8 нче сыйныф укучысы башкаруында иҗади эш. Анда берәүне дә битараф калдыра алмый торган тормыш фаҗигасы күтәрелә. Балаларга карата булган вәхшилек, гаилә кору мәсьәләсенә җитди караш булмау, гаилә коручы күпме парларның гаиләләре җимерелүе, балалар ятим акалу, ә иң аянычы - тормышлары болайда кимсетелгән, кителгән, җимерелгән, үзләрен яклый алмаган бер гөнаһсыз сабыйларның үлеме. Хәзерге дөньяда күп кеше байлык, мал-мөлкәт җыюны гына иң алгы планга куя. Бала күңелен аңлау, башка кешеләргә мөнәсәбәт, хөрмәт, кече күңеллек, сабырлык төшенчәләре югала бара. Бу бик актуаль проблема. Бу турыда һәр кеше уйланырга тиеш.
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение | 48.5 КБ |
«Адәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата-ана…»
Бәхетле бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, беренче беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: “Син дөньяга килдең, син бәхетле, синең бәхетле булырга хакың бар”.
Без чибәр, сау-сәламәт, шат күңелле егетләр-кызлар, әти-әниләребезнең кадерле балалары. Әниләребезне дә бик яратабыз. Әниләргә карата бик күп җырлар язылган. Әниләр шәфкатьле, мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр дип җырлана бу җырларда. Әти-әниләр турында мәкальләр дә бик күп. Шуларның кайберләрен язып үтәсе килә:
Соңгы мәкальгә аеруча да игътибар итәсе килә. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре кайбер ата-анада бөтенләй юк. Балаларга карата булган вәхшилек хәзерге заманда даими очрак. Гаилә кору мәсьәләсенә җитди караш булмый торып, гаилә коручы күпме парларның гаиләләре җимерелә, балалар ятим ала. Ә иң аянычы - тормышлары болайда кимсетелгән, кителгән, җимерелгән, үзләрен яклый алмаган бер гөнаһсыз сабыйларның үлеме. Ә бәлки, кем белә, кайберәүләр өчен шушыдыр зур бәхет?...
Шулай беркөнне, авыл китапханәсендә, иске газеталар актарып утырганда “Якты юл” газетасындагы “Үги анасы башына җиткән” дип исемләнгән мәкалә игътибарымны җәлеп итте. Андагы вакыйгалар мине тетрәндерде. Сүз 8 яшьлек кызчыкның фаҗигале үлеме турында иде.
Чаллыда яшәүче 33 яшьлек ханым үзе белән бергә яшәүче ирнең 8 яшьлек кызын суеп, аны әле исән килеш урманда ташлап китә. ТР Югары суды кансыз ханымны 12 елга ирегеннән мәхрүм итә.
Гаепләнүчене сак астында алып китүгә, үтерелгән кызның әтисенә суд бинасы коридорында кызның әнисе һәм әбисе ташлана һәм ирне тәпәли башлый. Суд приставлары да, журналистлар да ярсыган ханымнарны тыярга омтылмый, чөнки һәммә кеше процесста бу ирнең үз-үзен тотышына хәйран кала. Кызы исән чакта, ул аның әнисе белән аерылышырга ашыкмаган, ә кечкенә сабыйны сөяркәсе үтергәнлеген раслаган суд барышында ул:
- Безгә никахыбызны теркәргә ярамас микән? – дип кызыксына.
Әти кеше гаиләсен ташлап киткәч, 8 яшьлек кыз авылда әбисендә еш кунак булган һәм башка хатын белән яшәүче әтисе өенә еш барып йөргән. Бу очрашулар вакытында кыз әтисен өенә кайтырга өнди торган булган. Бала «чит апа»ны тарсынмаган. Хатынның ачуы исә тора-бара нәфрәткә әйләнгән. Һәм бу хәлгә канлы нокта куелган.
Ул көнне кызның әнисе үз өендә булган, ә кыз әбисенә кунакка киткән. Кыз әнисен сагындым дигән сылтау белән, әтисеннән өенә илтеп куюын сорарга барган. Бәлки, кызчык үзе ярдәмендә очрашкан әти-әнисе татулашып, янә бергә яши башларлар дип өметләнгәндер. Кем белә, кызның хыялы тормышка да ашкан булыр иде, бәлки, әмма ата кеше өйдә булмаган.
Ир кешенең сөяркәсе кызны бик төксе каршы алган. Бу исә балага тагын да кыюлык өстәгән.
