Армиядә хезмәт итүче солдат турында язма.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 184.37 КБ |
Солдат абыем
Минем абыем Гарипов Радик Совет Армиясе сафларында десантчы булып хезмәт итә. Ул Иваново шәһәренең 98нче дивизиясендә хәрби бурычын үти. Абыем бер ел хезмәт итү дәверендә җиде тапкыр парашюттан сикерде инде. Алар АН – 2 самолётыннан сикерәләр. Абыем парашют белән сикергән вакытта җир өслеге табигатенең матурлыгын сөйләп, тасвирлап бетерә алмый.
Абыем Радик Украинада булган вакыйгалардан да читтә калмады. Алар бөтен дивизияләре белән анда тынычлык урнаштыруда катнашып, хезмәт итә торган шәһәрләренә исән-сау әйләнеп кайттылар. Батальоннарын бик күп грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Абыем да үзенең Грамотасын почта аша безгә җибәрде. Әти-әниемнең һәм минем күңелем бик шат буды.
Мин абыем белән бик горурланам. Минем дә аның кебек кыю, көчле, нык ихтыярлы һәм курку белмәс кеше буласым килә.
Абыем Радик киләчәктә дә үз тормышын хәрби көчләргә хезмәт итү белән бәйләргә уйлый. Ул быелның август аенда өч елга контракт төзеде.
Исән-сау бул, абыем!
Абыем Яңа ел бәйрәменә ялга кайтты. Бу фотоны шул вакытта төштек.
Хитрый коврик
Фокус-покус! Раз, два,три!
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Алые паруса
Горка