптырагач, сеңелемне
Читкә бастырып куйдым!
Анда да басып тормады,
Сикерә, чаба, үрмәли.
Һич төшерми кәефен,
Ярата ахры сеңелем
Физкультура дәресен!
Укытучы булам диеп,
Уйлый идем кайчакта.
Ай-һай белмим!
Укытучы булу кыен
Чынлап түгел, уйнап та!
Рисуем тыкву
Акварельные гвоздики
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Волшебная фортепианная музыка
Три способа изобразить акварелью отражения в воде