Фәнни эш язучының укылган әсәрләре буенча язылды
Вложение | Размер |
---|---|
bogady.docx | 26.72 КБ |
Айгөл Алмаз кызы Гыйбадуллинаның иҗади эше.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Богады төп гомүми белем биру мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.
2014
Эшнең максаты: Якташ язучы, тарихчы, галим, журналист Вахит Имамовның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау.
Кереш
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт-
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып. Р.Харис.
Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән.Вахит Имамов – әнә шундый сирәкләрнең берсе . Әйе, Вахит Имамов – минем якташым. Тарихчы, галим, журналист. Мәктәп прогаммасына кертелмәгәнлектән, аның тормыш юлы, иҗаты турында күбрәк белү теләге мине бу эшкә алынырга мәҗбүр итте. Тикшеренү эшен язган вакытта Вахит Имамовның чыгарган китапларыннан, язучы иҗаты турында каләмдәшләре язган мәкаләләрдән, интернет челтәрдән файдаландым. Язучы белән танышу барышында тормышы, иҗаты турында яңа мәгълүматлар тупладым. Шуның нәтиҗәсендә Вахит Имамовка карата ихтирамым һәм хөрмәтем бермә – бер артты.. Без якташ язучылар иҗатын белергә, өйрәнергә тиешбез.
Бу теманы без актуаль дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын, үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.
Төп өлеш
Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый.
Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак танылды. Гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итте ул.
Тарихи романнарга таләп башка. Татар әдәбиятында бигрәк тә. Безнең тарих биш гасыр дип әйтерлек көл-тузан астында ятты. Тарихи дөреслекне сирәкләр генә хәбәрдарлар гына белә.. Бу юлда дөреслеккә хилафлык китерсә, аны беркем дә кичермәячәк.Тарихи әсәр язучы әдипләребез тарихчы галимнәребез белән кулга кул тотынып эшлиләр дисәк тә хата булмас. Бу хакта тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин менә нәрсә ди: “Тарихи романнарны бик яратып һәм кызыксынып укыйм. Сәбәбе бик гади — без, галимнәр, халкыбызның ерак гасырларга барып тоташкан бай һәм үтә дә катлаулы тарихын үзебезчә, фәнни күзлектән карап, хезмәтләребезне гади халыкка аңлашылмас дәрәҗәдә авыр фән теле белән язабыз, әдипләребез исә шул ук тарихны мавыктыргыч итеп, сәнгать теле белән киң катлам укучыларына җиткереп торалар. Ничек җиткерәләр, нинди ысуллар кулланып, фантазияләре чиктән ашмыймы, язганнары тарихи дөреслеккә туры киләме — бусы инде икенче мәсьәлә, һәм мине шул мәсьәлә кызыксындыра да”. Шушы сүзләрдән соң тарихи әсәрләр язучы әдипләребезнең исемнәрен санап, иҗатлары хакында фикерен әйтә дә болай дип өсти: “Вахит Имамов әсәрләренә, теләгән очракта да, тел-теш тидерерлек түгел”. Бу инде татар дөньясында гына түгел, гомумтөрки дөньяда, Рәсәйдә танылган тарихчы сүзләре.
1982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVШ йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1 994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәмә арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне — XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.
Аның 2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакыйгаларына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.
Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте, ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышыннан «Япон татары» (2003) романы — болар әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли. 2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли.
Татар тарихында туганнары язмышы
Вахит Имамов татар тарихына кагылышлы образлар турында гына түгел, ә үз гаиләсенә турыдан – туры караган зат турында да онытмый Ул – коллективлаштыру елларында корбан булган бабасы (әнисенең әтисе) Әмир Нәгыймов. Әмир Нәгыймов Төркәй авылында колхоз төзү эшен оештырып йөргән. Аны “солтангалиевче” дип, “җиденче август карары буенча” , нахак бәла ягып, 1932 нче елда алып киткәннәр. Шуннан кайта алмаган. Әмир Нәгыймов намуслы кеше була. Гомер буе хөкүмәт эше дип, мир өчен дип йөргән. Төрмәдән чыккач та, ана өенә кайтып җитәргә насыйп булмый: авылга кайтышлый суеп үтерелә. Бу вакыйганы Вахит Имамовның 2000 елның 20 ноябрендә вафат булган зуринәсе Зифа апа Нәгыймова сөйли. Әмир Нәгыймовка багышлап язган шигыре дә күзләрдән яшь китерә.
…
Явыз ниятләрен тыялмыйча,
Кулы барып кемнәр суйгандыр?
Бер гөнаһсыз калган өч ятимнең
Күз яшьләре кая сыйгандыр?
Сөйләсеннәр иде ачык итеп,
Соңгы сүзен кемнәр ишеткән?