- Әти өйдә юк икән, сез мине әни янына илтеп куегыз, - дип таләп иткән ул.
Ханым баш тарткан, әмма кыз үзенекен тукыган.
- Яхшы, - дип килешкән ахырда хатын. – Аз гына көтеп тор, киенәм.
Ул өенә кереп зур пычак алып чыккан...
Кичен әбисе Верониканы эзләп бөтен авылны әйләнеп чыккан. Зәйдә яшәүче кызына шалтыратып, анда да баланың юклыгын белгәч, милициягә мөрәҗәгать иткән. Озаклап эзләсәләр дә, бала табылмаган. Фаҗига сентябрьда булса, Март аенда гына тикшерүчеләр үтерүченең эзенә төшкән. Кире кагарлык дәлилләре булмаган ханым милиционерларны җинаять кылынган урынга алып килгән. Кызның җәсәден Зәй елгасыннан ерак булмаган әрәмәлектә тапканнар. Ярты ел урманда яткан бала мәетен тану мөмкин булмаса да, геном һәм медицина-криминалистик экспертиза аның тарафыннан үтерелгән кыз җәсәде булуын раслаган.
Ирләр - гаилә тоткасы. Верониканың әтисе дә хатынын яратып, үзе теләп алгандыр, баласын да яраткандыр, чөнки үз баласы. Ләкин ул баласын ташлаган. Моны ничек аңларга?
Бу берәүне дә битараф калдыра алмый. Чыннан да, илдә гаиләне саклап калу йөзеннән күп нәрсәләр эшләнә. Ләкин гаиләләр таркала тора. Мин тулысы белән бу атаны гаеплим. Үз баласын берәү дә читкә кагарга, башка берәүдән кыерсыттырырга тиеш түгел. Әти кеше баласын сакламаган, якламаган. Газиз баласы җир куенында яткан чакта ул сөяркәсе белән язылышу турында уйлый. Ул гаиләне коручы, сакларга да тиеш иде. Мин аны да ирегеннән мәхрүм итәр идем. Ләкин бит баланың әнисе исән. Әгәр ул үлгән булса, әтисе генә гаепле дияр идем. 8 яшьлек сабый, үз әнисе була торып, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри. Аның кайдалыгы берәүгә дә кирәк түгел. Кечкенә бала әти белән әнисенең бергә торырга кирәклеген аңлый, ничек тә шуны башкарырга алына. Үги әнисенә дә аның күңелендә бары тик сабыйларча ышану гына яши. Үзен пычак белән суяр дигән уйны башына да китерми. Бу бәхетсез, беркемгә дә кирәге калмаган сабыйның яшәргә хакы, бу фаҗигадән чыгу юлы булгандыр бит?
Башка сыймаслык фаҗига кылынган. “Үги ана” үзе дә 12 яшьлек сәламәт булмаган бала тәрбияләгән. Ул ничек бу адымга бара алды икән?
Минем уйлавымча, хәзерге дөньяда күп кеше байлык, мал-мөлкәт җыюны гына иң алгы планга куя. Бала күңелен аңлау, башка кешеләргә мөнәсәбәт, хөрмәт, кече күңеллек, сабырлык төшенчәләре югала бара. Бу бик актуаль проблема. Бу турыда һәр кеше уйланырга, иң беренче чиратта әти-әниләренә, туганнарына, күршеләргә, авылдашларына игътибарлы булырга кирәклеге уйландыра. Бу уйлар күңелләрдә азмы-күпме фикер уята. “Адәм баласын адәм иткән дә ата-ана, әрәм иткән дә ата – ана”. Бу дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе, мөгаен, үз парыңны табып, тормыш кадерен белеп яшәүдә һәм яшәешнең дәвамы булган балалар үстерүдәдер. Күп тә үтмәс, без дә үзебезгә пар сайлый башларбыз. Безнең гаиләбез ныклы, бер-беребезгә ышануга корылган булсын иде. Һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: төзүгә караганда җимерү җиңелрәк. Киләчәгебез якты, бәхетле булсын. Безнең киләчәгебез, үзебезнең кулда.
Татарстан Республикасы
Тукай муниципаль районы
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле
Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбенең
8 сыйныф укучысы Аглиуллина Мәликә
Снег своими руками
Ручей и камень
Л. Нечаев. Яма
Ребята и утята
Чайковский П.И. "Детский альбом"