Иҗади эш. Инша темасы һәрвакытта да уйланырга мәҗбүр итә.Тормышта кеше үз юлын табып, дөрес профессия сайлап, бу җирдә эз калдырырга тиеш. Һәр кеше үз урынында кирәк. Кирәкле, кирәксез һөнәр ияләре юк, алар һәрберсе файда китерә: табиб та, укытучы да, төзүче, полиция хезмәткәре, игенче дә. Кем булырга? Җәмгыятьтә тоткан урыныңны ничек табарга!...
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение | 40.5 КБ |
Халкымныӊ киләчәге – минем кулымда.
Кечкенә вакытымнан миңа мондый сүзләр ишетергә туры килде: ”барысы да үз кулыңда, яхшы уку, акыллы, тәрбияле булу синең кулыңда...” Ә үсә төшкәч, бу сүзләрнең дөреслегенә ышана барам. Тырышып уку – мәктәптә үз урынымны табарга; акыллы, тәрбияле булу – укытучыларның яраткан укучысы, әти-әниемнең горурлыгы булуга китерде. Һәм киләчәктә дә бу юнәлештән читкә тайпылмас өчен үз өстемдә күп эшләргә, тырышырга кирәк. Тормышта үз юлымны табып, дөрес профессия сайлап, бу җирдә эз калдырыру теләгем.
Һәр кеше үз урынында кирәк. Кирәкле, кирәксез һөнәр ияләре юк, алар һәрберсе файда китерә: табиб та, укытучы да, төзүче, полиция хезмәткәре, игенче дә. Һәм аларның һәрберсе үз урынында кеше һәм җәмгыять өчен үз эшен җиренә җиткереп эшләргә тиеш. Бу очракта гына безнең илебез чәчәк атар, тормышыбыз җәннәт бакчасы булыр.
Инша темасы мине уйланырга мәҗбүр итте. Илем чәчәк атсын, тормышыбыз гөл булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Кеше һәм туган ил. Бу – ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кеше илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул?
Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын кеше тоеп үсәдер. Табигатьнең пычрануын, чишмәләрнең кибүен күреп, урманның кеше, транспорт йөрүеннән тапталып бетүенә күңел ачына. Балачак ул кеше гомерендә бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да онытылмыйлар. Һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала.
Минем дә туган авылның, керәшен халкының ел саен үткәрелеп килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сүрәтлисе, аңа мәхәббәтне белдерәсе килә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул минем туган ягым – Мәләкәсем.
Гореф- гадәтләрнең, кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Менә шул йөрәкне әрнетә. Милли бәйрәмнәребезне яңарту, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны торгызу кебек эшләр кызыксындыра үземне. Мәләкәс төбәгендә җирле халыкның культура мирасын, бәйрәм-йолаларын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, тел үзенчәлекләрен өйрәнеп, тарихын туплап, китап итеп язасым килә. Моныӊ өчен миӊа тарихчы булырга кирәк. Тарихны кемнәр яза? «Көчлеләр» яза. Керәшен тарихын кем яза? Керәшеннәрнеӊ тамырлары тарихка тоташканмы? Керәшен мәгарифе булганмы? Шушы сорауларныӊ барысына да төпле җавап бирәсем килә. Керәшеннеӊ тарихы өйрәнелмичә генә, үзеннән башка языла. Бу минем фикерем. Бүгенгесе көндә халкымныӊ тарихын өйрәнү кебек эшнең кирәклеген тоям.
Туган ягым – Мәләкәстә нинди генә бәйрәмнәр юк. Питрау дисеңме, Нардуган, Тройсын, Бәрмәнчек, Сабан туе, Олы көн (Пасха) бәйрәме, туйда килен төшерү, йөзек салу дисеңме… Алар һәрберсе минем өчен кадерле. Милли бәйрәмнәребезне яңарту, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны торгызу кебек эшләрне өлкәннәрдән түкми-чәчми кабул итеп алып, киләчәктә яшь буынга шул матур, күркәм традицияне язып бирәсем килә. Бу бик зур байлык бер генә китапка сыймас.
Газиз халкымның рухи байлыгын онытырга ярамый! Бүгенге көндә, инновацион технологияләр заманында да, халкыбызның гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламыйк. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Мин тарихчы булып, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буынга җиткерергә тиешмен.
Татарстан Республикасы
Тукай муниципаль районы
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле
Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбенең
8 сыйныф укучысы Прокопьев Евгений
Весенние чудеса
Злая мать и добрая тётя
Как я избавился от обидчивости
Золотая хохлома
Рисуем весеннюю вербу гуашью