Юкса, күңел һаман сагнып көтә,
Кайтып керер төсле ишектән.
Бу юллардан Зифаның өзгәләнү – сагынулары күренә. Шулай да ул Әмир Нәгыймовның кайтып керүенә өметен югалтмый. Нинди аяныч язмышлар! Минемчә, Әмир Нәгыймов образы аша шул чордагы башка сыймаслык гаделсезлекләрне, авыр тормышны күз алдына ачык китереп була.
Йомгаклау
. Вахит Имамов — коеп куйган язучы гына түгел, ә чын тарихчы-галим икән бит! Дөрес, әдәбиятыбызның аксакаллары Нурихан Фәттах һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Әмма Вахит Имамов — икенчерәк характердагы язучы. Гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче, алай гына да түгел, мирасханәләрдә утырып, әле моңарчы профессиональ тарихчыларга да билгеле булмаган яңа документлар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертүче тынгы белмәс язучы-галим ул. һәрхәлдә, дилетант түгел. Галим буларак, үткән вакыйгаларга һәм фактларга ул үзенең төпле бәясен, аңлатмасын бирә һәм алар кайвакыт (хәтта күп очракта дияр идем) тарихи әдәбиятта урын алган рәсми карашлардан нык кына аерылып та торалар. Бу нәрсә кайберәүләргә ошап та җитмидер, әлбәттә. Әмма язганнары буенча хөкем йөртсәк, Вахит Имамовның кыюлыгына да игътибар итмичә мөмкин түгел. Ни генә булмасын, язучының әсәрләре гади укучыны гына түгел, профессиональ тарихчыларны да уйландыралар, тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбиялиләр һәм, иң мөһиме — авторның кыю фикерләре мөстәкыйль дәүләтчелегебезне яңадан торгызу өчен көрәш барган бу көннәрдә бик тә актуаль яңгырыйлар. Шуңа күрә дә аның иҗаты каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә. Вахит Имамовның Гаяз Исхакый исемендәге бүләккә лаек булуы — моның ачык мисалы
2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
В.Имамов — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлегендә хәзер өч йөзгә якын профессиональ әдип исәпләнә, дип күкрәк суксак та, бүгенге әдәбиятта чын мәгънәсендә Роман булып саналырлык әсәрләрне яза алучылар саны бер дистәгә дә тулмый. Аллага шөкер, Вахит Имамов — шулар арасында. Өстәвенә, ул әле тарихи жанрда иҗат итүче әдип буларак бөтен әдәбиятыбызга, бөтен милләтебезгә бердәнбер язучы булып калып бара. Киләчәктә аның кебек уникешәр ел гомерен архивларга багышлап күңелендә-хәтерендә төпсез-чиксез тарихи хәзинә туплый алырдай бүтән бер фидакарь табылырмы әле, юкмы — моны Ходай тәгалә үзе генә белә. Ә хәзергә Язучылар берлегендә Вахитның тарихи белем казаны белән көч сынаша алырдай башка язучы юк. Элеккерәк елларда күпләрне югалттык без. Бу әдипнең үзе исән чакта кадерен белергә иде.
Файдаланылган әдәбият исемлеге:
Вахит Имамов. Тозлы яра: Роман. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2004.
Вахит Имамов. Татар яугирләре. Тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003.
Вахит Имамов.Сәет батыр. Татарлар Пугачёв явында (тарихи роман һәм тарихи очерк). – Чаллы: “КАМАЗ” нәшрияты, 1994.
Вахит Имамов. Яшерелгән тарих. – Яр Чаллы: ”КАМАЗ” газета – китап нәшрияты, 2003.
Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
Рәшит Бәшәр. Кыйбласы – хакыйкать. “Мәйдан” № 6, 2002 ел.
Факил САФИН. Киң колачлы язучы.”Мәйдан” № 6, 2002 ел.
Фаяз ХУҖИН,тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул – тарихчы – галим дә.
“Мәйдан” № 6, 2002 ел.
Гариза
Эшнең темасы | Вахит Имамов әсәрләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы. |
Секция(предмет) | Татар әдәбияты |
Авторның фамилиясе,исеме. Фәнни җитәкчесенең фамилиясе,исеме,әтисенең исеме. | Гыйбадуллина Айгөл Алмаз кызы Мирзаянова Лүзия Хәбибян кызы |
Оешма(устав буенча)(адрес һәм телефон) | Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы Богады төп гомүми белем бирү мәктәбе Иске Богады авылы Үзәк урамы 56 88555254532 |
Катнашучының телефоны | 89270451572 |
Чыгыш өчен кирәк булган техник чаралар | Компьютер,экран |
Мәктәп директоры: Салихов.В.М
Кто грамотней?
Две лягушки
За еду птицы готовы собирать мусор
Юрий Алексеевич Гагарин
Золотая хохлома