Китап-тормыш көзгесе дип юкка гына әйтмиләр. Мин китаплар укырга яратам. Безнең өй тулы китап. Туган көнемә дә, бәйрәм көнендә дә әнием китап бүләк итә. Белемле, тәртипле булып үсүемне тели ул минем.
Вложение | Размер |
---|---|
инша | 12.06 КБ |
Китап – тормыш көзгесе.
Китап-тормыш көзгесе дип юкка гына әйтмиләр. Мин китаплар укырга яратам. Безнең өй тулы китап. Туган көнемә дә, бәйрәм көнендә дә әнием китап бүләк итә. Белемле, тәртипле булып үсүемне тели ул минем.
Язучылар безгә тормышта күргән-белгәннәрен матур сүзләр аша җиткерәләр. Татар әдипләре тупас, оятсыз сузләрне геройлар теленә кертми диярлек. Без уңай геройлар кебек әдәпле сөйләшергә, тәртипле булырга, үзебезне бизи торган матур эшләр башкарырга өйрәнәбез.
Шуларның берсе Г. Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыреннән сабый. Шигырьдә шагыйрь безне кечкенә баланың бер көне белән таныштыра. Аның сабырлыгына исең китәр! Кояшның кыздыруына, Сандугач җырына, Алмагачның кызыктыруларына дә тузә ул. Аларның һаркайсына олылар шикелле, бик акыллы гына итеп җавап бирә.
Димәк, Г. Тукай бала өчен укуның иң кирәкле эш икәнлеген күрсәтә.
Шушы Сабыйның акыллы булуын, тырышып укырга кирәклеген аңлата. Ә уен өчен вакыт җитәрлек, дәресләрне бер вакытта хәзерләргә кирәклекне өйрәтә.
Шулай итеп, китап - миңа яшьтәшләрем тормышын көзгедәге кебек итеп күрсәтә, аларның уңай сыйфатлары мине тәрбияли, зур тормышка әзерли.
Салимҗанова Галия
5нче сыйныф укучысы.
Рождественские подарки от Метелицы
Сказки пластилинового ослика
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Разноцветное дерево
Философские стихи Кристины Россетти