Ганиева Алсинә шигырьләре
Вложение | Размер |
---|---|
Ганиева Алсинә шигырьләре | 12.02 КБ |
Туган тел
Туган телем –Тукай теле!
Бар телләрдән кадерле.
Сөйләшсәк тә төрле телләрдә
Яратам туган телне.
Туган телем – анам теле!
Тәү аваз салган телем.
Беркайчан да онытмаска
Ходайдан шуны телим.
Туган ил, туган җир, туган тел –
Өчесе дә бер төшенчә!
Ватан ана, Җир ана, Анам теле –
Иң кадерле минемчә!
Сөйләшсәк тә төрле телләрдә:
Кытай, инглиз, алманча.
Онытмыйк үз телебезне,
Яшик Ходай кушканча!
Көз
Сентябрь, октябрь, ноябрь –
Өчесе дә көз ае!
Кичә генә май иде,
Килеп җитте көз ае!
Алмаларны койдың син,
Яфракларны очырдың.
Кошларны да куркытып,
Җылы якка качырдың.
Әй миләшләр, миләшләр,
Горур җимеш-баланнар!
Кып-кызыл булып пешеп
Мимерәешеп тулганнар.
Яңгырлы һәм суык булса да,
Көз – муллык һәм ашлык ае.
Бар айлардан өстен күреп,
Яратам шушы айны!
Сугыш
Сугыш...Салкын сугыш, канлы сугыш...
Бар дөньяның афәте!
Аналар һәм балаларның
Мәңге төзәлмәс хәсрәте.
Күпме егет башын салды
Әфган сугышларында.
Ходай язганнары кайтты
Аяксыз-кулсыз булса да.
Сугыш диеп кенә әйтсәң дә,
Йөрәкләр өшеп китә.
Кирәкми сугыш, кирәкми канкоеш!
Тыныч тормышка соң ни җитә?!
Тынычлык, тынычлык диеп,
Типсен безнең йөрәкләр.
Тыныч тормыш булсын дип,
Телик бары теләкләр!
Снежная книга
Лиса-охотница
Есть в осени первоначальной...
Рождественский венок
Рисуем осень: поле после сбора урожая