"Туган ягым һөнәрләре" темасына проект эшләгән идек. Гарипов Ришатның агач остасы бабасы Касыйм турындагы язмасы.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_babam.docx | 615.17 КБ |
Минем бабам
Минем бабам Сәфәргалиев Касыйм Миннегали улы 1937 елның августында туган. Ул кечкенәдән агачка уеп бизәкләр төшерү турында хыялланган. Үсеп җитеп, кул арасына керә башлагач, агач шкафлар, комодлар, тумбочкалар ясаган. Әтисе сугышта һәлак булгач, тормышны алып бару аның җилкәсендә булган. Бабам 15-16 яшьтән үзеннән күпкә олы авылдашлары – дуслары белән кешеләргә йортлар, абзар –куралар эшләп, йортка күп файда китергән. 17 яшьлек чагында Вятка аръягыннан бүрәнә ташып, яңа йорт салган. Безнең авылда аның кулы димәгән йорт юктыр бәлки.
Бабам, пенсиягә чыккач, кешеләргә заказлар белән күп кенә өстәлләр, гөл аскуймалары, караватлар, күп төрле шкаф һәм тумбочкалар ясый. Аңа Казан, Чаллы шәһәрләреннән кайткан туганнар да күп итеп заказ биреп ясаталар. Безнең авылда ул ясаган тәрәзә йөзлекләре дә бихисап күп.
Ул чын һөнәр остасы. Бабам 77 яшьтә булса да бер көн дә тик тормый. Үзенең мастерскоена чыга да нәрсә дә булса уйлап таба, планын сыза һәм ясап та куя. Мин аның белән чын күңелдән горурланам. Аның сызган сызымнарына, эскизларына ясаган бизәкләренә карап шаккатам. Аның белеме дә 4 кенә сыйныф бит әле! Сәнгать колледжларында, институтларда белем алса кем булыр иде микән?! дип уйлап куям кайвакыт. Үз һөнәре буенча күренекле белгеч, төзүче, архитектор, профессор булыр иде ул, мөгаен. Мин һәр яңа көн бабама сәламәтлек алып килсен, дип телим.
Разлука
Филимоновская игрушка
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Северное сияние
Волшебная фортепианная музыка